Логотип
Десерт

Шифалы коктейль

Тамагыгыз кытыклап торса, бу рецепт – сезнең өчен! Тәмле дә, шифалы да! Ютәлне бетермәсә дә, иммунитетка ярдәме тияр, организмны витаминнар, микроэлементлар белән баетыр.

Кирәк:

  • Банан – 1 данә (хуш ислеләрен, пешкәннәрен сайлагыз);
  • Тростник шикәре – 2 бал калагы (гади шикәр комы яки бал да ярый);
  • Какао – 1-2 бал калагы;
  • Сөт – 200-230 мл.

Эш барышы:

Әрчелгән бананны ваклап блендерга салабыз. Шикәр һәм какао өстәп, пюрега әйләндерәбез.



Катнашмага кайнар сөт кушабыз.
Кабат блендерда әйләндерәбез. Булды.

Көненә 6 мәртәбә 2-3 кашык капкалагыз. Биш көн дәвам итсәгез яхшы.
Йоклар алдыннан да эчәргә онытмагыз.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар