Логотип
Десерт

Җимешле һәм... кишерле торт

«Журналның үзебез чыккан бу саны бәйрәмебезгә зур бүләк булачак, быел никахыбызга 10 ел!» – дип сөенеп каршы алды безне Ләйсән һәм Вадим ВАРАКСИНнар. Мәликә белән Данис өчен дә бәйрәм, шулай булмыйча, хәзер бергәләшеп тәмле торт пешерәчәкбез.

«Бөтен эшне дә балаларым белән эшләргә яратам. Бергә төрле ризыклар әзерлибез, төрлечә экспериментлар ясыйбыз. Аларга бу бик кызык», – ди үзе дә социаль челтәрләрдә гаилә, балалар, рецептлар турында блог алып барган Ләйсән. Литвада туган Ләйсәннең балачагы илебезнең төрле шәһәрләрендә узган. Әтием Рәфыйк хәрби кеше, ди ул. Әнисе Әлфия ханым белән Ләйсәннең үз гаилә бизнесы. Вадим исә – төзүче, прораб булып эшли.

8 яшьлек Мәликә бию һәм музыка белән шөгыльләнә, кытай телен өйрәнә. «Мәктәптән кайткач, өстен салганчы ук пианиносы артына утырып уйнап алмаса, күңеле булмый», – ди әниләре. 5 яшьлек Данис исә спортны ярата, самбо серләренә өйрәнә.

«Балаларыбызны үз традицияләребездә үстерергә телибез. Икесен дә татар балалар бакчасына йөрттек. Туган телебезне белеп үссеннәр дип тырышабыз», – ди Вараксиннар. Ялларын бакчада уздырырга ярата алар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бүген алар тәкъдим иткән торт рецепты да сентябрь ае өчен аеруча туры килеп тора. Әле кишердән торт пешереп караганыгыз булмагандыр!

Рецепт морковного торта

Кирәк
(корж өчен)

  1. 250 г чи кишер
  2. 120 г караҗимеш белән күрәгә
  3. 50 г әстерхан чикләвеге
  4. 150 мл үсемлек мае
  5. 3 йомырка
  6. 25 г сыек бал
  7. 150 г шикәр комы
  8. 220 г он
  9. ярты чәй кашыгы дарчин
  10. 2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч

Крем өчен

  1. 400 г кибет каймагы (20 процент майлылыктагы)
  2. 80 г шикәр оны
  3. 8 г ванильле шикәр. 
  4. Өстен бизәргә 20–30 г вакланган әстерхан чикләвеге

Эш барышы

Рецепт морковного торта

Кишерне вак угычтан уабыз. Әстерхан чикләвеген, күрәгә белән караҗимешне ваклап турыйбыз.

Рецепт морковного торта

Корж өчен кирәкле барлык ризыкларны салып, камыр ясыйбыз. Ул куе каймак кебек булырга тиеш.

Рецепт морковного торта

Пергамент кәгазе җәелгән формага камырның яртысын агызабыз. Корж 180 градуслы мичтә 35 минут пешә. Икенчесен дә шулай ук пешерәбез.

Рецепт морковного торта

Суыткычтан яңа гына алган каймакка шикәр оны, ванильле шикәрне кушып, миксер белән күпертәбез. 
Ул бераз куерып китәчәк.

Рецепт морковного торта

Суынган коржларны икегә бүләбез. Корж араларына каймаклы кремны ягып, тортны җыябыз. Соңгы коржның кискән ягын өскә каратып куябыз.

Рецепт морковного торта

Торт өстенә крем ягып, вакланган әстерхан чикләвеге белән бизибез. 
2 сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң ул әзер!

Рецепт морковного торта

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар