ҖИДЕ ЕГЕТ... ҺӘМ ҖИДЕ КЫЗ БУЛГАННАР, ҖИДЕСЕ ДӘ УҢГАННАР...

Быел тагын Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештырган «Татар кызы–2016», «Татар егете –2016» шәһәр бәйгеләрен тамаша кылдык. Һәм сокланып, сөенеп, яратып кайттык ул бәйрәмнән. (Максим Скалозубов – режиссеры!) 9-11 сыйныфларда укучы егетләр-кызлар  халкыбызның асыл сыйфатларын шулкадәр дә оста итеп күрсәттеләр сәхнәдән! Мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә, тарих та, телне белү дә, милли киемнәр дә, аш-суга осталык та – барысы да югары дәрәҗәдә ачып бирелде! Җиде егет, җиде кыз – барысы да уңганнар, булганнар, матурлар, зирәкләр!.. Хәер, аларның асыл сыйфатлары 5 номинация буенча үткәрелгән конкурста тагын да тулырак ачылып, яңа төсмерләр белән баеды. Ул егет-кызларны аерым билгеләп үтәсе килә.

Совет районыннан Альберт Дәүләтшин (121 нче лицей) һәм Дилә Галиәхмәтова (159 нчы лицей); 
Яңа Савин районыннан Муса Гаянов (7 нче лицей) һәм Камилә Шәмсетдинова (9 нчы мәктәп);  
Авиатөзелеш районыннан Рүзәл Садыйков (62 нче мәктәп) һәм Азалинә Садыйкова (145 нче мәктәп);
Мәскәү районыннан Илнур Җәләлетдинов (9 нчы мәктәп) һәм Әдилә Мозаффарова (12 нче мәктәп);
Киров районыннан Азат Җәләлиев (3 нче мәктәп) һәм Әдилә Нәбиуллина (135 нче мәктәп);
Идел буе районыннан Булат Абдрахманов (16 нчы мәктәп) һәм Хәдичә Юнысова (19 нчы мәктәп);
Вахитов районыннан Гадел Нәбиуллин (13 нче мәктәп) һәм Айсылу Хәерова (96 нчы мәктәп).

Укытучыларын, әти-әниләрен кат-кат күңелдән кичереп, алар белән бергә дулкынланып, җан атып, көч биреп утырырга язган икән.   
Катнашучылар үзләре белән таныштырганда ук һәркайсының бик тә үзенчәлекле, талантлы шәхес икәне күренде. Шәхсән үземә Яңа Савин районыннан Муса белән Камиләнең бөтенләй яңача, заманча ачылуы ошады! Юк, башкаларны һич тә арткы планга күчерергә теләмим: үзләре дә, чыгышлары да бик матур иде! Мин инде күңелдән генә «биш»ле куя барган идем. (Юк, мин жюри әгъзасы түгел!) Яңа Савинныкыларга «биш»лене + белән куярга туры килде...
Тукайга багышланган конкурс өлешендә кем ничек булдыра ала, шулай фантазиягә бирелгән! Җырлар да, әкият өлеше дә, театлаштырылган тамаша да – барысы да отышлы! Киров районы кызы Әдиләнең Тукай әнисен тетрәндергеч уйнавы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Альберт Дәүләтшин, күр, Тукайны ничек оста гәүдәләндерде! Тагын бер якты йолдыз – Хәдичә булгандыр, мөгаен. Ул җитез, елдам, сөйкемле – сәхнәдә ут уйната инде!
Катнашучылар татар биюен искиткеч башкардылар! Мин үз күзләремә үзем ышанмый тордым: әллә бию ансамбле чыгыш ясый инде?!
«Хуҗабикә» номинациясендә кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтте. Ул бәйге егетләр сөйләве белән тагын да тулыланды, тирәнәйде. Зур бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, пәрәмәч, кабак бәлеше... Залда утыручылар милли ризыкларыбыз, аларны пешерү серләре турында яңа мәгълүматлар да алдылар.
60 секунд эчендә кызлар – замана татар егете, ә егетләр – бүгенге татар кызлары  нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекне шулкадәр оста итеп тасвирлап бирделәр ки, «Татар яшьләренең асыл сыйфтлары» дигән кесә энциклопедиясе итеп бастырып чыгарырлык!
...Жюри киңәшмәгә таралгач, уйга калдым. Кем беренче булыр? Бу катлаулы, четрекле мәсьлә ничек чишелер? «Татар кызы–2016», «Татар егете–2016» таҗын кемнәр кияр? 
...Бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр, дипломнар тапшырдылар. «Сылу кыз», «Уңган кыз», «Сөйкемле кыз», «Ягымлы кыз», «Зирәк кыз», «Зыялы кыз», «Баһадир егет», «Зыялы егет», «Оста егет», «Җитез егет», «Уңган егет», «Ватанпәрвәр»ләр ачыкланды.
Ниһаять! Камилә Шәмсетдинова – «Татар кызы–2016», Муса Гаянов «Татар егете–2016» исеменә лаек булды. Оригиналь, кабатланмас чыгышлары, башкару осталыгы, белеме, яңача күренә белүләре белән алар башкалардан үзгәрәк иде. Яңа Савин укучылары җиңде! 
«Сөембикә» журналы исеменнән җиңүчеләргә бүләк тапшырганда, егет-кызларның барысын да котладым. Алар, әлбәттә, барысы да җиңүчеләр! Камилә белән Муса исә бераз алдарак, бераз өстенрәк булдылар. Аларга +«5»леләр күбрәк эләкте. Мин әнә шул фикерне җиткерергә тырыштым.
...Музыка, котлаулар, җанатарлар, кемнәрдер – сөенечтән балкый, яшереп кенә күз яшьләрен сыпырып алучылар да юк түгел (нәүмизләнеп калучыларны да аңларга була, җиңү ничек якын иде бит! Нишлисең, туй үпкәсез булмый инде)...
Ә мин юл буе акыллы, зәвыклы, зыялы яшьләребезгә сокланып кайттым. Булдырдылар!

        

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»