Логотип
Десерт

Кара карлыганнан «Пятиминутка» кайнатмасы

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел. Бар да стканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Әлеге рецепт белән редакциябезнең дусты, үзе дә «Сөембикә» журналы укучыларына яхшы таныш Мәрьям Миңнеголова уртаклаша.

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел. Бар да стканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз.

Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз.

20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз.

Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз.

Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз.

Суынгач, банкаларга тутырабыз.

 

Мәрьям Миңнеголова турында укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/internetta-mryam-bite

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: рецептлар кайнатма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар