АЛМА БЕЛӘН ЧИЯЛЕ ШТРУДЕЛЬ

Баллы штрудель бик популяр! Аны әзерләве дә бик тиз, бик җайлы. Аны табынга туңдырма белән бирсәң ярашлы (гармонично). Җиләк-җимешне үзегезнең карамактан тора. Иң мөһиме: әзерләү технологиясен аңлау.
Ике кеше өчен чүпрәсез катламлы камырның яртысы да җитә.
Кирәк:
* 250 г чүпрәсез катламлы камыр;
* 2 яшел алма;
* чия кайнатмасыннан 2 аш кашыгы чия;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* 1/2 чәй кашыгы дарчин (корица);
* 1 чәй кашыгы кукуруз крахмалы;
* 30 г атланмай;
* уртача зурлыктагы 1 йомырка.
Табынга бирер өчен:
* шикәр комы;
* пломбир;
* мүк җиләге.
Эш барышы:
1. Алманы әрчеп, шакмаклап турыйбыз.


2. Атланмай салып, алманы табага түшибез.


3. Песок, дарчин өстәп, йомшаганчы кыздырабыз.


4. Чияне юып, саркытабыз. Җиңелчә кипшертеп алабыз һәм алмалар янына салабыз.


5. Эчлек әзер булгач, суытып, 1 чәй кашыгы кукуруз крахмалы яисә кукуруз оны өстибез.


6. Катламлы камырны юка итеп җәябез, кырыйларына җитмичә эчлек җәеп чыгабыз.


7. Рулет итеп төрәбез.


8. Миксер белән күпертелгән йомырка белән сылыйбыз.


9. Штрудельне 25-30 минутка алдан ук 230 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Камыры алсулана башласа, әзер дигәнне аңлата. Духовкадан алып, шикәр пудрасы сибәбез.

10. Кыйгачлап кисеп, табынга кайнар килеш бирәбез. Матурлык өчен мүк җиләге белән бизибез. Һәм һичшиксез туңдырма белән!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.