Логотип
Десерт

Шикәрсез КАК коябыз

Коелган алма белән нишләргә?! Как коярга!
Бу рецепт белән барлык җиләк-җимештән дә как коеп була – эксперименттан курыкмагыз!
 

Эш барышы:

1. Алманы юабыз, әрчибез, эчен алабыз, турыйбыз. Сулы кастрюляга салабыз (4 кг алмага ½ стакан су). Кайный башлагач, капкач белән каплыйбыз һәм сүрән утта 30-40 минут тотабыз.



2. Килеп чыккан боламыкны блендер белән бертөрле массага әйләндерәбез. Тагын бер 15 минут сүрән утта тотабыз. 



3. Мич табасына ризык пленкасы җәябез. Әзер массабызны шунда агызабыз. Калын булса да, бер дә борчылмагыз, кипкәндә юкара ул. 



4. Калынлыгы 5-8 ммлык итеп турылыйбыз. Целофан мич кырыйларына, алма массасының өстенә тиеп тормаганлыгын тикшерегез.  


5. Какны ишеге бераз ачык торган, 60 градуска җиткерелгән мичтә киптерәбез.
Иң аска мин ике кызыл кирпеч куям – мичем авыл миченә әйләнә.

Әгәр дә һава торышы 30 градустан артык икән, какны урамда да киптереп була. Ике көндә әзер була.

Как кулган ябышмый башласа, өсте шомарып китсә, әзер дигән сүз.

5. Кипкән какны пленкадан арындырабыз. Төреп полиэтиленда яки ябык пыяла банкаларда саклыйбыз.



Шикәр кушылмаган как карап торышка әллә ни матур булмаса да, күпкә файдалырак!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар