Бланманже - тәмле десерт

Бу искиткеч тәмле, матур десерт - БЛАНМАНЖЕ бик тиз һәм җиңел әзерләнә.
 

Кирәк:

* сөт (3,2 %) - 1/2 стакан;
* желатин - 1 аш кашыгы;
* ванилин - 1 г;
* эремчек (5%) - 300 г;
* каймак (20%) - 1 стакан;
* шикәр оны - 1/2 стакан;
* бакча җиләге - 5-9 данә;
* банан - 1 данә.
 

Эш барышы:

1. Сөткә желатин салып, 20-40 минут бүрттерәбез.


2. Эремчекне шикәр оны, каймак, ванилин белән катнаштырып, блендерда изәбез.


3. Җиләк һәм бананны турыйбыз.
4. Желатинны кайнар булганчы жылытабыз, әмма кайнатмыйбыз!

5. Желатинны салмак кына эремчеккә агызабыз һәм яхшылап болгатабыз.  


6. Туралган җиләк һәм бананны салып яңадан болгатабыз.


7. Массаны силикон формага күчерәбез һәм ризык пленкасы белән каплыйбыз. 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз.  


8. Десерт формадан сынмый-ватылмыйча чыксын өчен, форманы берничә секундка кайнар суга тыгып алабыз. Бланманже формадан җиңел генә шуып чыгар.



 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    8199
    2
    55
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2487
    0
    40
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4793
    0
    38
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3902
    1
    33
  • Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
    4362
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда