Логотип
Десерт

Әфлисүн кабыгыннан желе

Балаларыгызны шундый мәзәк желе белән сөендерегез әле. Матур булудан бигрәк, ул әле файдалы да. Натураль сок белән желатинның берләшүе – олылар өчен буыннарга файдалы булса, балалар өчен С витамины буларак файдалы. Төсләр төрле булырга мөмкин. Анысы фантазиягезгә карый.
 

Кирәк:

* 3 апельсин;
* 1 аш кашыгы өеп желатин;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* натураль азык-төлек буяулары.
 

Эш барышы: 

1. Әфлисүнне урталай бүлеп, 



...сутын кысып чыгарабыз.

 
2. Сутына желатин кушып, бүртсен өчен бер сәгатькә калдырабыз.

3. Сутыннан бушаган апельсин яртыларын желе өчен «савыт»лар итеп, апельсин калдыкларыннан  чистартабыз.  


 
4. Бүрткән желатинга 1 аш кашыгы шикәр комы салып, утка куябыз һәм тәмам сыекланганчы болгатып торабыз. Игътибар: кайнатасы түгел!


5. Барлыкка килгән массаны икегә бүлеп, һәрберсенә теләгәнчә төстәге натураль азык-төлек буявы кушабыз. Аннары шул кайнар массаны апельсин кабыгыннан ясалган савытларга салып чыгабыз һәм ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.


6. Желе катып җиткәч, суыткычтан алып, һәрбер «савыт»ны тагын урталай бүләбез. Менә десерт әзер. Табынга чыгарсак та була.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар