Логотип
Тарих

Александр Сергеевич Пушкин Казанда

КАЗАН ШАГЫЙРӘСЕ




























Казанның Галиәсгар Камал урамында тарихи бер йорт бар.

Диварына татар, рус, алман телләрендә язылган истәлекле такта куелган: “Бу йортта 1831—1846 елларда Казанның хөрмәтле гражданины, галим, табиб һәм этнограф Карл Фукс яшәде һәм иҗат итте”.
Әйе, яшьлегендә Алманиядән килеп, икенче ватанын тапкан укымышлы шәхес — Карл Фукс хакында казанлылар күп мәгълүмат белә. Шәһәребезнең бер урамы аның исемен йөртә. Казансу буендагы биек ярда, үз исемендәге бакчада аңа һәйкәл куелган.
Фәндә, табиблык хезмәтендә зур казанышларга ирешкән олуг зат янәшәсендә аңа рух, күңел җылысы, таяныч булып торган хатын-кыз да булгандыр бит. 
Әлбәттә, булган. Карл Фукс 1821 елның 3 июнендә Казан дворянкасы Александра Андреевна Апехтина (1805—1853) белән никахлаша. 
Александра Фукс шагыйрә була, ул вакыттагы зыялыларга хас булганча, берничә тел белә. Поэмалар яза. Шул дәвернең галимнәре, сәнгать кешеләре, әдәбиятчылары җыела торган әдәби салон оештыра. Монда шагыйрьләр, әдәбиятчылар — Э. П. Перцов, Л. Н. Ибраһимов, 
М. Д. Деларю, С. Т. Аксаков, Ф. М. Рындовский, И. А. Второв, К. Данненберг, Е. А. Боратынский кебек җирле шагыйрьләр, әдәбиятчылар катнаша. А. С. Пушкин, В. А. Жуковский да була бу йортта.
1837 елның июнендә Петербургтан танылган шагыйрь, тәхет варисы Александр Николаевичның тәрбиячесе Жуковский Казанга килгәч, әдәбиятчылар белән очраша. Тәхет варисына багышланган шигыре өчен Лев Ибраһимовка алтын сәгать, “Казан нигезе” шигыре өчен Александра Фукска бриллиант алка бүләк итә.
Гомумән, Фукслар йортында шул заманның зыялылары: чит илдән, үзәк шәһәрләрдән килгән атаклы галимнәр дә, дәүләт эшлеклеләре дә, татар мәгърифәтчеләре дә була. 
Бу йорт — Идел төбәгендә алдынгы фикерләр белән яктырып янган учак кебек һәркемне үзенә тартып тора.
Александра Фукс Казан губернасы буйлап сәяхәт итәргә ярата. 
Аны шушы төбәктә яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф-гадәте, йолалары кызыксындыра. Менә шул күзәтүләреннән чыгып, 
ул “Чувашлар һәм чирмешләр турында язма” дигән китап чыгара.
Ире — Карл Фукс, Пушкин үтенече буенча, Пугачев хакында бик күп материаллар туплаган була. Пушкин исән чакта ул аларны 
тапшыра алмый кала. Шуларны файдаланып, Александра Фукс “Зюлима яки Пугачев Казанда” дигән роман яза. 
Бу романның язмышы билгесез, кулъязмасының хәзерге көнгә кадәр табылганы юк. Түбәндә без Пушкинның Казанга килүе хакында Александра Фуксның язмасын тәрҗемәдә тәкъдим итәбез.

Марсель Галиев.





(Елена Николаевна М...га)
Мәңге онытылмаслык Пушкиныбыз турында син күңел туларлык, үкенечле итеп язасың! Руслардан кем генә бу олы кайгыны ишеткәч, кайнар яшь түкмәде икән?.. Син сагыш эчендә, Елена, шуңа күрә минем дә хәлемне аңларга тиешсең; син бит аны әсәр­ләре аша гына беләсең, ә мин шәхсән күреп белү өстенә, хатлар алыштым һәм аерым бер игътибарына лаек булырга да өлгергән идем [...]
Пушкинның Казанда булып китүе хакында яз дигәнсең. Чын күңелемнән  теләгеңне  гамәлгә  ашырам. Џәм  бу  язмамны  сиңа багышлыйм. Мин сине яратам бит, Елена; бердәнбер син минем серләремне ачарга, күңелемне аңларга теләдең. Озак вакытлар буе минем шатлыгымны да, кайгымны да уртаклашып яшәдең. Пановодагы бә­хет­­ле сәгатьләрне,  Казандагы   моңсу-күңелсез көннәребез­не дә, яраткан ша­гыйрь­ләргә сокланып шигъри ил­һам алган минутларыбызны да бергә кичердек бит без.
1833 елның 6 сентябрендә безнең танылган шагыйребез Боратынский китәр алдыннан саубуллашырга дип кереп чыгарга тиеш иде; сагышланып, уйга чумып утырам шулай. Боратын­ский минем бүлмәмә шундый шат кыяфәт белән килеп керде ки, мин хәтта гарьләнеп куйдым. Болай ук ваемсыз хушлашырга җыенуы өчен шел­тәләргә генә уйлаган идем, ул Казанга Александр Сергеевич Пушкин кил­гәнлеге, һәм аның безне күрергә те­ләге барлыгын әйтеп, күңелне очындырып куйды. Бу көтелмәгән һәм шатлыклы хәбәр мине Боратынский белән электәгечә түгел, ә ваемсыз гына хушлашырга мәҗбүр итте.
 7 сентябрьдә, сәгать иртәнге 9 да ирем Боратынскийны озата китте. Шунда ул Пушкинны күргән, танышып, гомер буе бергә яшәгән кебек, ярты сәгать эчендә үзләшеп алганнар.
Пушкинның Пугачевка караган та­рихи истәлекләр җыярга дип Орен­бургка барышы икән, шул ук сәбәп белән ул бер тәүлеккә генә Казанга тукталырга ниятләгән. Иремнең Казан­да күптән яшәп, бу төбәкне даими өйрәнүен белгәнгә күрәдер, бик тә танышасы килгән.
Ул иртәдә Пушкин тройка җигелгән җиңел тарантаста Себер трактыннан шәһәрдән ун чакрымдагы Троицк тегер­мәненә барган; Казанны камарга килгәндә Пугачевның монда лагере урнашкан булган.
Арча кырын үтеп, ул кальга тирәли әйләнеп чыккан. Аннары фатирына кайтып, көндезге икегә кадәр язып утырган. Төшке ашка кайчандыр Петер­бургта ук танышкан Е. П. Перцовка килгән; анда минем ирем дә булган.
...Кичке алтыда Пушкинның безгә килүе турында хәбәр бирделәр. Мин аны залда каршы алдым. Дустанә ягымлы сүзләр әйтеп, ул минем кулымны алды: “Безне бер-беребезгә тәкъ­дим итү кирәкми, музалар ерактан торып таныштырды, Боратын­скийны инде әйткән дә юк...” Карл Фукс белән алар күптәнге танышлар кебек очраштылар.
Кунак бүлмәсендә түгәрәкләнеп утырыштык. Беләсеңме, тәүге танышу мизгелендә мин ягымлы мөгамәләгә осталыгым бар дип мактана алмыйм, шуңа күрә “үз тәлинкәмә” төшә алмыйча шактый йөдәдем. Җитмәсә, әңгәмә дә Пу­гачев хакында, бу темага кысылу ничектер уңайсыз иде.
Чәйләп алганнан соң Пушкин белән Карл Фукс Казанның беренче гильдия купецы — кайчандыр Пугачевта әсир­лектә булган Крупениковка киттеләр, анда сәгать ярымнар торып кайттылар. Ишек төбендә Пушкин иремә рәхмәтен белдерде: “Киң күңелле кеше сез, Карл Федорович, — диде ул. — Без мосафирларны ничек шулай дустанә, ачык йөз белән кабул итәсез!.. Ни өчен болай эшлисез?! Сез бит юкка болай чәче­ләсез. Беребез дә моны бәяли алмая­чак; без Петербургта фә­кать үзебез өчен генә яшәргә күнек­кән”. Сүзен бетергәч, ул иремнең кулын шундый каты итеп кысты ки, батып кергән тырнак эзләре берничә көнгәчә барды. Пушкинның тырнаклары чынлап та, ярты вершок озынлыгында, шундый озын булып тоелды миңа.
Крупениковтан кайткач, бер авыруны барып карарга дип, иремне чакыра килделәр. Ул бу үтенечне кире каккан иде дә, Пушкин да әйткәч, барырга булды. Шулай итеп, мин атаклы кунагыбыз белән ялгыз калдым; чын күңелемнән әйтәм, моңа мин әлләни шатланмадым. Кыенсынып калуымны сизеп, ул мөлаемлыгы, ачык күңелле­леге белән мине  сөйләшергә  мәҗ­бүр итте. Кабинетка  кереп   утырдык.   Боратынский, Языков, Ознобишин тарафыннан миңа языл­ган шигырьләрне күрсәтүемне үтенде, кычкырып укып чыкты һәм Языков шигырьләрен бик мактады. Аннан соң миннән үз ши­гырьләремне укуымны сорады. Мин “Кияү” дигән әкиятемне укый башладым. Ул, чын шагыйрьне тыңлаган кебек, бәлки, минем күңелне күрү өчен­дер, игътибар белән тыңлады, берничә тапкыр туктатып, мактап та алгалады, шигырьнең кайбер урыннарына кабат-кабат кайтарып, үзе дә укыды.
Шигырь укылып беткәч ул минем гаилә хәлләремне, нинди мөгаллим­нәрдә, кайда укуымны сорашты; Петер­бург, андагы гамьсез тормыш турында сөйләде һәм кабат-кабат мине анда килергә чакырды: “Килегез, рәхим итеп килегез, хатыным белән таныштырырмын сезне; ышаныгыз, сезнең Казан кунакчыллыгына без петербург­лыларга охшамаганча рәхмәтле җа­вап бирербез”.
Аннары әңгәмәбез тагын да эч­керсезрәк төс алды; ул бүгенге заман рухы, аның әдәбиятка йогынтысы турында сөйләде, безнең әдәбиятчы­лар, шагыйрьләрнең һәркайсына карата үз фикерен белдерде. Соңыннан болай дип куйды: “Карагыз аны, бу кичтә мин тәмам ачылып киттем, сөйләшкән­нәр ике арада калсын”.
Ирем белән Перцов кичке уннарда кайтып, безнең әдәбият хакындагы дустанә әңгәмәгә кушылып киттеләр. Рус шагыйрьләрен искә алганда Пушкин минем бертуган абыем Гаврила Петрович Каменевны бик мактады. Яңадан минем кабинетка кереп, аның рәсеменә берничә минут карап торды да: “Бу шәхес лаеклы бәяләнергә тиеш; Россиядә беренче булып классицизмнан китәргә аның кыюлыгы җитте. Без, рус романтиклары, аның истәлеге каршында баш ияргә тиешбез. Ул иртә үлмәгән булса, бик күпкә ирешәчәк иде”. Аның биографиясен язачакмын, дип ышандырып, ул миңа абыем турында мәгълүматлар җыярга кушты.
Пушкин таң белән юлга чыгарга җыенса да, кыстатып тормыйча, кичке ашка калырга булды, өстәл янында минем янәшәмә килеп утырды. Ашау арасында сүз магнетизм турында барды. Карл Федоровичны, галим буларак, ул мавыктыра алмый, ә мин исә берни аңламаганга күрә ышана алмый идем. Пушкин һәртөрле исбатлау­лар белән магнетизмның асылына төшендерергә тырыша иде.



“Үзегез сынап карагыз, — диде ул миңа ым кагып, — җәмәгать урынында мәңге таныш түгел бер кешене сайлап алыгыз, ул сезгә аркасын куеп утырган булуы мөмкин. Шул кешене үзегезгә таба борылып карарга мәҗ­бүр итү өчен бөтен күңелегезне, уй-теләгегезне бер ноктага туплагыз.  Әмма бу теләк хәтәр көчле булырга тиеш. Шуннан күрерсез, таныш түгел кеше, үзе дә сизмичә, сезгә борылып караячак”.
— Була торган хәл түгел бу! — дидем мин, — миңа таба карасын иде дип, бөтен җаным-тәнем белән телә­гән чакларым булды, ләкин күз салырга теләмәгән кеше беркайчан да борылып карамады.
Җавабым Пушкинны көләргә мәҗ­бүр итте: “Сезнең белән шундый хәл булдымы? О, юк, мин моңа ышана алмыйм; үтенәм сездән, магнетизмга ышаныгыз һәм аның серле көченнән куркыгыз да; аның хатын-кыз белән нинди могҗизалар ясый ала икәнен сез әле белмисез”.
— Белмим һәм белергә дә телә­мим! — дидем мин. “Мин сезне үзем күргән мисаллар аша чын күңелдән ышандыра алам, — дип дәвам итте ул фикерен, — әйтик, хатын-кыз акылын җуяр дәрәҗәдә ярата, аны да шул ук дәрәҗәдә яратучы бар, ди, хатын-кыз шундый мәлдә дә барыбер тугры, сафлык иясе булып кала ала; әмма шундый очрак та була: шул ук хатын-кыз, яратмаган килеш, сизмичә дә, тетрәнеп, хәтта үз-үзен аямыйча, ир-атның бөтен теләк-ихтыярына бирелә. Менә магнетизмның көче шул була”.
Мин бу магнетизм хакындагы сүзнең тәмамлануына бик шат идем. Ләкин әңгәмә җен-пәриләр, күрәзәчелек кебек төрле хорафатларга күчеп, тагын да кызыксызрак төс алды.
“Сезгә минем акыл җитми торган нәрсәләргә ышануым сәер дә тоелырга мөмкин, — дип башлады сүзен Пушкин. — Бер вакыйга мине ышанырга мәҗбүр итте. Невский проспектында танышым Н. В. В. белән һич уйламаганда күрәзәчегә сугылдык. Кофега карап багучыдан үткәнне түгел, киләчәктә ниләр буласын әйтеп бирүен үтендек. “Сез шушы көннәрдә күптәнге бер танышыгызны очратачаксыз, — диде ул миңа. — Ул сезгә күркәм генә хезмәт урыны тәкъдим итәчәк. Аннары, озак та үтмәс, хат белән көтелмәгән акча киләчәк; өченчесен дә әйтмичә калалмыйм, гомерегез табигый булмаган үлем белән тәмамланачак...”





Әлбәттә, мин күрәзәче әйткәннәрне шул көнне үк оныттым. Ләкин ике атна вакыт үткәч, шул ук Невский прос­пектында мин күптәнге дустымны очраттым, ул Варшавада олуг кенәз Константин Павловичта хезмәт иткән урынын калдырып, Петербургка кайткан икән; ул миңа Варшавадагы эш урынын тәкъдим итте, цесаревичның да теләге шундый диде. Менә мин шул мәлдә багучыны искә төшереп куйдым. Бу сөйләшүдән соң берничә көн үткәч, чынлап та, почта аша акча килде, һич көтмәгән җирдән.  Бу акчаны миңа лицейда бергә укыган сабакташым салган. Карта уйнап мин аны откан булганмын. Әтисе үлгәч, мирасы калган да, мин күптән оныткан, көтмәгән отышны салырга ниятләгән. Хәзер инде күрәзәченең  өченче  фаразы  тормышка  ашасы  калды.  Мин  аңа ышанам...”
Шушындый белемле кешенең хорафатларга ышанучанлыгы мине гаҗәпкә калдырды. Чабаксардан язган тәүге хатымда мин бу  хакта аның исенә төшергән идем. Ул хат 1833 елда басылып чыкты.
Табыннан кузгалгач, Пушкин кабат минем кабинетка керде. Китаплар караштырып торганда кулына Казанның бер профессоры язган җыентык эләк­те. Проза белән беррәттән шигырь­ләрен дә күргәч, китапны япты да үкенечле итеп: “Әй бу проза һәм ши­гырьләр! Прозадан башлаган шагыйрь­ләр кызганыч тоела миңа. Мин проза язар өчен каләмемне карага тыкмас та идем, яшәү шартлары мәҗбүр итмәсә…”
Ул төнге бергә кадәр бездә утырды. Күптәнге танышлар кебек хушлашканда иремне берничә тапкыр иңеннән кочты. “Џич уйламаган идем кыска гына арада танышу да сагышлы аерылышуга сәбәп булыр дип; без әле Петербургта очрашырбыз...”, — диде.
Икенче көнне мин иртәнге биштә торып, мәртәбәле кунагыбызга багышлау шигыре яздым. Сәгать сигез­ләрдә аны Пушкинга юлладым, әмма ул Казанда юк иде инде; таң белән үк Оренбургка чыгып киткән, миңа хат язып калдырган иде. Миңа карата аның ягымлы мөгамәләсе затлы токым кешеләренә хас гадәти кечелек­лелек булып тоелган иде, әмма ялгышканмын икән. Кайда гына булмасын, гомеренең соңына кадәр ул миңа аерым бер мөнәсәбәтен белдереп торды. Үз кулы белән елына берничә хат язып сала иде; минем хакта күркәм сүзләр әйтеп, русның танылган әдәбият әһелләре белән читтән торып таныштыра килде. Мәскәүгә яисә Петербургка барган чакларымда мин алар белән сохбәтләшү бәхетенә ирешә идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар