Логотип
Десерт

Кипкән чиядән Львов сырнигы (эремчек пәрәмәче)

Бик тә хуш исле Львов сырнигы бик популяр санала. Әфлисун тәме дә килгән,  ванильнең хуш исе дә сеңгән, чия тәме дә сеңгән аңа чөнки. Сырникның өсте шикәр ширбәте белән капланганга күрә, чиясе дә баллы бунганга күрә, шикәр комы артык күп кирәк түгел, 15 г ванильле шикәр бик җиткән. Шуны да әйтергә кирәк: авыл йомыркалары булса әйбәтрәк, чөнки, аларның сарысы да сарырак, агы да куерак була.  
 

Кирәк:

* 3 данә авыл йомыркасы;
* натураль ванильле 15 г шикәр;
* 500 г 5% лы эремчек;
* 1 стакан киптерелгән баллы чия;
* 2 аш кашыгы кукуруз оны;
* 1 әфлисун цедрасы;
* пычакның очында гына вак тоз.


Глазурь (шикәр ширбәте) өчен:
* 30 г атланмай;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* 3 аш кашыгы кибет каймагы;
* 2 аш кашыгы какао порошогы.
 

Эш барышы:

1. 3 йомырканың (сарысы сап-сары булса әйбәт) сарысын – сарыга, агын  акка аерабыз. Сарысын ванильле шикәр белән күпертеп, бертөрле катнашмага китерәбез.


2. Барлыкка килгән катнашмага 2 кап эремчек кушабыз. Эремчекне иттарткычтан чыгартырга да була яисә блендер белән издерергә. Әмма алай итү мәҗбүри түгел.


3. Тагын шушы ук катнашмага кипкән чияне дә салабыз. Болгатабыз. 



4. 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы кушабыз. Билгеле булганча, тәмлерәк булсын өчен, сырник әзерләгәндә һәрвакыт бер чеметем тоз өстәргә кирәк. Бу очракта да тозсыз булмас – пычакның очында гына вак тоз салабыз.


5. Хәзер инде йомырканың агын күбекләнгәнче миксер белән күпертәбез.


6. 1 әфлисунның кабыгын вак угычтан уып, күпертелгән йомырка агы белән бергә катнашмага өстибез. Кашык белән, сак кына итеп, бер юнәлештә салынырга тиеш. Катнашмабыз үзенә бертөрле –  көпшәк (воздушное) сыман килеп чыгарга тиеш.


7. Пергамент кәгазенә атланмай сеңдереп, сырник пешерәсе формага җәеп, эремчекле катнашманы шунда бушатабыз. Өстен тигезлибез.
1 сәгатькә 160 градуска кадәр алдан җылытылган духовкага куябыз.


8. Әзер сырникны суынганчы шул формасында калдырып торабыз.


9. Аннары пергаментның кырыйларыннан тотып, сырникны формадан чыгарабыз. Яссы төпле тәлинкәгә өстен аска таба каратып куябыз.

10. Глазурьны ясар өчен бер кисәк атланмай, каймак, шикәр комы һәм какао кушып болгатабыз да утка куябыз. Кайнау кергәнче гел болгатып торабыз. Шикәр комы эреп беткәнче 3-5 минут чамасы утта тотабыз.


11. Әзер шоколад глазурен сырникның өстенә агызабыз һәм кырыйларына да сөртәбез.


12. Суынгач, берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз, аннан соң гына чәй табынына чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар