Бананлы торт

«Артур-Марат дуэты» егетләре (Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов) бик тәмле торт әзерләргә өйрәтмәкчеләр. Аны әзерләү өчен хәтта мич тә кирәк түгел.
Дуэт үзе яңа гына оешса да, Артур белән Марат тамашачыга күптәннән таныш. Элгәре «Казан егетләре» төркемендә җырлады алар. Дуэтның иҗат юлы бик өметле күренә. Бу мастер-классны төшергән көннәрдә дә егетләр яңа җырлар яздыру белән мәшгуль иде. Уңышлар телик без аларга. Ә егетләр әзерләгән торт искиткеч тәмле килеп чыкты. Сез дә әзерләп карагыз әле.
Кирәк:
0,5 кг печенье (уалыбрак торганы яхшы).
6 банан;
2-3 шәфталу (аны башка берәр җиләк-җимеш белән дә алыштырырга була);
2 әфлисун;
1 лимон;
10 данә кара карлыган (катырылганы да ярый, компоттан алсагыз да була);
2 кап шәфталу желесы (без «Ашан» кибетеннән таптык);
1 кап җиләк желесы;
2 аш кашыгы атланмай;
төбе алына торган таба (андый табагыз булмаса, гадәти табаны да кулланырга мөмкин).

Эш барышы:
Әфлисуннарны яхшылап юып, урталай кисәбез һәм тирәнрәк берәр савытка сутын сыгабыз. Сут сыккычыгыз булса, бигрәк тә уңай.
Печеньеларны берәм-берәм шушы сутка манып, таба төбенә ике кат түшибез. Табаның төбе күренерлек булмасын.
5 бананның кабыгын чистартып, ваклап турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, блендер белән бик яхшылап издерәбез. Блендер булмаганда тукмак белән төяргә мөмкин. Изелгән бананга ярты лимоннан сыгылган сутны өстәп, табадагы печенье өстенә бушатабыз.

Кәстрүлгә ярты стакан су салып, кайнатып чыгарабыз, атланмай өстибез. Су чак кына суынгач, 2 кап шәфталу желесын салабыз. Савыт төбендәге шикәре эреп беткәнче, бик яхшылап болгатабыз. Төсләр җетерәк булсын өчен бер чеметем генә сары төстәге азык буявы кушарга була. Шушы сыеклыкны банан өстенә коябыз һәм табаны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Озак көтәргә вакытыгыз булмаса, ярты сәгатькә генә туңдыру камерасына куеп алырга мөмкин.
Калган бер бананны кабыгыннан чистартып, юка гына тәгәрмәчләп турыйбыз. Шәфталуны исә ярым тәгәрмәчләп турарга кирәк. Шәфталу урынына хөрмә кулланырга була. Банан гына тезеп чыксагыз да ярый. Монда инде кем нинди җимеш ярата, шуны куллана ала, фәкать каты җимешләр генә булмасын.

Туралган банан белән шәфталуны торт өстенә матурлап тезәбез. Араларына кара карлыган тезеп чыгабыз.

Тулыр-тулмас 1 стакан суны кайнатып, шунда җиләк җелесын салабыз. Шикәре эреп беткәнче, яхшылап туглыйбыз. Чеметеп кенә кызыл ризык буявы кушарга мөмкин.

Желены торт өстенә коеп, янә суыткычка тыгабыз.

Инде безгә желеның катканын гына көтәсе калды. Шулай да бу торт икенче көнне аеруча тәмле була икән. Шуңа күрә аны бер көн алдан ясап куйсагыз яхшырак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.