Татлы гөмбәләр

Зиннурова Илсөяр 8 яшь, Татарстан республикасы Яшел Үзән районы Акъегет авылында яшим. Әнием - Зиннурова Рәсимә.


Кирәк:

*5 йомырка;
* 1 банка сгущенка;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 бал кашыгы сода;
* 2 аш кашыгы мәк;
* он;
* көнбагыш мае.
 

Эш барышы: 

Өч йомыркага бер банка сгущенканы кушабыз. Бер бал кашыгы соданы уксус белән сүндереп өстенә салабыз. Кирәгенчә он салып, пилмән камыры катылыгындагы камыр басабыз.

Ике йомырка агына 4 аш кашыгы шикәр комы салып, миксер белән күпертәбез.

Камырдан бармак зурлыгындагы итеп гөмбәнең сапларын һәм эшләпәләр ясыйбыз.



Мискингә үсемлек мае салып утка куябыз. Кызган майда камырларны тиз генэ пешереп алабыз.

Таякчыкларның башларын күпертелгән йомырка агына манабыз. Ә бер башын тагын мәккә дә манабыз.

Эшләпәләрне таякчыкларына ябыштырабыз да, суыткычка катырга тыгып куябыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»