Нәниләргә - туңдырма

Кибетләрдә туңдырманың ниндие генә юк, дисәгез дә, табигый ризыклардан, химия кушмый гына ясалганын табуы кыен аның. Тәмле һәм файдалы туңдырманы без үзебез дә ясый алабыз бит. Балалар ничек куаначак моңа! Сезгә берничә төрле туңдырма әзерләү серен тәкъдим итәбез, күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз.
Ярты литр куе сөт өстен (33-35 процентлысы) бераз гына күпертеп, өч-дүрт аш кашыгы куертылган сөт һәм изелгән җиләк-җимеш, яисә шуның сутын өстәгез һәм катырырга куегыз. Ике сәгатьтән соң алып, тагын яхшылап болгатыгыз (моны берничә мәртәбә кабатлыйсы). Табынга биргәндә өстенә шоколад вагы сибәргә, җиләк белән бизәргә мөмкин.
Биш лимон, 150 г шикәр, ике стакан су, бер чеметем тоз кирәк. Шикәрне суда эретеп, кайнатып, вакланган лимон кабыгы һәм бер чеметем тоз салабыз. Янә биш минутлап кайнатып, сөзәбез. Суынганнан соң биш лимоннан сыгылган сутны өстәп, катырырга куябыз. Әйдәгез, бергәләп пломбир да ясап карыйк инде.
Кирәк:
* ярты литр сөт;* бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була);
* ике-өч йомырка;
* 50 г атланмай;
* бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы;
* туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимеш;
* бер чеметем ванилин.
Эш барышы:
Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз.Йомыркаларның сарысын агыннан аерып алып шикәр өстенә салабыз һәм бик яхшылап туглап күпертәбез. Хәзер аңа каймак куелыгы булганчы сөт өстибез (сөт урынына сөт өсте дә ярый).
Шикәрле-йомыркалы катнашманы кайнап утырган сөткә акрын-акрын гына агызабыз, гел болгатып торабыз.
Сөтебез тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, уттан алып, салкын сулы савытка утыртабыз һәм суынганчы болгатып торабыз.
Үзегез яраткан берәр төрле җиләк-җимешне изеп, туңдырмага кушыгыз һәм матур савытларга бүлеп, суыткычка катырырга куегыз. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.