Логотип
Десерт

​Җиләкле йогурт (десерт)

Кирәк:

Дүрт өлеш десерт өчен:
* 8 г ак желатин,
* 300 г майсыз йогурт;
75 г каймак;
* 125 г шикәр оны;
* 4 аш кашыгы лимон согы;
* 2 йомырка агы;
* 150 мл сөт өсте;
* 500 г җиләк;
* 100 г шоколад, 
* бөтнек яфраклары.


Эш барышы:

Иң элек майсыз йогуртка каймак, 75 г шикәр оны, ванилин һәм лимон согы салып туглагыз.

Желатинны 3 минут салкын суда тотыгыз. Аннары суга салып, салмак утта бүрттерегез. Шуны йогуртлы катнашмага өстәгез.

Йомырка агы белән сөт өстен күпергәнче туглатыгыз. Барысын бергә йогурт катнашмасына кушып, 6 сәгать суыткычта тотыгыз.

Җиләкне юып әрчегез. Яртысына 50 г шикәр оны салып боламык ясагыз. Калган җиләкне эре итеп турагыз. Шоколадны ваклагыз.

Десерт савытына җиләк боламыгы салыгыз. Өстенә туралган җиләк тезегез, аннары кашыклап йогурт салыгыз. Десертны шоколад кисәкләре һәм бөтнек яфраклары белән бизәгез.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар