Логотип
Десерт

Сыр кремы белән шоколадлы кухэ

Искитмәле шоколад бисквиты. Бик гади, тиз һәм тәмле. Тортны әзерләү дүрт этапта үтә: пешерү, крем ясау, глазурь ясау һәм бизәү.


Кирәк:
камыр өчен:
* 4 йомырка;
* 2 стакан шикәр комы;
* 1 стакан кайнатылган сөт;
* 1 стакан үсемлек мае;
* 1 кап ванильле шикәр;
* 3 аш кашыгы какао порошогы;
* 1 чәй кашыгы чәй содасы;
* 1 чәй кашыгы лимон кислотасы;
* 1 чәй кашыгы кукуруз крахмалы;
* 2 стакан он.
 
 
француз күлмәге өчен:
* 1 чәй кашыгы атланмай;
* 1 чәй кашыгы он;
 
крем өчен:
* 200 г эремчекле сыр (творожный сыр);
* 300 г сливки;
* 1 банка куертылган сөт;
* 1 кап ванильле шикәр;
* 1 аш кашыгы өеп желатин;
* ярты стакан (100 мл) су.
 
глазурь:
* 100 г шоколад;
* банканың 1/4 өлеше куертылган сөт;
* 3 аш кашыгы шоколад пастасы;
* 1 аш кашыгы желатин;
* ярты стакан (100 мл) су.
 
бизәү өчен:
* кыздырылган әстерхан чикләвеге;
* төрле бизәгечләр: борчаклар, кар бөртекләре, шоколад таякчыклары.
 


Эш барышы:

1. Шикәр комын, ванильле шикәрне йомырка белән бергә әйбәтләп туглыйбыз.



 
2. 1 стакан үсемлек мае кушабыз.



3. Шунда ук куертылган сөт агызабыз.


 
4. Иләнгән он өстенә какао порошогы, ванильле шикәр, берәр чәй кашыгы чәй содасы,  лимон кислотасы, крахмал өстәп, әйбәтләп болгатабыз.




 
5. Әлеге катнашманы йомыркалы катнашма белән катнаштырып, бик әйбәтләп болгатабыз һәм ярты сәгатькә җылы урынга куеп торабыз.



 
6. Табаны атланмай кисәге белән майлыйбыз һәм аның төбе белән кырыйларына он тидереп алабыз (кулинариядә бу ысул француз күлмәге дип атала).




 
7. Камырны шул табага агызып, 40-50 минутка 200 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз. Пешкәнен-пешмәгәнен шырпы белән төртеп тикшерәбез.



8. Бисквит әзер булгач, әйләндереп, суытырга куябыз.

9. Крем өчен эремчекле сыр (творожный сыр без добавок), майлылыгы 70% сливки, ванильле шикәр, алдан ук суда җебетелгән желатин әзерләп куябыз.
 


10. Куерган желатинны мунча парында (водяная баня) сыекланганчы җылытабыз һәм эремчекле сыр, сливки, куертылган сөт, ванильле шикәр өстенә салып, миксер белән күпертәбез. Бу катнашма, артып, бертөрле массага әверелә.


 

11. Бисквит суынгач, аны ике җәемгә кисәбез.


 
12. Калын итеп беренче җәемгә крем сылап, тигезлибез. 




13. Икенче җәеме белән каплыйбыз.



 
14. Глазурь өчен шоколадны мунча парында  (водяная баня) куертылган сөт белән бергә эретәбез.



 
15. Шунда ук шоколад пастасы, алдан ук куертылган желатин кушып, сыек хәлгә җиткерәбез һәм җәймәнең өстенә ялтыравык йөгертәбез (глазируем).



 
15. Тортның өстен кыздырылган әстерхан чикләвеге һәм башка төрле бизәкләр белән бизибез. Бер тәүлеккә суыткычка алып куябыз.



Торт әзер. Чәйләрегез тәмле булсын!
 
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар