Логотип
Күңелеңә җыйма

Мең дә бер... кичә?

Аның белән нәкъ биш ел элек булган бу очрашуны мин бүгенгедәй хәтерлим. Эш бүлмәмә ничек килеп керүен, янәшә өстәлдәгеләргә, кереп-чыгып йөрүчеләргә игътибар итмичә, аннан да бигрәк, микрофон каршысына килеп текст укучы диктордай, бер тапкыр да туктамыйча, кычкырып-кычкырып сөйли башлавын… Үземнең бермәлгә югалып, аптырап калуым да истә; күңелеңдәге иң яшерен сереңне менә шулай ачып салырга да буламы икәнни соң? Чит кеше язмышын сөйләгәндәй, җиңел генә.
Аның тавышы сеңгән диктофон кассетасын өстәл тартмамнан нигә хәзер генә чыгардыммы? Бу тарихны кемгә генә кат-кат сөйләсәм дә, барысы да “әкият” диделәр. Алар гына түгел, үзем дә чынлыгына ышана алмаган нәрсәләрне, мин, әлбәттә, кәгазьгә төшерергә җөрьәт итмәдем. Әмма ул күңелемнән дә чыкмады. Алиянең (язмадагы исемнәр, ул үзе моны таләп итмәсә дә, үзгәртелде) сөйләгәннәре артында ни ята: хакыйкатьме, әллә фантазиягә бай кыз баланың чынга ашмас хыялларымы? Ягъни, уйлап чыгарулары, ялганы. Бу сорауларга үзем генә беркайчан да җавап таба алмая­чагымны аңлагач, мин белгечләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Җае да чыкты менә.

Ә хәзер Алиянең сөйләгәннәрен түкми-чәчми, бары кабатланган урыннарын гына кыскартып, сезнең хөкемгә җиткерәм.
— Миңа егерме җиде яшь. Үткән­нәремә күз салсам, шул күренә — соң­гы ун елда гел ялган эчендә яшим икән мин. Эштә, иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр дөреслек өчен көрәшәм, ә үземнең тормышым тоташ ялганнан тора. Бу хакта үзем яза алмас идем, чөнки артык шәхси, шуңа күрә мин аны сезгә сөйләргә булдым. Менә тыңлап карагыз әле. 
Мин беренче класста укыганда ук шигырьләр яза башладым. Унсигез яшемдә исә мондый юллар язганмын:
Энҗеләрнең-мәрҗәннәрнең
Кинәт кенә төсе уңган.
Әкрен генә атласа да,
Димәк, яшьлек инде узган.


Япь-яшь кызның шигыре мондый рухта булырга тиеш түгел, әйе бит. Моның сәбәбен аңлар өчен дөньяга килгән көннәремә үк кайтып карарга кирәктер. Мин әтиле-әниле гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Әниемнең өченче баласы туганда ук үлгән. Шулай итеп, алар дүртенчегә өченче итеп мине алып кайтканнар.
Үсә төшкәч, начар күрүемне абайлап алганнар. Ике яшь ярымлык бала ишек бусагаларыннан чыкканда бара да төшә, бара да төшә икән. “Авыр нәрсә, йөри дә алмыйсың”, — дип башта кыйнаганнар. (Мин алты килограммлы булып туганмын.) Аннан күз табибына алып  киткәннәр. Шунда минем бер күземнең күрмәве ачык­ланган.
Мин гел ике мәктәптә укыдым. Уку елының беренче яртысы үзебезнең районда, икенчесе — дәваланып — Әлмәттә. Бик авыр чор иде ул. Төшкә кадәр укырга кирәк, ә аннан соң бик катлаулы дәвалау процессы башлана. Шул чакта минем күңелгә сагыш кереп калгандыр да, мөгаен.

Картинки по запросу девочка грусть

Бәхетемә каршы, күземне йөз процент күрә торган итеп дәваладылар. Сигезен­че класста күзлегемне ташладым. Мәктәпне тәмамлагач, эшли башладым. Башта биш ел газетта, аннан өч ел район хакимиятендә яшьләр бүлеген җитәкләдем. Һәм кинәт авырып киттем. Алты ай урын өстендә ятканнан соң, дәвалый алмагач, мине II группа инвалидлыкка чыгардылар. Шул көннәрдә мин нәзер әйттем, әгәр терелсәм, үзем өчен генә бала табып үстерер идем, дидем. Нәзерне әйткәндә, “барыбер үтәлми инде бу” дип уйлап әйттем. Чөнки күзне генә дәвалап, минем эндокрин системасына игътибар итмәгәннәр. Шул сәбәпле, ундүрт яшьтән соң күрем килүем туктады һәм мин аны бүгенгәчә күрмим.
Ярты елдан соң, кинәт кенә терелеп, үземне кулга алып, аякка бастым. Ә үзең­не кулга алуның бер генә ысулы бар, аны миңа профессорлар өйрәтте. “Авырту­ларга төкер син, Алия, иртәдән кичкәчә эшлә, эшләсәң, сызлануларың басылыр!” — диделәр. Һәм шулай булды да. Эшкә чумгач, айлар узу белән теге авыртуны сизми башладым. Шулай итеп, үземне җиңдем һәм… нәзерне үтәр вакыт җитте. Карый башладым — авылда кемнән бәби табарга була икән, дим. Һәм бер егеткә тукталдым. Ул миннән бер яшькә генә зур. Механикалаштырылган күчмә колоннада инженер булып эшли. Без аның белән очраша башладык. Беләсез инде, минем максатым бала табу иде. Тик ун ел буе авыргач, күрем күрмәгәч, балага узарга өметләнмәдем дә. Әмма Ходай көннәрдән бер көнне миңа бала бирде. Моны белгән минутларда бәхетле булганмындыр инде, хәзер анысын әйтә алмыйм. Бер-ике айдан соң УЗИга киттем. Нәрсә булганын, УЗИ нәрсә күрсәткәнен күзаллый да алмассыз, мөгаен. Юк шул, шеш түгел, дүрт игезәк күрсәтте ул! Миңа шок булды. Куркып калдым, аларны берүзем ничек үстерермен соң? Фәрит белән безнең килешү буенча өйләнешү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Дүрт игезәк… Инде өйдәгеләргә моны ничек әйтергә? Бу урында шуңа да тукталып китим әле, әни бик авырлык белән тапкан мине. Хәлем җиңелләрдән булмаган. Авыл буенча миңа кан эзләгәннәр. Канны алты алкаш ир-ат биргән. (Эндокрин системасындагы үзгәрешләр шуннан башланган да инде.) Безнең әти, теге ир-атларны тапкан да, минем рәтләнгәнне көтәсе урынга, путевка белән Сочига санаторийга китеп барган. “Әниләре алай-болай булса гына хәбәр итегез, кыз үлсә, хәбәр итеп тә тормагыз”, — дигән. Әни моңа бик рәнҗегән, әлбәттә. Мине өйгә алып кайтканнар. Әни әйтә: “Хәтта сөт тә эчә алмый идең, — ди. — Алты килолы булып туган кыз, алты айда бик нык ябыктың. Җиде айда әле башыңны да тота алмый идең, муеныңа марлялар урап бетердек. Һәм Ходайның рәхмәте, тугыз айда син йөреп киттең”. Ә бер яшьтә инде мин бик әйбәт итеп сөйләшә башлаганмын. Менә шундый кызыклы бала.
Апа да, абый да читтә. Моңарчы әти белән әнинең төп таянычлары, тәрбиячеләре мин идем. Минем белән бик горурланалар иде алар. Аларның өметләрен, ышанычларын таптап, җилдән бала таба алмый идем мин.  Шатлыгым кайгы белән алышынды.

Картинки по запросу беременная

Тәвәккәлләп өйдәгеләргә әйттем. Нәзерем бар иде, тик Ходай бер урынына дүрт бала бирде, мин аларны табарга булдым, дидем. Аларда паника башланды, сөйләшергә, берәр нәрсә хәл итәргә кирәк, дип Фәритләргә чыгып киттеләр.  Шулай итеп, безнең гаиләләр арасында ызгыш китте. Ике як та мине: “Аборт ясат”, — дип үгетли башлады. Әлбәттә, моңа риза булмадым.
Ә Фәрит тәмам куркуга төште. Мәҗбүри өйләндерерләр, дүрт бала каратырлар, дип уйлады бугай ул һәм… мине, карынымдагы нәниләр дүрт ай ярымлык чакта матай белән бәрдереп китте. Әлмәттә, түләүле клиникада (сез аның исемен бер генә белешмәләр китабыннан да тапмассыз, яшерен клиника ул): “Балаларга зыян килгән, йә җүләр булырлар, йә башка, чистартырга туры киләчәк”, — диделәр. Әмма мин аңымны җуйганчы: “Бер баланы калдырыгыз, барыбер табам, кырыйдагысына бик зыян килмәгән булырга тиеш!” — дип әйтергә өлгердем.
Баланы Чиләбегә китеп таптым. Авырлы икәнемне эштә сизмәделәр, ә өйдәгеләр бөтенесен дә алдырган дип белделәр. Ике аягы да йөрми торган булып туды улымның. Тумыштан түгел, матай белән бәрү бәласе. Озак уйладым — мин аңа ничек ярдәм итә алам соң? Бала белән бары өйдә утыра алам. Шул гына. Казанда да, Мәскәүдә дә аны аякка бастырырлык үзәкләр юк. Моны бала туганчы ук белешкән идем. Алай-болай, тән ягы зәгыйфь булса дип. Чит илдә, Фин­ляндиядә танышларым, якын дусларым бар иде. Мин баламны алар аша тәрбиягә бирергә булдым. Улымның опекуннары — үзләренең балалары булмаган алтмыш бер яшьлек пар. Ба­ла ярты көн реабилитация үзәгендә дәвалана, ярты көн шушы кешеләр гаиләсендә яши. Аңа хәзер яшь ярым. Безнең максат — беренче класска укырга кергәндә малайны аяклы итү. 

Картинки по запросу мама с сыном идут


Әниләр хәзер тынычландылар, чөнки кызлары акылга утырды. Фәрит тә басылды, мине ташлап Чаллыга китте. КГБда эшли, өйләнмәде, атна саен кайтып йөри. Ансыз булмый, чөнки биш ай саен аңардан да кан анализы алырга кирәк. Яңа ел алдыннан шундый хәл булды. Фәрит анализ бирергә теләмичә бик озак карышып йөрде. Ачуланыштык, бер-беребезгә авыр сүзләр әйтештек. Ул кайтып китте дә, өйләрендә тавыш чыгарган. “Тотам да, бүген үк бер унберенче класс кызына өйләнәм”, — дигән. Әтисе каршы төшкән: “Беренчедән, ул кызны сиңа кем бирә, икенчедән — Алиядән туган баланы кем үстерергә тиеш?” — дигән.Тавыш булган шушы төнне Фәритнең әтисе үлеп китте. Абыйлары белән: “Төп йортта кем тора?” — дип сөйләшергә җыелгач, Фәрит, “бу минем өй” дип, берсенә дә кайтырга рөхсәт бирмәгән. “Алия авылда чакта үзем дә кайта алмыйм”, — дигән. Шулай итеп, әниләренең ялгыз яшәвенә дә мин гаепле булып чыктым.
Тормышым турында озаграк уйлаган саен, күңелсез нәтиҗәгә киләм. Әйе, мин мәктәпне бишлегә бетердем, университетта дипломны да бишлегә якладым. Мәскәүгә аспирантурага кердем. Уңышларым да юк түгел. Авыруны җиңдем. Авылдан район үзәгенә егерме биш чакрым йөреп эшләүне бернигә дә санамыйм. Башка дөнья мәшәкатьләре — ипи салу, печән чабу, сыер савулар да минем өчен чүп кенә. Авылда уңган кызлар рәтендә йөрим. Җитешле генә хезмәт хакым да бар. Исемемне республика күләмендә дә беләләр. Ә үзем, сүз башында әйткәнчә, ялган эчендә яшим. Үз баламны үзем сөя дә алмыйм. Финнар, гомумән, бәлки аны бездә генә калдырырсың, диләр. Алар улымны күбрәк тә яраталар бугай.  Аннан, ни әйтсәң дә, улым өчен мин бары кунак апа гына.
Фәрит белән дә барыбер проблемалар җитәрлек. Дөрес, мин аны хурлап бер сүз әйтә алмыйм. Ул үзенең яратуын гел этлек аша белдерә. Мине күрер өчен атна саен Чаллыдан кайта. Кайткан саен, ызгышмыйча, хәтта кайбер вакыт сугышмыйча китми. Анализ бирер вакыт җитте исә, икенче кешегә әйләнә дә куя. Айлар буе артыннан ялынып йөрергә кирәк. Гади бер авыл малае белән озак көрәшерменме икән? Бала бит аныкы да.
Соңгы вакытта Фәрит мине гел куркыта башлады әле. Мин бит синең үзең­не судка бирә алам, ди. Әйтми-нитми бала тапкан да, чит илгә сатып җибәргән дип, ди. Һәм закон буенча ул моны бик рәхәтләнеп эшли ала. Мине, чынлап та, бала сатып акча эшләүдә га­епләргә мөмкиннәр.
Үз-үзенә кул салган кешеләрне беркайчан да яратмадым, аларны көчсезгә санадым. Ә менә бүген үземне шулай эшләмәм дип әйтә алмыйм. Яшисем килми… Минем урында башка берәү булса, нишләр иде икән?! Ун ел эшләү дәверендә әллә кемнәргә ярдәм иттем, ә бу очракта көчсезмен.

Соңгы тапкыр улымны Яңа елда күрдем. Ул инде фин татарлары телендә сүзләр әйтә. Алар бит Сергач мишәрләре акцентында сөйләшәләр, моңарда әле акцент юк, әмма булачак, билгеле. Миңа беркем дип тә дәшми, тик күреп торам, аның өчен әти-әни тегеләр инде.
Сөйләгәннәремне әкият дип тә әйтеп булыр иде. Тик бит һәр әкиятнең азагы күңелле бетә, ә монда…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик сэер хэллэр !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фантазиягә бик бай бу ханым. Сериал өчен менә дигән сюжет.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Булмас димэ донья бу....сериаллар да чын барлыктан килеп чыккан. Нэкь шуна охшаш язмышлы кешелэрне белэм.Хэр кемнен тормышы кем очендер экият кебек тоелырга момкин...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ай яй! Дорес хэл микэн?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Баланы яратуы сизелми. Фэритне узен ярата ди. Яратмый. Жунсез адэм актыгы ул. Хэллэрнен дэ дорес булуы бик шикле.

            Хәзер укыйлар