Татлы – Казан күчтәнәче
Казаннан яңа гыйлемнәр белән китсеннәр әле, диюләре булды, ахрысы, «Азу» кафесының шеф-повары Венера ханым Чемпионат кунаклары, журналистларга татлы ясау буенча осталык дәресе күрсәтте.
Нәрсә ул татлы, бер дә ишекткән әйбер түгел, дияргә ашыкмагыз әле. Бик борынгы бу ризыкны барыгызның да авыз иткәне бар, исемен генә белмисездер. Какка төргән чикләвекле күрәгә ул. Коръән ашларына әзерләми калмыйлар аны бездә.
Хәер, күрәгә, дидем дә, аның эчлеге төрлечә була ала. Кемдер кара җимеш, кемдер финик хөрмәсеннән дә ясый. Бик җайлы ясала торган, тәмле һәм иң мөһиме – табигый татлы ризык – десерт бу.
Кирәк:
Как (җиләк кагы, алманыкы, карлыганныкы... кайсы да ярый);
күрәгә;
йөзем җимеше;
әстерхан чикләвеге;
кызартып кайнаткан баллы сөт (вареная сгущенка).
Эш барышы:
Күрәгәне яхшылап юып (ярты сәгатьләп чәй содасы салынган салкын суда тотсаң, барлык тузаны, чүп-чары суга чыгып бетә), аз гына су өстәп 15 минутлап пешерәләр.
Пешкән күрәгә белән чикләвекне иттарткыч аша чыгарып, юылган йөзем җимеше, куертылган сөт белән кушып, туглыйлар.
Өстәлгә бер кап полиэтилен элпә җәеп, какны салалар. Аның өстенә юка итеп күрәгәле-чикләвекле массаны ягалар. Кашыкны салкын суга тыгып алсаң, ягуы җайлырак. Аннары элпә ярдәмендә какны тәгәрәтеп төрәләр.
Шунда ук чәй табынына бирсәң дә ярый, әмма бер сәгать суыткычта тотсаң, юка телемнәргә кисүе җайлы.
Балалар баллы яратучан була, конфет урынына шушы татлыны ясап карагыз әле.
фото: автор
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.