Тинчурин театры “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясе премьерасын тәкъдим итә

Спектакльнең режиссеры - Резеда Гарипова.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 16 декабрьдә сезонның чираттагы премьерасын – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль нигезендә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләреннән берсе – "Ак тәүбә, кара тәүбә" пьесасы ята. Режиссер Резеда Гарипова куелышында исә әсәр заманча яңгыраш ала. Музыкаль комедиянең “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” дип аталуы да шуның белән аңлатыла. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Резеда Гарипова спектакльнең режиссеры булудан тыш, музыка авторы да. Җыр текстларын Илфак Хафизов иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – Альбина Хөсәенова, хормейстеры – Алия Хәмзина. Музыкаль бизәлеш – Евгения Глухова.

Музыкаль комедиядә Тинчурин театрның сәләтле яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.

Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул бик гади. Төп геройлар – дүрт дус егет акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә гыйшыйк уты капса, нишләргә?.. Ләкин, төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы сөенечле: егетләр дуслыкларына тугры кала.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/08/131065/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8073
    1
    104
  • 8618
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9637
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...