Аның белән нәкъ биш ел элек булган бу очрашуны мин бүгенгедәй хәтерлим. Эш бүлмәмә ничек килеп керүен, янәшә өстәлдәгеләргә, кереп-чыгып йөрүчеләргә игътибар итмичә, аннан да бигрәк, микрофон каршысына килеп текст укучы диктордай, бер тапкыр да туктамыйча, кычкырып-кычкырып сөйли башлавын… Үземнең бермәлгә югалып, аптырап калуым да истә; күңелеңдәге иң яшерен сереңне менә шулай ачып салырга да буламы икәнни соң? Чит кеше язмышын сөйләгәндәй, җиңел генә.