Җир асты юлы. Бер яктан икенчесенә чыгарга булыша торган мондый урыннар Казанда күп хәзер – шәһәр буйлап сибелгән. Җайлы, куркыныч та түгел анда, дияргә яратабыз. Һәрчак халык булыр. Кемнәр генә үтми, кемнәр генә тукталмый... Меңнәрчә кешеләр, меңнәрчә язмышлар.