Тормыш кыйммәтләре
Уен
Кич. Күп катлы йорт каршындагы балалар мәйданчыгы. Бер төркем ясле яшендәге балалар. Узып барган җиремнән туктап, җәйге чатырга кереп утырам, кечкенәләрне күзәтәм. Аларның уены гаҗәпләндерсә дә, әсәрләндерә дә. Өлкәннәргә охшарга тырышалар түгелме соң болар? Әнә берсе, үз яше өчен шактый эре гәүдәле, итләч малай «әти» ролен башкара булса кирәк, ком өеменә утырган да, бер чандыр буйлы кызчыктан нидер таптыра. Ә тегесе каккан казык сыман каткан, «юк бит, юк бит», дип акланып азаплана. Монысы «әни»дер инде. Үз ролен уңышсыз башкара-башкаруын, шулай да, бер яктан икенчесенә таптанып торуы белән ул миңа кайбер көчсез, иреннән узып сүз әйтергә гадәтләнмәгән хатыннарны хәтерләтә.
Бу комедия нәрсә белән бетәр икән дип көтәм. «Әни» кызчык тәмам коелып төшкән. Ул «юк бит»тән башка сүз белми. Күреп торам: әлеге күренеш мәйданчыктагыларны инде ялыктыра да башлады. Нинди дә булса бер үзгәреш кирәк. Шулвакыт сары чәчле бер кызчык ярдәмгә килә:
Шуны да белмисеңме, Венера? — ди, тегесен читкәрәк этәреп,— минем әти, исереп кайтса, бер дә аптырап тормый.
Сары чәчле кызчык ком өемендә айкалып-чайкалып утыручы малайның янына килә дә, аның кулыннан ала: «И әтисе, бигрәк тә нык эчкәнсең бит»,— дип күтәреп торгыза һәм мәйданчыкның икенче башына өстери. «Айныганчы менә шунда ятып әле»,— дип, малайның өстенә кайсыдыр бала салып ташлаган куртканы яба. Ә тегесе, үз ролен гаять оста уйнап: «Кит, дим, кит, үтерәм, кырам, бетерәм»,— дип мыгырдана, иреннәрен чапылдата, йокыга киткән булып кыланып, күзләрен йома.
Малайның соңгы сүзләреннән эсселе-суыклы булып китәм. Аны күтәреп яткырган сары чәчле кызчык та сискәндерә мине. Бүгенге катлаулы чорыбыз, өлкәннәр арасындагы киеренке, гаугалы мөнәсәбәт балалар тормышына да үтеп керә, аларның рухи дөньясы гаиләләрдәге бозыклыкны, җан әрнеткеч вакыйгаларны күреп тоныклана, гарипләнә түгелме соң?
Авыр уйларга бирелеп урынымнан кузгалам. Мәйданчыкны калдырып тыкрыкка таба юл алам. Кинәт югарыда тәрәзә ачылганы ишетелә. Ирексездән, башымны күтәреп карыйм. Өченче кат тәрәзәсендә «әти» ролен уйнаган малайга бик тә охшаган бер хатын пәйда була. Ул башын тыгып улына кычкыра:
— Маратик! Кара әле, әтиең кайтмыймы анда?
Әнисенең сүзләрен ишетүгә итләч малай яткан җиреннән сикереп тора, күз иярмәс хәрәкәтләр белән як-ягына каранып ала һәм, тынычланып, башын чайкый:
— Юк, күренми,— ди.
Малайның үз-үзен тотышы шулкадәр табигый, шулкадәр кәмит — мин, кызганасы урында, тыелалмый көлеп җибәрәм. Менә сиңа мә! Бик үк буш урында, бернинди сәбәпсез хасил булмаган икән бит әлеге тамаша. Бусы — башы гына, чын тамаша алда, исерек ата кайткач буласы икән ләбаса!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк