Минем җор телле, искиткеч шук Фәрзия исемле апам бар. Уен-көлкегә ясап куйган кебек инде менә. Авызы һаман ерык. Ул күзгә күренүгә, тагын ни әйтеп эчне катырыр икән бу, дип уйлап куясың. Мәзәк сөйләве — бер хәл, көлкегә калдырырга да күп сорамый. Үзем турында әйтмим дә инде (көнгә ике-өч тапкыр эләгәм мин аның кармагына), кемнәрне генә төп башына утыртмады инде. 1апрельне бәйрәм итеп көтеп ала, бөтен авылны алдап чыга.