Логотип
Бала

​Минем балам гений!

Хәзер талантларны йолдызлар һәм гороскоп буенча билгеләү модага кереп китте. Бу хакта китапларда күп язылган. Укыдың исә бөтенесе аңлашыла шикелле. Әгәр дә балагызның ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлеген ачыклыйсыгыз килә икән, иң яхшысы фәнгә, психологиягә мөрәҗәгать итегез.

Балагызга йомшак карандаш белән каты кәгазь бирегез дә “кеше” һәм “абый” ясарга тәкъдим итегез. Ул аны бөтен буена ясарга тиеш. Балагызга ярдәм итәргә яисә аңлатма бирергә ярамый. Рәсем әзер булганнан соң, аңлашылмаган әйберләрне балагыздан сорагыз.

Аннары рәсемне кулыгызга алыгыз һәм түбәндә бирелгән пунктлар буенча тикшереп чыгыгыз. Туры килсә - 1 балл, килмәсә - 0 куегыз. Нәтиҗәдә җыелган балларны кушыгыз.

1. БАШ - теләсә нинди (түгәрәк, озынча түгәрәк) сурәт исәпкә алына. Баш контуры белән әйләндереп алынмаган йөз сызыклары өчен 0 балл куела.

2. МУЕН - нинди төре дә бара. Әйтик, һичьюгы муен белән гәүдә арасында сызык кына да булсын, ди.

3. КҮЗ - хәтта бик үк аңашылып бетмәгән ишарә дә яисә бер генә күзле булса да... Кашлар, керфекләр, күз карасы да аерым исәпләнә.

4. БОРЫН ҺӘМ АВЫЗ - теләсә нинди сурәт, һичьюгы бер сызык.

5. ЙӨЗ ПРОПОРЦИЯСЕ. Анфас (турыдан караганда): ике күз һәм авыз; күз өстендә һәм авыз астында маңгай һәм ияк өчен (ияк турында берни әйтелмәсә дә) җитәрлек урын калдырылган булырга тиеш.

6. ЧӘЧЛӘР 1. Иң тупас итеп күрсәтелгәне дә исәпкә алына.

7. ЧӘЧЛӘР 2. Әгәр дә балагыз чәчне буярга яисә дулкын итеп күрсәтергә тырышса да, балл бирелә.

8. ЧӘЧЛӘР 3. Әгәр дә ул аны киселгән йә башка бер фасонда итеп сурәтләсә дә, балл өстәлә.

9. КОЛАКЛАР. Нинди төре дә ярый.

10. БАРМАКЛАР. Кул яки кул чугыннан тыш, бармакның теләсә нинди билгеләре.

11. Бармакларның ике кулда да дөрес санда булуы шарт.

12. ИМӘН БАРМАКНЫ КАРА-КАРШЫ КУЮ. Игътибар! Бәя куйганда бик таләпчән булыгыз: имән (зур) бармак башкаларыннан кыскарак. Бияләй рәвешендәге кул, “кеше” сурәте кышкы киемнән ясалганда гына исәпкә алына.

13. КУЛ ЧУГЫ. Кул чугы теләсә нинди сурәттә булырга мөмкин (бармакларны исәпкә алмыйча).

14. БЕЛӘЗЕК яки ТУБЫК СӘЯГЕ җиң яисә чалбардан аерым итеп бирелә.

15. ҖИЛКӘЛӘР. Әгәр дә балагыз гәүдәнең өске өлешен озынча түгәрәк итеп ясау белән генә чикләнә икән, аның өчен балл куелмый. Биредә кулга күчкәндә бөгелеп торган урыны ачыктан-ачык күренеп торырга тиеш.

16. КУЛЛАР. Кулның, һичьюгы берсе генә булса да гәүдә буйлап салынып төшкән кыяфәттә сурәтләнсә яки куллар “кесәгә тыгылган” яисә ботка куелган рәвештә торса да, очко куела.

17. ТЕРСӘК. Кулның һичьюгы берсендә уртадан кискен бөгелү күзәтелергә тиеш. Кулдагы җиңнең яисә киемнең бөрмәләре дә исәпкә кертелә.

18. АЯКЛАР. Ничек ясаса да ярый. Аяклар фигураның теләсә кайсы өлешенә тоташтырылган булырга мөмкин. Бер аякка ике табан кушылган рәсемгә дә очко бирелә.

19. ТЕЗ. Терсәк шикелле исәпкә алына.

20. АЯК ТАБАНЫ. Төрле сурәт.

21. ҮКЧӘ. Шулай ук төрле сурәт бара.

22. КУЛ ҺӘМ АЯКНЫ ТОТАШТЫРУ. Тиешле урында тоташтырыла.

23. ГӘҮДӘ. Гәүдә икәнлеген күрсәтә торган теләсә нинди фигура, хәтта аның размеры һәм формасы күбрәк гәүдәне түгел, ә муенны хәтерләтсә дә.

24. ГӘҮДӘНЕҢ ПРОПОРЦИЯСЕ. Озынлыгы киңлегеннән артыграк булырга тиеш.

25. ТӘН ПРОПОРЦИЯСЕ: 1 балл буенча. Әгәр дә башның мәйданы гәүдәнекенең яртысыннан зуррак һәм гәүдә мәйданыннан 1/10 га кимрәк булмаса, куллар якынча гәүдә озынлыгына тигез;

- аяклар гәүдәдән кыскарак һәм аннан ике тапкырдан артык озын булмаска тиеш.

26. КИЕМ 1. Ничек ясаса да ярый.

27. КИЕМ 2. Киемнең иң кимендә үтә күренмәле булмаган ике элементы.

28. КИЕМ 3. Киемнең иң кимендә дүрт элементы.

29. Костюм сурәте. Ятышсыз предмет һәм детальләр булмаска тиеш.

30. Куллардагы, аяклардагы, гәүдәдәге озын сызыклар ныклы һәм ышанычлы итеп, бөгелешләрсез сызыла.

31. Сызыклар кисешмичә, бер-берсе өстенә ятмыйча, ипле генә кушылалар.

32. Йөз сызыклары симметрияле.

Шулай итеп, тәмамладык. Хәзер таблицага карагыз. Яшенә туры килгән нормаль акыл үсеше, түбәндәге саннар чикләрендә ята: өч яшь - 7-1 дүрт яшь - 10-3 биш яшь - 16-6 алты яшь -18, 19-7 җиде яшь - 22, 23-9 сигез яшь - 26-10.

Әгәр дә сез яшенә карата күбрәк сумма җыйсагыз, шатланыгыз: сезнең бала югары сәләткә ия. Ләкин алданмыйсыз микән?! Мин, мәсәлән, башта үземнең дүрт яшьлек кызыма 22 балл исәпләдем - гений инде, бер уйласаң. Әмма хатын моңа бик җитди килде һәм аның исәпләвенчә ул 12 генә балл булды. Анысы да начар түгел, әмма бу инде гений түгел, нормаль, гадәт и бала. Шунысын да әйтик, бу тестны түбән акылны ачыклау өчен кулланып булмый. Аның каравы, әлеге башваткыч ярдәмендә сез балагыз турында күп кенә кызыклы, файдалы мәгълүмат алырсыз. Әмма аларның берсе дә сезнең балагызга булган игътибарны, сөекле карашыгызны алыштыра алмый. Нинди генә балл җыйсагыз да, сез хаклы: балагыз - талантлы. Чөнки талантсыз кешеләр гомумән юк. Әгәр дә күз нурыгыз сау-таза икән, аның барыбер, көннәрдән бер көнне сәләте ачылачак. Талантны сакларга һәм нибары үстерергә генә кирәк. Ә тормышта юлны ул үзе табар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар