Патшалар эчемлеге

Хуш исле, искиткеч тәмле әлеге эчемлекне патшалар эчемлеге дип йөртәләр. Ураза вакытында бик теләп эчә торган эчемлек бу. Бу эчемлек нәрсәсе белән файдалы соң? Шәрык медицинасында ул барлык авыруларга да дәва булып исәпләнә – тынычландыра, кан басымын көйли, иммун системасын ныгыта, анда антиоксидантлар бар, холестеринны киметә. Шәрык табиблары, эчемлек йөрәк авыруы, бавыр, ашказаны белән интегүчеләр өчен файдалы, дип исәпли. Ябыгырга теләүчеләргә дә файдасы тия. Әмма кан басымы түбән булганнарга, аллергия белән интегүчеләр өчен, язва булган очракларда бу эчемлек тыела.
Патшалар эчемлеген әзерләр өчен чишмә суы яки фильтр аша чыгартылган су куллансагыз әйбәт.
Кирәк:
* 1 л су;
* 2 аш кашыгы каркаде;
* ярты лимон;
* 4 аш кашыгы песок (бал белән алыштырсагыз да була);
* бер чеметем тоз;
* 1 таякчык дарчин (корица);
* 5 канәфер чәчәгенең таҗлары.


Эш барышы:
1. Савытка су агызып, шунда канәфер таҗларын, дарчин кушып, утка куябыз. Кайнау кергәч, сүрән утта 5 минут кайнатабыз.
2. Аннары кәстрүлне уттан алып, 2 аш кашыгы каркаде, 4 аш кашыгы песок, ярты лимон кабыгын угычтан уып (цедра) өстибез. Капкачын каплап, 20-30 минутка төнәтергә калдырабыз.

3. Аннан, сөзеп алып, калган лимонны өстибез һәм суытырга куябыз. Каркаде яфраклары болай да әчкелтем булганга күрә, лимонны үз ихтыярыгыз белән генә кушыгыз.
4. Бик тә матур төсле, үзе әчкелтем-төчкелтем-баллы эчемлекне табынга боз белән дә бирергә була.
Тәмле итеп эчегез! Шифасы тисен!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
15 апрель 2021 - 10:33Без имениЙомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.Улыбыз өч балалы хатын алган...
-
15 апрель 2021 - 09:13Без имениТиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:36Без имениКайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:49Без имениГомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.Cөяркәм фатир бүләк итте
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.