Логотип
Десерт

Королева Виктория бисквиты

Англия королевасы Виктория чорында ук бу торт бик популяр десерт булып саналган – королеваның үзенең дә яраткан ризыгы булган. Һәм бүгенге көнгә кадәр Англиянең күп кенә чәйханәләрендә бик популяр ризык булып кала бирә.
Бу бик тә үзенчәлекле торт. Әзерләргә керешкәч үк аның гади генә азык-төлектән  икәненә төшенәсең. Шунысын да искәртеп үтим: англичаннар – бик таләпчән халык. Алар тигезлекне, төгәллекне ярата. Ул вакыттагы кебек, оны да, мае да, шикәр комы да бертигез микъдарда алына һәм... йомырка да өстәлә.  

Бисквитның кабартмалары (коржи) тыгыз, күзәнәкле, шул ук вакытта алар бик нәфис, йомшак, бераз дымлы да кебек. Тортны кисә башлагач ук аның җиңел, сыгылмалы икәне сизелә. Лимон цедрасын кушарга оныта күрмәгез. 2 генә чәй кашыгы булса да, әчкелтем хуш исле тәм кертеп җибәрә ул. Ванилин да үзенең өлешен сиздерми калмас.
Кабартмалар арасына күп очракта джем куллансалар да, төрле крем сөртергә дә була. Ә иң кулае –күпертелгән сөт өсте. Бу очракта без дә шулай эшләрбез.

 

Кирәк:

(диаметры 16 сантиметр булган кечкенә генә торт өчен)
* 180 г атланмай;
* 180 г шикәр комы;
* 15 г ванильле шикәр;
* 8 г камыр күперткеч (разрыхлитель);
* 2 эре йомырка;
* 2 чәй кашыгы лимон цедрасы;
* 10-15 виктория җиләге;
* 3-4 аш кашыгы виктория җиләгенең джемы;
* 200 г майлылыгы 33% лы сөт өсте (сливки);
* 1 чәй кашыгы шикәр пудрасы;
* бизәр өчен бөтнек яфраклары.
 

Эш барышы: 

1. 180 г шикәр комы белән бүлмә температурасында торган атланмайны бергә кушып, миксер белән 5 минут кабартабыз.


2. Аннан 2 эре  йомырка кушып, тагын 2 минут чамасы кабартабыз.



3. 180 г онны камыр күперткеч белән бергә катнаштырып, кушылсын өчен, әйбәтләп болгатабыз. Иләп, катнашмага өстибез. Шунда ук ванилин яисә ванильле шикәр дә салабыз. Бертөрле катнашма булсын өчен болгатабыз. 


4. Лимонны вак угычтан уып, камырга кушабыз. Болгатабыз.


5. Куе камырны кашык белән формага (форма со съемным дном) салабыз . Тигезлибез.


6. 190 градуска кадәр кызган духовкага 20-25 минутка тыгабыз. Алтынсу төскә кергәч, духовкадан алыгыз. Артык тоту кирәкми. Өсте әз генә гөмбәзле булырга мөмкин.
Духовкадан алып әйләндерәбез дә суытырга калдырабыз.


7. Суынгач, шунда ук кисеп, эчлек кушып җыярга да була. Әмма мин алай итмим. Кабартма дымлырак булсын өчен, аны пленкага төреп, бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торам. Шуннан соң гына леска белән икегә кисәм.


8. Эчлек өчен 10-15 виктория җиләген әйбәтләп чистартабыз. Аннан юка гына итеп турыйбыз.
Джемны кайнатып чыгарабыз да әзер җиләк өстенә коябыз.



9. Аскы кабартма өстенә сылыйбыз.


10. Күпертелгән сөт өстен дә шунда ук агызабыз.


11. Икенче кабартманы каплап, өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Өстен җиләк һәм бөтнек яфраклары белән бизибез.
Бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Шунысы бар: бер-ике көнгә кадәр бу торт шундый ук сусыл, тәмле кала.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар