Логотип
Язмыш

Колак һәм мәхәббәт

Безнең халыкта бер кызык кына йола сакланган: ике гаилә, берсенең кызы, икенчесенең малае бәләкәй чакта, балалардан бер-берсенең колагын тешләттерәләр. Бу — үскәч алар өйләнешергә тиеш дигән вәгъдә билгесе булып санала. Элек ул вәгъдәне бозмаска тырышканнар, ә хәзерге көндә аны төп-төгәл үтиләрме-юкмы, әйтүе кыен. Әгәр, хөрмәтле укучым, арагызда тешләнгән колакларына тугры калып кавышкан парлар күренсә, шулар турында безгә дә язып җибәрергә иренмәгез әле.
Ә хәзер мин сезгә Тәлгать атлы бер ир-ат авызыннан ишеткән «колак тарихын» бәян кылам.
...Беркөнне әнисенең күрше авылдагы иң якын ахирәте Розалия апа кызы Алияне ияртеп аларга килә.
— Әйдә, ахирәт, туганлашып куябыз, — ди хатын. — Тәлгать белән Алиянең колакларын тешләттерәбез. Мин үзем мәрхүм иремә кияүгә шулай чыккан идем.
Тәлгатьнең әнисе Газизә апа бу тәкъдимгә шатланып ризалаша. Җиде яшьлек кыз белән сигез яшьлек малайны бастырып, колакларын тешләттерәләр.
Озакламый язмыш Розалияне туган җиреннән, нигезеннән аерып, Үзбәкстан якларына чыгарып җибәрә. Газизә апа елый-елый озатып кала дускынаен. Башта алар хат язышалар, аннан, СССР таркалгач, элемтәләр бөтенләй өзелә: язган хатлар йә барып җитми, йә конверты иске, маркасы әз ябыштырылган дип, кире борылып кайта. Хатирәләрне күмеп әкрен генә еллар үтә. Тәлгать тә үсеп җитә, институт тәмамлагач, яшь белгеч сыйфатында үз районына эшкә урнаша һәм шунда йорт салып, әнисен дә үзәккә күчерә. Бар да бар, дигәндәй, килен генә юк. Егет тә картая, яше утызга табан үрмәли. Әни кеше пошаманда, хәсрәттә, билгеле.
—  Сине вәгъдәң генә өйләндермичә тотып тора, — ди ана улына. — Балачакта Розалия кызы белән колак вәгъдәсе ясаттырган идек, шул җибәрми  сине,  балам.  Вәгъ­дә — иман ул. Әллә элеккеге Ташкент адреслары белән эзләтеп карыйбызмы ахирәтне? Исәбенә керешсәң — океан артыннан да табыла кирәкле кеше.
—  Куй инде, әни, хыялланма, — ди буйдак егет. — Сезнең әллә нинди әкиятләрегезгә ышанган, ди, монда, уен ла ул. Нишләп мин дөнья читеннән егерме ел элек колагын тешләгән кызны эзлим, ди. Үзбәкстан якларында кыз-кыркын утызга хәтле егет көтеп ятмый, синең Алияңнең биш-алты баласы бардыр, үзе картаеп, тешләре коелып беткәндер.
—  Синең дә артыңнан озакламый бабай дип кычкыра башларлар, — ди Газизә апа, — өйлән инде.
Бүген өйләнер иде Тәлгать, болын хәтле өенә сөенә-сөенә кәләш ияртеп кайтыр иде, ошаган кыз юк шул, юк. Чибәрләр күп, әмма берсен дә күңел якын итә алмый.
Ялгыз ир-атның ашказаны авырта, диләр, бу сүз хактыр, ахрысы, Тәлгатьне дә гастрит җәфалап интектергәч, эшеннән путевка биреп, «Казан» санаториена дәваланырга озаталар. Анда уртача яшьләрдәге Сафа исемле ир белән бер бүлмәгә туры килә егет.
— Син мондый урында беренче тапкыр гына бугай, — ди Сафа. — Алайса ял итүнең тәртибенә төшендерәм, тыңла, дускай. Курортта көндез дәваланалар, ә кичен танцыга йөриләр. Шунсыз ярамый, соңгысы ир-ат өчен мәҗбүри сеанс. Әгәр дә мәгәр кичләрен караватыңа кырын ятып телевизорга текәлсәң — син биредәге хатын-кыз өчен «враг номер один!» буласың, ясно?
— Аңламадым, — ди егет.
— Институтта укыганда шөрепләрең бушаган, димәк, —  дип көлә Сафа. — Юкса баш ватарлык берни дә юк. Санаторийга хатын-кыз иң матур киемнәрен җыеп килә. Авыруын, ирен, бала-чагасын оныта ул, аңа иректә чакта әз-мәз маҗара кирәк, шунсыз үлә, сула гөл чәчәге. Ирләргә дә бәйдән ычкынгач бер җилкенеп алу кирәк. Ну, алдан ук саклану чараларын күрештермәсәң, эш харап. Кайбер әрсез хатыннар моның өендә хатыны, балалары бардыр инде диеп әдәп саклап тормый, сиңа чат ябыша. Ахырдан «яратам, үләм» дип өеңә дә шылтыратырга мөмкиннәр. Шуңа күрә төгәл адресыңны әйтергә ашыкма, танышканда чын исемең­не дә яшер. Әйтик, син үзеңне Толик диген. Син буйдак, сиңа аеруча сак кыланырга, егет. «Балага уздым, давай өйлән», —  дип йортыңа ук килеп кермәгәйләре.
Бусы — беренче кагыйдә, колагыңа киртләп куй. Икенче кагыйдә — хатын-кызга сукбай эт кебек ияләшмә, «курорт мәхәббәте» ялың бетүгә үк өзелергә тиеш.
— Синең кагыйдәләрең минем өчен язылмаган, — ди Тәлгать. — Мин роман корырга җыенмыйм, биергә дә яратмыйм. Әнә минем шөгыль. — Егет өем-өем китапларга ымлый.
Ләкин җылгыр Сафа бүлмәдәшен үгетли-үгетли барыбер фойега танцыга алып чыга.
Беренче катта музыка уйный, карты-яше бергә укмашып, сикерә-сикерә бии.
— Аягүрә йоклама, үзеңә кыз сайла, — дип кабыргага төртә Сафа. — Чаярагын кара, тизрәк аралашырсың. Җәт бул, син курортка ун елга килмәгән.
Эченнән генә: «Хәзер бу бәйләнчек берәрсе белән танышкач, бүлмәмә ычкынам», — дип уйлый гына егет, шунда аның күзенә бер туташ чалына. Ничектер, Тәлгать кебек, ул да мөшкел хәлдә күренә: таза гына хатын (бүлмәдәше, күрәсең) кызны биергә кыстап алга этәрә, ә теге бичара, оялуыннан кызарып, һаман артка чигенә. «Чая хатын битең­не чагар», диләр, тукта әле, үзем төсле юашлар белән сүз алышып карыйм, дип, егет туп-туры шул кыз янына юнәлә.
— Сезне вальс әйләнергә чакырсам ярыйдыр бит? — ди ул.
Дөрес сиземләгән икән, туташны бүлмәдәше Ирина апакай көчләп диярлек «танышу кичәсе»нә алып төшкән. Югыйсә, ул мондый уеннарны һич кенә дә өнәми икән. Исеме дә Алия икән, җитмәсә.
Тәлгать:
— Ә мин Толик, Анатолий, — дигәнен сизми дә кала.
—  Үзегез татарча сөйләшәсез, үзегез Толик, — ди 
кыз. — Керәшен егете мәллә?
—  Әйе, керәшен, — ди Тәлгать. — Теләсәгез, әсирлектән коткарам мин сезне. Икебез дә бүлмәләребезгә таябыз. Боларның боткасы пеште дип сөенсен минем Сафа белән синең Ирина апакаең.
Баскычтан менү белән Тәлгать тә, Алия дә үзләренең бүлмәләренә йөгерә. Таң алдыннан гына җылгыр Сафа кайтып ава.
— Сезгә комачауламыйм, дидем, ну чын аучы икән син, егет, җимне момент сиптең кошкайга. Миңа да шәп хатын эләкте. Бүлмәсендә ялгызы гына яши. Моннан ары минем исем — Гата. Арчадан түгел мин, Баулыдан.
Икенче көнне Тәлгать Алияне ашханәгә барганда оч­рата.
—  Исәнмесез, Анатолий?! — дип башын аска иеп елмаеп кына исәнләшә кыз. Өченче мәртәбә массаж чиратында күрә ул аны.
—  Бер тирәдәрәк йөрибез икән, — ди егет һәм сүз юктан сүз ясап, — безнең күршедә дә Алия исемле кыз бар иде, — дип куя.
— Алияләр күп шул, массажисткабыз да Алия икән, — ди кыз.
Тәлгать әзрәк кыюланып:
—  Кичке сәгать җидедә санаторий клубында кино күрсәтәләр, карыйбызмы? — ди.
— Белмим инде. Укырга китаплар да төяп килгән идем.
—  Килегез, яме? Мин сезне җиде тулганда клуб ишеге төбендә көтәрмен, Алия.
«Сез» дип йөри-йөри бер атна үтеп тә китә. Кыска-кыска сүз алышулардан шул мәгълүм була: Алия кияүгә чыкмаган икән, район үзәгендә балалар укыта. Тәлгать кенә үз ялганын «фаш итә» алмыйча интегә. Сафа коткысына бирелеп, үзен керәшен Анатолий диде дә менә... Инде нишләргә? Ничек хатасын төзәтергә? «Курортта хатын-кызга чын исемеңне әйтергә ярамый» дип, җылгыр әкиятен сөйләргәме? Егеткә чатырдап ябышкан әрсез хатыннар юк ич әле, киресенчә, ул үзе Алиягә ярты адым да атларга ирек бирми: йә кинога чакыра, йә концертка.
«Иртәгә әйтәм, иртәгә» — дия-дия, гомер агачыннан тагын ун көн коела. Курорт — мәңгелек яшәү урыны түгел, санаулы вакыт тиз үтә. Алия дә кайтып китәргә җыена. Шунда гына аңына килә Тәлгать: ул гашыйк икән! Шушы оялчан, тыйнак укытучы кыз аның җанына кереп урнашырга да өлгергән икән!
Егет үтенеп-ялварып кызның өй телефонын сорый.
— Уйла, Алия, әгәр мин шылтыраткач «кил» дисәң, барам да алам, — ди ул.
— Уйлармын, Анатолий, — дип җавап кайтара кыз һәм зур күзләрен тутырып аңа карый. «Син нәрсәдер яшермисеңме?» дип әйтәдер кебек тоела Алия. «Әйе, яшерәм, мин Тәлгать», — дип хатаны төзәтергә дә бит, тел әйләнми. «Ярар, соңыннан барысын да аңлатырмын», — ди егет, кызны озатып калгач.
Өч көннән ул ялын тутырып, канатланып өенә очып 
кайта.
—  Әни, мин өйләнәм, туйга әзерлән! — Ишекне ачкач беренче сүзе шул була аның. — Курортта бик акыллы кыз белән таныштым.
—  Ашыкма, улым, — ди әнисе. — Иртәгә Розалия апаң кызы Алия белән безгә кунакка килә. Ике ел элек Ташкенттан Татарстанга күченгәннәр икән. Безнең адресны сораша-нитә көчкә эзләп тапкан. Кызым һаман ишсез-тиңсез, дигән хатында. Әйтәм ич, сезне тешләткән колак­ларыгыз бер-берегез өчен тотып тора.
Тәлгать әнисен ишетергә дә теләми:
—  Ничек килсәләр, шулай китәрләр дә, әни. Мин үземә ошаганын таптым, шуңа өйләнәм.
Ул тәвәккәлләп Алиягә шылтырата. Трубканы кызның әнисе ала һәм кискен генә:
—  Беләм, син — Анатолий, Алия белән курортта танышкансыз, тик син аңа өметләнмә, җегет, аның үз динендәге насыйбы бар, без читләр белән туганлаша алмыйбыз, — ди.
Егетнең:
— Мин — Тәлгать! — дип кычкырган тавышын «тип-тип» авазы күмә.
...Кунаклар киләсе көнне Тәлгать юри эшендә тоткарлана. Юк, ул сезгә җебегән нәрсә түгел, ул ир-ат! Каршысына берсеннән-берсе чибәррәк йөз кыз китереп бастырсагыз да, әнә шул оялчан Алиягә өйләнәчәк! Алиянең әнисе дә ялгыша: кызының насыйбы — Тәлгать!
Өенә соң гына кайта ул. Капка төбендә машинасыннан төшмичә утырганда, әнисе йөгереп чыга:
—  Улым,  нишләп озак  син?!  Розалия  апаң үпкәләп­ләр бетте. Безнең кияү кайда соң, ди. Алияне күрсәң! И күркәм дә бала булып үскән, сөбханалла, машалла! Ул бакчада алма җыя. Розалия апаң мунчада. Бик борчулы ахирәткәем, Алия әллә ниткән керәшен егетенә әсәренгән, ди. Килеп апкитсә — бүген үк китәм, дип әйтә, ди. И сез яшьләрне, син дә әнәтерәк курорттагы бер чәчби өчен утка басасың. Өйләнмичә генә тор әле шуңа, синең насыйбың, әнә, егерме ел элек үк тамгаланган. Бар, дим, исәнләш!
Тәлгать атыла-бәрелә бакчага керә. Алмагач төбендәге кыз да аны күргәч телдән яза һәм кулындагы алмаларын җиргә ташлап, аңа каршы атлый. — Толик? Анатолий?!
— Алия... Ни... мин... Тәлгать идем, — ди бәхетеннән 
каушаган егет. — Белсәм азагы шулай буласын, белсәм... Үз аякларың белән йортыма кайтасыңны алдан ук белсәм... Әйтте шул аны әни, сине вәгъдәң өйләндермичә тотып тора дип. Хәтерлисеңме, без балачакта бер-беребезнең колагын тешләгәнбез икән?
Кыз көлеп җибәрә.
— Минем әни дә егерме ел шуның белән колак итемне ашады, Анатолий. Әй, Тәлгать дисең бит әле, алдакчы!
Бу галәмәтнең ахыры нәкъ әкияттәге кебек бәхетле тәмамлана. «Колакларыгызны тешләттермәсәк, мәңге табышмас идегез», — диләр әниләре. Әллә тагын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч...Миңа бик охшады! Бик зур рәхмәт. Шушы гадәтне беренче каты ишеттем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нихэят матур азаклы эсэр, бугенге кунелсез,авыр коннэрдэ жанга омет биреп язылган, бик ошады

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нихэят матур азаклы эсэр,бугенге кунелсез, борчулы коннэрдэ жанга омет биреп язылган бик матур хикэя

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шундый матур хикэя.?

          Хәзер укыйлар