Логотип
Десерт

Сырниклар

Кирәк:

* эремчек (5%) – 250 г;
* тавык йомыркасы – 1 данә;
* дөге оны  – 1 аш кашыгы;
* натураль ваниль салынган шикәр комы – 30 г;
* үсемлек мае – 1 аш кашыгы.

 

Эш барышы:

Иң элек таба сайлыйк. Өсте антипригарный булсын, ә иң яхшысы - мәрмәр. 

1. Савытка эремчек, йомырка, бер чеметем тоз. шикәр комы һәм дөге оны салабыз. 


2. Беркатлы масса булганчы болгатабыз. Ризык пленкасына төреп, колбаска ясыйбыз.


3. Бертигез өлешәргә турыйбыз. Эремчекле масса таралып китүчән булса да, борчылмагыз, дөге оны аңа табага ябышырга бирмәс. 


4. Сырникларны үсемлек мае салынган табада ике ягыннан да кыздырабыз. 


5. Сырникларны өстәлгә җылы килеш китерәбез. Бөтнек, җиләк белән бизәргә онытмагыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар