Логотип
Бала

​Беренче айларыбыз

Үземә вакыт бөтенләй юк. Иртәннән кичкә кадәр аяк өстендә — бала белән уйнау, аның әйберләрен юу, үтүкләү, өйне тәртипкә китерү, ашарга пешерү... Мубай концерты да, классташлар белән очрашу да, яңа куелган спектакльләр дә минсез генә узды. Китап укыйсы килә! Юк бит, булмый. Көн туа да кич җитә...

Эч авырту (колики)

Әй елап та карады балабыз! Сабыйның эченә җыелган газлары чыкмый интектерде – тыпырчынды, калтыранды. Ниләр генә эшләмәдек – эчен уып та карадык, җылы сөлге дә куйдык, имезер алдыннан корсагына да яткырып тордык та бит... Су эчертмәкче булдык – эчмәде.

Бүгенге медицина балаларның 3-4 айга кадәр сузылган эч авырту халәтен ахырына кадәр ачып бетерә алмый әле. Сәбәпләрен дә беләләр кебек, дәвалау чараларын да, әмма алар шуның кадәр күп, әти-әнигә авырту белән көрәшү ысулын үзләренә табарга туры килә.

Балабыз авыртуга түзә алмыйча кычкыра башлагач, башка килгән беренче уем шул булды – нәрсә ашадым икән, нәрсә килешмәде икән?! Кәбестә, гөмбә, фасоль, борчак ише газ хасил иттерүче ризык капмадым, сөт, газлы эчемлекләр эчмәдем... Ә! Куертылган сөт кушылган торт белән сыйландым бит! Җитмәсә, ике кисәк!.. Алга таба ни ашавыма күбрәк игътибар итәргә сүз бирдем үземә. 

Бу ситуациядә үзеңне тыныч тоту мөһим. Каушавың, тирә-яктагыларга кычкыруың икеләтә стресс булып балага тәэсир итә. «Баланың эче авырта инде ул», дип тынычланып калмагыз тагын! Кемдер елар да, арып тынар (стресс алып тынар), кемдер, тыны кысылып, сулыш ала алмас дәрәҗәгә җитәр хәтта (мондый очраклар да була, онытмагыз)! Өйдә эспумизан, саб-симплекс, бебинос, боботик, бейбикалм кебек дарулар­ның берсе, аптекадан алынган укроп суы (монда «үз» даруыңны табу мөһим – кемгәдер берсе ярдәм итәр, кемгәдер – башкасы) булсын. Газ чыгаручы трубка (алдан ук инструкциясен укып куегыз!) булса яхшы, әмма аны еш кулланырга ярамый, ахыр чиктә генә мөмкин! 


Имезлек

Суыру – баланың төп инстинкты, суырганда ул тынычлана. Кайберәүләр бу инстинктны күкрәк имгәндә канәгатьләндерә, кайберәүләр – юк. Үземә бик матур күренгән имезлек биреп карадым. Яратмады. Икенче төрлесен дә төкереп атты, ә гап-гади имезлеккә чытырдап ябышты. Табиблар имезлекләр белән мавыкмаска куша. Дөресен генә әйткәндә, педиатрлар бу мәсьәләдә капма-каршы фикердә тора – кемдер имезлек бирмәскә куша, кемдер бирергә, ди. Без – яшь әниләр – кайсы якны тыңларга тиеш соң? Балам озак көттермәде: баш бармагын авызына алган килеш йокыга китү гадәтен уйлап тапты. Менә бусы инде чын проблема! Бармак суырган балаларның алдагы тешләре як-якка аерылып үсә икән! Мин яңадан имезлекләр дөньясына чумдым.

Силикон имезлек. Озаграк вакытка җитә. Исе булмаганга күрә әлеге имезлекне ташлату җиңелрәк. Кайнатканда бозылмый. Әмма йомшак түгел, балага ошамаска мөмкин. 
Латекс имезлек. Табигый материалдан эшләнә. Йомшак. Җиңел ертылып киткәнгә, бер яшькә кадәр генә бирергә мөмкин. Ай саен алмаштырырга кирәк.
Ортодонтоник имезлек. Казналыкларны эшләтә – тешләрне дөрес формалаштыра. Авыз ябык килеш борын белән сулау җиңел.
Анатомик имезлек. Формасы белән имине хәтерләтә – авызда дөрес урнаша.
Чия формасындагы имезлек. Аңкауны дөрес формалаштыра. Балаларның күпчелеге шушы имезлекне сайлый. Чия, тамчы формасындагы, ике яклы имезлекләр авызда дөрес урнаша, ди педиатрлар. 
Төнге имезлек. Боҗра-тоткасы җыела – йөзтүбән йоклаучы бәбигә бик уңайлы була. Суырганда эчендә басым барлыкка килгән имезлек авызда дөрес урнаша. 
Хәрәкәтчән имезлек. Имчәк хәрәкәтен кабатлый. Әлеге күнегүләр мимик мускулларны эшләтә, баланы сөйләшергә әзерли. Имезлек баланы ардыра, ул тизрәк йокыга китә.
Электрон имезлек-термометр. 2-3 минуттан имезлекнең дисплеенда баланың температурасы күрсәтелә.
Ингаляция ясау өчен имезлек. Махсус савытына мамык куеп, эремә тамызыла. Имгәндә бала эфир майларын сулый – борын тыгылганда куллану яхшы.

Ярамый:

* имезлекне бала тугуга ук каптырырга;
* балага бирер алдыннан имезлекне үзең кабарга;
* баллы суларга, кайнатмага манып алырга;
* имезлекне кояшта озакка калдырырга;
* стерилизацияләүче эремәдә күрсәтелгән вакыттан озаграк тотарга;
* йокыга киткәч имезлекне баланың авызында калдырырга.

Бер имезлекне дә ошатмады балам. Алай яхшырак та икән. Бармагын авызыннан чыгарып: «Ярамый!» дип өйрәтәм. Бик борчыла икән, имезеп алам. Педиатрлар шулай киңәш итә. Имезлек сөт төшүнең дошманы лабаса! Бала суыру рефлексын күкрәк ярдәмендә түгел, имезлек белән канәгатьләндерүгә алмаштыра, әзрәк имә башлый – күкрәк тиешенчә стимуляцияләнмәгәнлектән, сөт төшү кими... Монда хаклык бар кебек...
 

Поликлиника

Ай саен поликлиникага йөрибез. (Әни кеше берәр ярдәмче белән барса яхшырак: беренчедән, авыр – арбаны да урнаштырырга кирәк, киемеңне салырга, баланыкын салдырырга. Аякка бахил киясе... Кулда кәгазьләр, сумка, бала – башлар бутала... Бала сәламәтлеге, дөрес үсүе турындагы мәгълүматны үзеңә тупларга туры килә. (Мисал өчен, баламның каны аңарда аллергия булуын күрсәтте. Педиатр анализга карап миңа шуны әйтте дә башка мәсьәләгә күчте.
Аллергияне ничек дәваларга – монысын табиб өйрәтеп тормады. Нинди ризыккадыр ул аллергия?!.) Китаплар, махсус журналлар, Интернет-тагы мәгълүматта казына торгач, белгечкә әйләнәсең икән – сораулар туа тора. Дөрес сорау бирә белү – зур нәрсә ул! 

Педиатр баланы үзе караганнан соң, башка белгечләргә дә җибәрде. Гинеколог, окулист, невропатолог, хирург, ортопед (бала белән шундый ягымлы сөйләшәләр. Әниләргә карата дорфа, тупас була алула-рына да әзер торасы икән – йөрәккә якын алмаска тырыштым). Соңгысында безнең күңелне төшерделәр – баланың ботларын аеруга «треңк» иткән тавыш ишетелеп китте. 

Дисплазия булганда бот сөяге буыны дөрес формалашмый – буын чокырчыгы (чукмар сөяге – вертлужная впадина) нормадан кечкенәрәк булганга күрә бот сөягенең башы аңа сыймый. Көчсез сеңерләр һәм йомшак тоташтыргыч тукымалардан торган буын капсуласы сөяк башын чукмар сөягендә тота алмый, һәм ул җиңел шуып чыга. Бу – җиңелчә таю (предвывих) дип атала. Дәвалау вакытында башланмаса, бот сөяге урыныннан беркадәр чыгар һәм уртача таяр (подвывих). Алдагы стадия таю – бот сөягенең башы чукмар сөягеннән чыгып китә. Бу – аякның кыскаруына һәм йөрешнең бозылуына китерә!

Дисплазия (бот буыннарының үсеше бозылу) билгеләре:
* ботлар як-якка симметрияле аерылмый;
* аяк озынлыгы төрле булу;
* күт битләре яки касык җыерчыклары ассиметриясе;
* туганда аяклары белән алга килү;
* бот сөягендә сынган кебек тавыш ишетелү. 

Дисплазия булмагае дип (ул күбрәк беренче балаларда һәм аеруча кызларда була – нәкъ безнең очрак), ортопед профилактика чарасын күреп, безгә физиотерапия да, массаж да, махсус шина да (аякларны аерган килеш тота) билгеләде (әмма, нишләптер, УЗИга юллама бирмәде...) Шинадан шунда ук баш тарттым. Физио-терапиянең дә йөрәккә зыяны бар, анысына да йөртмәскә булдым. Аллага тапшырдык. Бер айдан массаж ясатырга кирәк – поликлиника массажистына язылырга киттем. Чиратым... биш айдан килеп җитәчәк! Кызык икән. Массажист табып, түләп ясатырга туры килде (ун сеанс – биш мең сум). Ә аңарчы гимнастика ясадык – көненә дүрт мәртәбә йөзешәр тапкыр аякны як-якка аердык (аякларны тезләреннән тотып эчкә тидерәбез һәм, аерып, бака рәвешенә китерәбез). 

Массажист ханым баланы аркасыннан эченә әйләнергә өйрәтергә дә кушты. Бу болай эшләнә: аркада яткан баланы кайсы якка әйләндерсәк, шул як кулын өскә сузабыз, аягын икенчесенә салып, кырын яткыра-быз, кулыбызны умыртка сөяге буйлап куябыз – бала еш кына башын артка ташлый. Башны учыбыз белән тотабыз, берничә секундтан салмак кына алга этәбез – бала әйләнеп китә.
 

Прививкалар

Бу – яшь әниләрне иң борчыган мәсьәлә. Әллә нинди «ужастик»лар ишетеп, укып бетердем. Чәчләр үрә торыр-лык. Яшерен-батырын түгел, АКДС ясатканнан соң үлгән сабыйлар да бар... АКДС (дифтерия, столбняк, коклюшка каршы ясала торган вакцина) – прививкаларның иң куркынычы, авыр кичерелә торганы. Баласы булган дус кызларым чит илдә җитештерелгән вакцинаны кул-ланырга киңәш итте. Хәер, киңәш итмәделәр, куштылар. Пентаксим вакцинасы (альтернатива буларак, Инфанрикс вакцинасы да бар) чистартылган, диләр. Ул җиңелрәк уза – АКДСтагы өч прививкага өстәп, полиомиелитка каршы вакцинаны да үз эченә ала (бәясе ике мең сумнан башлана). Педиатрлар пентаксим ясатканны яратмый – әниләрегез сезгә ясаткан бит, берни булмаган, диләр. Әмма сөйләшү вакытында шул ук педиатрларның үз оныкларына чит ил прививкасын ясатканнары ачыклана, имеш – килен карары. Монда һәркем үзенчә эшли. Дөрес, заманында безгә АКДС ясадылар, әмма ул вакытлардагы аяныч нәтиҗәләр халыкка җиткерелмәгән, альтернатива да юк иде. 
Мин – куркак әни, шундук акча янчыгымны чыгардым. 

Поликлиникада арттан куалаучы булмады. Прививка ясату турында шәфкать туташына үземә әйтергә туры килде, югыйсә бу хакта хәбәрдар булмыйча, икенче көнне хәлебезне белергә килмәс иде – поликлиника кабинетлары арасында мәгълүмати элемтә юк икән. Моны булдыру авыр, күрәсең.
 

Зифа буй

Йөкле хатын матур була, диләр. Шулай ди, әйе. Бала табу йортына кергәне булмагандыр аларның. Арган-талган, крем-макияж салынмаган йөз баланы күргәч кенә яктырып китә. Күзгә ак-кара күренә башлагач кына бер почмакта көзге барын абайлаган идем. Бәби белән өйгә чыгар алдыннан гына күз төшердем аңа. Йөкле булганда йөзек-балдакларны җыеп куярга туры килде – сыймас булдылар. Бала табу йортыннан кайтуга балдакка үрелдем – юк инде, сыймый! Киңәйтәсе булыр, ахрысы... Яраткан джинс чалбарга борылып та карамадым... Элекке формага кайтып булмас инде... Шулай көннәр, атналар узды. 
Булмас, ди! Утырып тамак та ялгарга вакыт эләкмәгәндә... Фатир периметры буйлап тегендә-монда йөри торгач, чакрымнар җыела! Менә ул иң шәп тренажер – бала үзе! Иртә таңнан уяндык, үрелдек, бөгелдек, юдык, сөрттек, күтәреп йөрдек, урамда арба тартып йөрдек, тиз генә кибеткә барып кайттык... Сулап алдык... Ә хәзер яңабаштан кабатлыйбыз – үрелдек, бөгелдек... Имезгән арада гына капкалап алган ризык ит булып кунарга да өлгерми – энергиягә китеп бара. Аяк табанының сызлавы, януы әлегә бетми. Утырып торганнан соң атлап китүе авыррак. Бу халәт бетәргә тиеш, диләр. Көтәм...

Әйе, «син хәзер бала өчен дә ашыйсың» дигәннәре дөрес. Әмма алай диючеләр «күп аша!» дип әйтергә теләми! Дөрес туклан, дип хәтереңә төшереп тора алар. Натураль ризыклар ашарга тырышам – яшелчә, җиләк-җимеш (әмма аллергия чыгара торганнарын түгел – әф­лисун, җиләк турында онытып торам әлегә. Кыска­сы, авырлы чакта ниләр ашадым, хәзер дә шуларны ашыйм). Каһвә эчәргә ярыймы-ярамыймы – бу сорау мине бик борчыды. Ахыр чиктә шундый карарга килдек – ял көнне генә ирем үзе тарттырып пешереп бирә. Атнага бер мәртәбә генә эчелгән каһвәнең тәмлелеген белсәгез!..

Баламны күтәреп тәрәзәгә карап торам. «Китап укырга да вакыт юк. Деградациягә дә ерак түгел болай булса! Концерт-театрга да барып булмый!» Авыр сулап, балага күз төшерәм дә... сүзсез калам – күзләре ялтырап тора – шулкадәр яратып, миңа карап елмая!  Иң кадерле бу күзләр былбыл моңын да, галәм гакылын да үзенә сыйдырган лабаса...


КИҢӘШ
* Массажисттан күнегүләр ясарга да өйрәнеп калдым. Иң гадие түбәндәгечә.
Учлар ачылсын өчен, аларны басым белән сыйпыйбыз: учның аскы өлешеннән бармакларга таба уып киләбез дә баш бармакны аерып кую белән тәмамлыйбыз. Баш һәм имән бармак белән баланың бармакларын җиңелчә генә аергандай итәбез. Аяк табаннарын да үкчәдән бармакларга таба берникадәр басым белән уып киләбез дә бармакларын аерым-аерым уабыз.
* «Ходунки»ларны кулланмаска киңәш иттеләр. Ул, файдадан бигрәк, зарар гына китерә – «Ходунки»га утыртылган бала бер якка кыйшаеп, бер аягына таянып йөри. Нәтиҗәдә, гәүдә, аяклар тиешенчә формалашмый, бала аяк очларында гына йөрергә өйрәнә.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эч авыртунын (колики) сэбэбе - туганда барлыкка килгэн муен травмасы. Чит илдэ остеопатлар роддомда ук бар. Шуна курэ баланы роддомнан чыгуга элеге специалистка курсэтергэ кирэк. Эч белэн борчылулар бетэчэк, неврология буенча гипотония/гипертония hэм башка бик куп проблемалар остеопат ярдэме белэн баланы читлэп утэчэк.

    Хәзер укыйлар