«Алтын сөт»

Сезнең өчен бик тә файдалы рецепт белән уртаклашасым килә. Буыннар сызлаганда, мускуллар ялкынсынганда, гормональ тайпылышлар булган очракта, хәлсезлек кичергәндә «алтын сөт» кайнатмасы бик тә килешергә тиеш. Алай гына да түгел, ул тән тиресен эчтән яшәртә, нервларны, йөрәкне тынычландыра. Рецепттагы куркуманың ялкынсынуларга каршы торган көчле тәэсире аркасында, ул гормональ препаратлардан да ким булмыйча, төрле авыруларга каршы торырга ярдәм итә.
Борыч тәме әйттереп торган, искиткеч тәмле бу эчемлек иртәнге кофе эчемлеген дә алыштыра ала.
 

Кирәк:

(бер порция өчен)
* 3,2% лы майлылыктагы 200 мл сөт;
* 1 чәй кашыгы куркума  аш тәмләткече;
* 1 чеметем төелгән кара борыч;
* 50 мл су;
* 1 аш кашыгы бал;
* 1 чәй кашыгы зәйтүн мае.
 


Эш барышы:

1. Туркага яисә башка савытка 1 чәй кашыгы куркума, бер чеметем төелгән кара борыч салабыз. 50 мл су агызабыз. Утка куябыз, кайнау кергәч, болгата-болгата, куерганчы 6 минут чамасы кайнатабыз. Ул паста булып өлгерергә тиеш.


2. Шул барлыкка килгән пастага 1 стакан сөт салабыз да 30-40 градуска кадәр җылытабыз.


3. Хәзер инде катнашманы уттан алабыз. Блендер савытына 1 аш кашыгы бал,1 чәй кашыгы зәйтүн мае (бадам чикләвеге мае, кабак орлыгы мае булса да ярый) һәм барлыкка килгән «алтын» катнашманы да шушы савытка салабыз. Блендер белән күбекләнгәнче берничә секунд күпертеп алабыз.


4. Менә «алтын сөт» әзер. Стаканга салып, эчеп җибәрергә дә була. Аның күбеге иреннәрне әле шактый вакыт иркәләп, кытыклап торыр.
Пастаны күбрәк итеп әзерләп куйсагыз да була. Аны өч атнага кадәр суыткычта саклап була. Моның өчен иртә белән җылымса сөт һәм бал гына кушарга кирәк булачак.
Сәламәт булыгыз!


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 11:49
    Без имени
    И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.
    Кияүгә сүз әйтмәгез!
  • 21 апрель 2021 - 11:44
    Без имени
    Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.
    Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
  • 21 апрель 2021 - 23:40
    Без имени
    Бик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.
    ​Күбәләк булып очты...
  • 22 апрель 2021 - 05:54
    Без имени
    Бездэ энкэй дип йорет алар энинен энтченрахмат
    Якын ерак әбекәем
  • 22 апрель 2021 - 06:13
    Без имени
    Бик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!
    ​Күбәләк булып очты...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»