Оренбургның иң чибәр кызы – кем ул?

Оренбурның «Милли авылы»нда урнашкан «Татарстан» ресторанында берсеннән-берсе гүзәл һәм сөйкемле алты кыз «Оренбур гүзәле – 2017» исеменә лаек булу өчен узыштылар.

Бәйгенең төп оештыручысы – Оренбур шәһәре «Туган тел» татар милли-мәдәни мөхтәрияте. Х. Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләренең дә конкурсны үткәрүдә ярдәмнәре зур булды: катнашучыларны милли костюмнар белән тәэмин иттеләр, сценарийны яздылар. Интернетта, гәзитләрдә бәйгегә чакыру белдерүләре басылды һәм кызлар үзләрен озак көттермәделәр.

Галәвиева Зөлфия – табиб-ординатор; Сәлимова Юлия – университет студенты; Зәбирова Рамилә – физкультура укытучысы; Гыйрфанова Эльвира – авыл хуҗалыгы университеты студенты; Хөсәенова Диана – икътисад институты студенты һәм Газизова Наилә – медицина университеты студенты. Шәһәребезнең иң чибәр һәм иң уңган кызы исемен йөртү өчен көрәшергә шушы туташлар теләк белдерделәр.

«Татарстан» ресторанының зур залы бик зәвыклы итеп бизәлгән. Ресторан хуҗасы Марат Әхмәтҗанов аерым рәхмәт әйтәсе килә. Милли бәйрәмнәребезне уздырганда, ул һәрвакыт ярдәмгә килә, залның иң матурын түләүсез файдаланырга бирә. Залда тамашачылар бик күп иде, чөнки кызларны җиңүгә рухландыручы туганнары, танышлары, дуслары да килгән.

Бәйрәмне алып баручылар – Фидания һәм Айнур Шәмсетдиновлар ачып җибәрделәр. Фидания үзе дә «Чиләбе гүзәле» исеменә лаек булган иде, бу бәйге аңа таныш, шуңа күрә кызларыбыз белән бик иркен аралашты ул.

Иң элек катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Тамашачылар аларның үзләрен дә тыңладылар, экрандагы фоторәсемнәргә карап, туган якларына «барып кайттылар», туганнары белән «таныштылар», кызларның шөгыльләре турында да ишеттеләр.

Бәйгенең иң кызык өлеше – «Уңган хуҗабикә» конкурсы булды. Кызлар өйләреннән милли ризыклар әзерләп алып килгәннәр. Зөлфия баурсак әзерләгән, Юлия – кыстыбый, Рамилә – чәкчәк, Эльвира – каймак бәлеше, Диана каклаган каз алып килгән, ә Наилә – гөбәдия. Һәркем үз ризыгы, аны әзерләү тәртибе турында сөйләде.

Чираттагы конкурс «Мин – татар кызы» дип исемләнгән иде. Кызларыбыз татар әдәбиятын, телен, тарихын һәм мәдәниятен белүдә ярыштылар. Бу биремнәрне алар бик яхшы башкарып чыктылар. Барысы да татар мәкальләрен, фразеологизмнарын, татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен тирәнтен беләләр икән.

Иҗади бәйге вакытында катнашучылар үзләренең ниләргә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Аннан биюгә чират җитте. Күк төсендәге татар күлмәкләре кигән кызлар залга, әйтерсең, күбәләкләр булып «очып» килеп керделәр. Аларның «Әпипә»не биюен тамашачылар күз дә алмыйча карап утырдылар.

«Халкымның күңел бизәкләре» – соңгы бәйге иде. Катнашучылар милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, милли киемнәрнең – алъяпкыч, яулык, читек, күлмәк, калфак һәм беләзекнең тарихы турында сөйләделәр.

Иң авыры жюрига булды, чөнки һәрбер кызның исеме янында «бишле»ләр генә куелган иде. «Оренбур гүзәле – 2017» дип Наилә Газизованы атадылар. Аңа тантаналы рәвештә хәситә кидерделәр һәм мәркәзебез Казанга туристик путевка белән бүләкләделәр.

Башка кызлар да бүләксез калмады. Һәрберсе аерым номинациядә үзен иң яхшы яктан күрсәтте: Галявиева Зөлфия – «Иң зыялы»; Сәлимова Юлия – «Иң ягымлы»; Зәбирова Рамилә – «Иң сөйкемле»; Гыйрфанова Эльвира – «Иң сылу», ә Хөсәенова Диана – «Иң уңган» дип расланды.
Һәрбер кызга калфак һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иганәчеләрсез бу ярышны уздырып булмас иде. Аларның барысына зур рәхмәт: Оренбур шәһәре «Туган тел» татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәистәшләре Шәрипов Таһир һәм Маннанов Рөстәмгә, шулай ук: Әбдрәшитов Равилгә, Аббасова Рушаниягә, Мәүлетов Маратка, Макаев Рәфкатькә, Гыйльметдинов Рөстәмгә, Әбсәләмова Альбинага, Тойгынова Алинәгә һәм Искәндәрова Динарага. Тавыш операторы Шәмсетдинов Денис, чәч тараучылар, бизәүчеләр, фоторәсемгә төшерүчеләр – барысы да бәйрәмне күңелдә калырлык итеп әзерләделәр.

Бәйге Ростроповичлар исемендәге дәүләт сәнгать институты студентлары баянчы Артем Костюченко, җырчылар Элина Ситдикова һәм Салават Шафиковларның чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашачыларга таныш булган Айрат Гәрәйшин көчле тавышы белән җырлап куандырды.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4026
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3974
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3351
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек