ЧИКСЕЗ МӨМКИНЛЕКЛЕ БАЛАЛАР

«Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» «Әкият» балалар үзәгендә әнә шундый концерт булды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты иде ул. Гаҗәеп тамаша, чын бәйрәм, шатлыклар балкышы булды ул! Проектның оештыру командасы да, әнә нәрсә ди: «Әлеге фестиваль мөмкинлекләре чикләнгәннәрнеке түгел, киресенчә, чиксез мөмкинлекле балаларныкы!» Фестивальнең «Хәтер китабы»н гына актарып чык, катнашучылар нинди генә рәхәт мизгелләрне искә төшермәгәннәр, язмышларын тамырдан үзгәртерлек фестиальгә нинди генә рәхмәт сүзләре язмаганнар!
2008 елда оешкан әлеге проект ел саен яңадан-яңа талантлар ача, интернатларда тәрбияләнүче талантлы балалар һәрдаим профессионаллар ярдәмен тоя. Быел, мәсәлән, сайлап алу турында 600 ләп бала катнашкан. Казаннан – 11, Саба, Нурлат, Лаеш, Арча, Питрәч, Түбән Кама, Алабуга, Чистай районнарыннан фестивальгә 150 гә якын кеше килгән. Күбесе – балалар йортларыннан, интернатлардан. Һәм аларга фестиваль ничек кенә булыша әле!
«Фестивальдә катнашучы балалар – гениаль балалар, – ди Совет районы мәдәният бүлеге начальнигы Талия Әхмәтшина. – Бу фестиваль аларны тагын да үстерә. Ике кулсыз Алексей Романов ике ел элек фортепианода уйнап чыгыш ясаган иде. Таң калдырды! Аны шундук Рөстәм Абязовның La primavera оркестрына тәкъдим иттеләр. Һәм Алексей күптән түгел менә Финляндиядән гастрольләрдән кайтты. Танырлык түгел егетне: үзенә ышанычы арткан, алга омтылыш сизелә».
Быел гына чыккан «Мелодия в тишине» шигырьләр җыентыгы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатыннан тора. Алар әлеге фестиваль концертында да үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыйлар. Һәм 9 ел дәвамында Казан шәһәренең Совет районы депутатлар корпусы шушы игелекле эш белән шөгыльләнә: ул фестивальнең оештыручысы да, спонсоры да.
«Фестиваль иҗат кешеләрен генә түгел, шул иҗатны үстерергә теләүчеләрне дә берләштерә», – ди Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева исә талантлы балалар белән шөгыльләнүче укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.