10 минуттан соң «Ашыгыч ярдәм» машинасы йортның подъезд ишеге янына килеп туктады. Санитарлар Гөлшатны урамга носилкага салып чыгарды. Фельдшер сумка күтәреп чыккан Өммегөлсем апага машина кузовына утырырга куштылар. Мигалкасын кабызып, хастаханәгә кузгалган машина артыннан Ленар аптырап, авызын ачып карап калды.
Менә ниһаять бала табарга вакыт килеп җитте. Шимбә көнне көндезге икеләр тирәсендә яшь хатынның бик каты итеп эче авырта башлады. Моңа кадәр Гөлшат үзендә мондый халәтне тойганы юк иде: сырхавы да тиз генә узып китә иде. Кыш көне яшь кызлар үзләрен сакламый бит – зәмхәрир салкын көннәрдә яланбаш килеш мәктәпкә барганда, салкын тидереп, атна-ун көн ятактан тора алмаган вакытлары булды аның. Тамагы шешеп, мәктәптә укуын калдырган вакытларында әнисенең ярдәме зур булды – кызы савыксын өчен ниләр генә эшләмәде ана кеше: халык медицинасы рецептлары буенча дәвалады, дарулар эчерде. Термоска салып пешергән файдалы үлән төнәтмәләрен эчкәч, яшь организм тиз савыга иде – тамак төбе ялкынсынуы бетә, температурасы да көйләнә иде. Ләкин көмәнле хатынның тулгагы бик яман икән – әйтерсең каршысында чалгысын күтәреп Газраил фәрештә килеп баскан, җанының чыгып бетүен күзәтәдер кебек. Әнисе юкка гына тулгак тотуны – үлем газабы дип атамаган икән...
Ике кулы белән эчен тотып идәндә тәгәрәп ыңгырашкан киленен күргәч, Өммегөлсем апаның коты очты, өйдәгеләрне аякка бастырды.
– Килен бала табарга җыена. И Ходаем, скорый чакыртыгыз! – дип сөрән салды ул.
Гөлшатның газаплануын күреп шок халәте кичергән Ленар кабалана-кабалана өй телефоныннан «03» не җыйды.
– Алло, алло! Ишетәсезме? Хатыным бала таба, тизрәк килеп җитегез! Ленин урамы, 3 нче йорт, 60 нчы фатир... Зинһар, ашыгыгыз, килмәсәгез, хатын баланы идәндә табачак!
Шалтыратуны кабул иткән диспетчерның гына тавышы тыныч иде.
– Көтегез, тиздән «Ашыгыч ярдәм» машинасы күрсәтелгән адрес буенча килеп җитәчәк. Хатыныгызның бар документларын, обменная картасын, халат, җылы тапочкиларын, сөлге, хастаханә өчен кирәкле әйберләрне әзерләп куегыз. Иң мөһиме – тыныч булыгыз, истерикага бирелмәгез!
10 минуттан соң «Ашыгыч ярдәм» машинасы йортның подъезд ишеге янына килеп туктады. Санитарлар Гөлшатны урамга носилкага салып чыгарды. Фельдшер Сумка күтәреп чыккан Өммегөлсем апага да фельдшер машинага кереп утырырга кушты. Мигалкасын кабызып, хастаханәгә кузгалган машина артыннан Ленар аптырап, авызын ачып карап калды.
Гөлшатның кызы сау-сәламәт, 3 килограмм да 300 грамм авырлыкта туды. Сабыйны дөньяга китерергә ярдәм иткән акушер-гинеколог бар тавышка кычкырып елаган баланы яшь хатын янына китереп салды.
– Котлыйм! Менә, әнисе, кабул итеп ал баланы! Нинди матур кыз тудырдың!
Авыр тулгак газабыннан яңа гына котылган Гөлшатта бала кайгысы түгел иде, ул янында яткан сабыйга сәерсенеп карады. Телевизорларда күрсәткән матур балаларга бер дә охшамаган иде бу сабый – йөзе ничектер шәмәхә төстә, тәне дә чуен төсенә охшап, каралыбрак тора.
– Бер-ике көннән матурая сабыйлар, йөзенә дә төс кунар, тәне дә алсу төскә керер. Хәзер баланы тиешле процедуралар уздырыр өчен алып китәбез, имезергә китерерләр. Сине хәзер палатага чыгарырлар, бераз ял ит, көч-хәл җый, – диде табиб.
Акушер-гинеколог дөрес әйткән булып чыкты – имезгән саен, Гөлшатта ана хисләре ныграк тоелды, ул балага карап туя алмады, кечкенә битеннән чуп-чуп китереп үпте, иң матур сүзләрне пышылдады.
– Кызым, мин сине яратам! Син дөньяда иң бәхетле кеше булачаксың! Син акыллы, матур булып үсәчәксең!
Гөлшат кызының исемен күптәннән уйлап куйган иде: Лиана булачак ул. Әнисе кыз булса – Мәрьям, малай туса Булат исеме кушыйк, дип әйткән иде. Лиана исемен ошатмады ул.
– Лиана, имеш! Дөньяда булмаган нинди исем уйлап таптың инде, Ходаем! Рус исеме дисәң, русныкы түгел, татар исеме дисәң, татарныкы түгел. Әби-бабаларның рухларын рәнҗетеп әллә нинди тузга язмаган исемнәр уйлап табалар бу яшьләр, әйтерсең үзебезнең колакка ятышлы матур исемнәр калмаган!
Кайнанасы гына килененә каршы килмәде.
– Нинди исем кушсагыз да, без каршы түгел, бала гына исән-сау, үз бәхете белән тусын, – диде.
Ленар гына бернинди фикер белдермәде. Үзенең дә балалыгы чыгып җитмәгән егет үзенең ата булачагын аңлап та бетерми иде бугай.
Ленар машина йөртүчеләр курсына йөреп, автобус йөртү таныклыгы алды. Кайчандыр югары уку йортына керергә хыялланган яшь кешегә гаилә алып барыр өчен акча эшләргә кирәк иде. Кайнанасының, кайнатасының хезмәт хаклары югары түгел, бар булган акчалары авылдагы ата-аналарыннан калган иске йортны рәткә салырга китеп барды. Алар кыш көннәрендә шәһәрдә яшәсәләр, отпускларын алуга авылларына кайтып китәләр иде. Пенсиягә чыккач, фатирны улларына калдырып, ата-баба нигезенә бөтенләйгә яшәргә кайтырга иде исәпләре.
Гөлшатка бала карауның авырлыгын татырга туры килмәде – кайнанасы да, кайнатасы да Лиана өчен «аһ» итеп тордылар – сабыйны кулларыннан да төшермәделәр. Бабасы бигрәк тә нык яратты оныгын, үзе гомер буе кыз турында хыялланган Гатаулла, Лиана тугач, бәхеттән бер башка үсеп китте. Элек аракы белән дус булган бабай, өйгә бәби кайткач, бу начар гадәтенә нокта куйды, эшеннән тизрәк өйгә кайтырга ашыкты. Бәбине ак юрганга төреп, Өммегөлсем белән Гатаулла һәр кичне аны урамга һава суларга чыктылар. Бала киемнәрен дә кайнана үзе юып элә иде.
– Өзлегә күрмә, аша да ят, ял ит, сөтең бетмәсен тагын. Бала туу – зур сөенеч, аякка бастыру өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез, Лиананы безгә калдырып кинога да барыгыз, театр-концертларга да йөрегез. Уңайсызланмагыз.
Шулай итеп, Гөлшат тудырган баланы кайнанасы белән кайнатасы үзләренең газиз баласы кебек кабул итте, килен исә бала карашучы няня сыйфатында гына булды.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк