Логотип
Десерт

Җиләкле «кәрзин»

Кирәк:

* карбыз яки кавын;
* җиләк-җимешләр (төче чия, йөзем кебек баллылары да, нектарин, шәфталу, кара карлыган, бөрлегән кебек әчкелтемнәре дә булсын);
* агач таякчыклар;
* юка бау, карандаш.
 

Эш барышы:

Карбыздан «кәрзин» ясыйбыз. Моның өчен карбыз төбен юка гына итеп кисеп алабыз һәм шул ягы белән утыртып куябыз. Өстен турылап кисәр өчен карбызны бау белән бәйләп, бау урынын карандаш белән сызып чыгабыз.

Шул юл буйлап кисеп, карбыз капка­-чын ачабыз. Карбыз кырыйларын сырлап кисәбез. (Кавын капкачын баусыз да тигез итеп кисәргә була.)

Карбызның кисеп алынган капкачыннан «кәрзин» тоткасы ясыйбыз. Тотканы утырту өчен карбыз эчендә уемнар кисеп алабыз. Тоткабыз нык торсын дип аны җиләк белән бизәлгән таякчык­лар ярдәмендә беркетәбез. Карбыз эчен кисеп алып турыйбыз да, «кәрзин»не туралган карбыз белән тутырабыз, өстенә виноград, кара карлыган, бөрлегән, төче чия таратабыз.

«Кәрзин» кырыйларына җиләкләр тезелгән таякчыклар кадап чыгабыз.

Кавын «кәрзине»нә исә туралган кавын, нектарин салып, өстенә шулай ук әчкелтем җиләкләр өстибез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар