Логотип
Актуаль тема

ҖИР АСТЫ ЮЛЛАРЫ БИК ҖИЛЛЕ

Җир асты юлы. Бер яктан икенчесенә чыгарга булыша торган мондый урыннар Казанда күп хәзер – шәһәр буйлап сибелгән. Җайлы, куркыныч та түгел анда, дияргә яратабыз. Һәрчак халык булыр. Кемнәр генә үтми, кемнәр генә тукталмый... Меңнәрчә кешеләр, меңнәрчә язмышлар. 
Чынлыкта, җир асты кичүе язмышлар чаты да икән бит әле ул.
 




Беренче каналдан барган «Подзем­ный переход» телесериалын көн саен көтеп алып карадым: йә, тагын ниләр майтарасың инде, Дарья, янәсе. Актриса Юлия Рудинаның Дашасы никтер якын булып китте. Юк-юк, егылып китеп, аһ итеп соклана торган образ да түгел үзе. Бүгенге көн герое, без – хатын-кыз кавеменнән. Холык, мәшәкатьләр, тормыш ыгы-зыгылары, интригалар... Һәммәсе таныш – шул гына. «Бөтен ирләр – кабахәт, хатыннар – юләр, ә бәхет – бары эштә генә» девизын әләм итеп, гомер буе эшен беренче урынга куеп йөргән 35 яшьтәге хатын көннәрдән бер көнне шактый авыр тормыш драмасын кичерә: үзе биеп йөргән ансамбльдән пенсиягә җибәрәләр аны. Яшь, чибәр ханым шул көннән инде беркемгә кирәксезгә әйләнә. Тоташ репетицияләр, гастрольләр, чәчәкләр, үзенә гашыйк ир-ат халкы... инде теге тормышта калган. Иренең дә, кызының да – үз дөньясы. Моңарчы аларга кирәк булмаган Дарья бүген генә кирәкми дә кирәкми инде. Җанына урын табалмый йөргәндә, Дарья җир асты кичүенә төшә... Һәм... үзе кебек үк язмышлы берәүне очрата. Цирк артисты Владимирны да япь-яшь килеш пенсиягә җибәргәннәр икән бит! Яшь кенә жонглер ир җир асты юлыннан үтүчеләрне трюклары белән җәлеп итәргә мәҗбүр... Кайчандыр алар икесе дә гел биектә, югарыда, күз уңында булганнар, дан-дәрәҗәдә коенганнар, ә хәзер менә язмышлары җир асты юлына авышкан... 
 Кеше кояшлы урамнан барган җирдән җир асты кичүенә төшеп, кинәт эңгер-меңгергә, ярымкараңгы­лыкка килеп эләгә шулай. Элек яшәвенең бөтен мәгъ­нәсе булган гаиләсе, яраткан эше, мәхәббәте юк инде. Сериалдан соң, җир асты юлына, андагы кешеләргә бүтәнчә карый башладым. Әнә бер егет, гитарасында аккордлар биреп, Юрий Шевчук җырларын яңгырата: «Что такое осень... Осень, что же будет завтра...» Чыннан да, иртәгә нәрсә булыр, ниләр көтә икән безне? Егет үзен ачык эстрадада сыман тота! Бәлки, акустика шәп булганга шушы урынны сайлагандыр? Бәлки, никадәр кеше тыңлый, ишетә җырларымны, дип, һаман бирегә ашкынып торадыр? Аяк астындагы бейсболкасына тиеннәр, кәгазь унлыклар ява. Яраталар бездә җырчыларны! Егет тә канәгать, үткән-сүткәннәр дә! Мөгаен, ул берәр студенттыр, түләп укыйдыр...
Ә болай 700 ләр тирәсе акча эшләп була, янәсе. 
Белеп әйтмим, шулай сөйлиләр.
 Кара инде бу таҗик хатынына, берсеннән-берсе кечкенә ике баласын таш идәнгә утырткан да, акча бирүләрен өмет итә һаман. И-их, берәр җирдә идән юып акча эшләсә соң инде!.. Баласына да, үзенә дә әйбәтрәк булмас иде микән?.. Беркатлыланып шулай уйлыйм. Әмма әнә шул хәер сорашучыларның күбесе профессиональ дәрәҗәсендә рольгә керә: авыру, гарип булып «уйный», бу аларның кәсебе икән бит! Заманында менә шулай хәер сорашып утыручыларга каршы Петр I Указ чыгарган булган. Хәзер дә кимегәне юк аларның. Ерак үткәндә генә түгел, безнең көннәрдә дә төшемле бизнеска әйләнде ул теләнеп утырулар. Дәү­ләт тарафыннан аңа каршы чаралар күрү кирәкме? 320 дән артык кешедән сорашу үткәргәннәр. Шуларның 72 проценты – кирәк, 19 проценты – юк, 1 проценты хәерче «профессионаллар» миңа комачауламый дип саный, ә 2 проценты бөтенләй битарафлык күрсәтә. Күп кенә Европа илләрендә властьлар теләнеп утыруларга – җәмәгатьчелек тәртибен бозу дип атала ул – каршы көрәш алып бара башлады. Интернетта барган бәхәсне искә төшердем.
«Теләнчеләр  һәм хәерчеләр үзебезгә кирәк безнең. Кемнеңдер хәленә керәсе, ярдәм кулын сузасы килү безнең җаныбызга сеңгән. Күз буып утыруларын  акыл белән аңласак та, юк, йөрәк үзенекен эшли – кызганабыз, жәллибез, кыяфәтләрен күреп, сумкага тыгылабыз».
 «Биргән саен, алар күбрәк сорый. Чын-чынлап мохтаҗ кешеләр дә күп бит, нишләп аларын күрмибез? Оятсыз рәвештә безнең кесәдәге акчага кул сузучыларга гына кызганып карыйбыз».
«Байлар бөтен хәерчене барыбер туйдырып бетерә алмый. Ә хәер эстәп утыручылар милләтне дә, дәүләтне дә оятка калдыра».
«Татарларда хәер бирү – сабый чактан ук ана сөте белән кергән гадәт. Әни кеше әйткәннәр гомерлек булып канга сеңгән». 
 
  Монда бөтенләй башка тормыш: кемдер гармун уйный, кемнәрдер чәчәк сата...

 Бер-ике адым гына атладым – арбада муенына авыру тарихын язып элгән кыз... Катлаулы операция ясатырга акча кирәк аңа. Күп, бик күп кирәк! 
Ул мәрхәмәтле кешеләргә ышана. Кызганычка каршы, андый авырулар шактый шул. Берсендә – лейкоз, икенчесендә – лимфогранулематоз, өченчесендә – саркома... Тик барысына да ничек булышырга да ничек акча җиткерергә?
 Бер мизгелгә генә җир асты юлына төшеп кара – бөтенләй башка мохиткә чумасың. Кемдер аның аша тыныч кына үтеп, яктыга чыга, ә кемнәрдер, каршылыкларны җиңәрлек көч тапмыйча, шул эңгер-меңгер эчендә кала.
 

«Кәҗә бистәсе» кичүендә





Менә бу апа гармун тартып утыра. Аңа кушылып, «Талы, талы, талы бөгелеп тора...» дип җырлап җибәрәсе килә. Авызы ачык сумкасындагы чүпрәк капчыкта әллә калай банка, әллә кружка шунда. Метродан чыгучылар аеруча күп. Уза торалар, чылтыр-чылтыр тимер акчалар коела тора. Һәм кайсына да – русына да, татарына да – автоматтан әйтелгәндәй һаман бер үк сүз: «Рәхмәт, балам». Йомшак телле, җайлы сөйләшә. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, үзләрен ничектер бурычлы санап, тиеннәрен салып китәләр. Берәү дә мәҗбүр итми югыйсә. Гармун моңы­н тансыклаганнар дисәң инде... Мин дә кесәдәге тимер унлыкны капшап алам. 
– Ничек хәлләрегез, апа?
Чү, апам козыреклы кепкасын төшеребрәк киде. Ишетмәмешкә салышты. Әллә инде үзен танытасы килми? Минем дә чигенергә исәп юк. Чылтырап төшеп китте акчам. Шул ук: «Рәхмәт, балам». «Бик арымадыгызмы? Өшемәдегезме? Кыен түгелме болай утырулар? Исемегез ничек, апа?» – дип, сорауларымны тезәм генә. «Колагым ишетми», – дип сөйләнсә дә, ачылып китте тагын. «Хәлимә әбиең булам мин, – ди. – Ни өчен утыраммы? И-и-и, мин күргәннәр... Китап язарлык!.. Әти сугыштан кайтмады. Ятимлек ачысы, ачлы-туклы йөрүләр...» 
Ул, уйнавыннан туктап калып, сөйләргәме-юкмы дигәндәй, бер тын дәшми торды. Гаҗәп хәл: янына тукталып акча салырга теләүчеләр кимемәде!
 
  Уйлап карасаң, һәркемнең үз җир асты кичүе бар бит. Аннан кайчан, ничек узасын беркем белми.

Апа «Күбәләгем»не уйнап алды да тагын сөйли башлады:
– Мин теләнеп утырмыйм. Берәүгә дә комачауламыйм. Эчәргә, тартырга кыстамыйм. Юньсез гамәлләр­гә өндәмим. Рәхәтләнеп яраткан көйләремне уйныйм. Беркөн полиция киемендәге егет килде дә: «Әби, сезгә дә штраф салырга туры килә», – ди. Янәсе, барыбер хәер эстәүчеләр рәтендә исәпләнәм икән мин... Ни өчен утыраммы?.. Менә кайчан да кайчан ипигә, сөткә, майга элеккеге бәяләрне кайтаралар, кырык ел эшләгәнем өчен тиешле пенсия акчасын бирәләр, шул чагында утырмам.
Чылт та чылт, чылт та чылт... 15 минут эчендә унлап кеше тукталып акча салды инде! Бер сәгатьтә, озын көн дәвамында күпмегә җыеладыр тагын?! Кызык, ә бит танышларым көндәлек тормышта Хәлимә апаны икенче кыяфәттә – матур-пөхтә киенгән килеш кибетләрдә, почтада күрәләр икән. Димәк, Хәли­мә әби рольгә керә! Бәлки, ул Хәлимә дә түгелдер әле. Наҗияме, Санияме, Мәрфугамы... Хәер, анысы инде барыбер.
 

«Тукай мәйданы» кичүендә




Тәвәккәлләдем. «Подземка»да чәчәк сатучы хатын белән бергәләп бер көн чәчәк сатарга булдым. «Подземка» халәтен үземдә татып карарга җыенам.
Иртәнге сәгать алты. Җир асты юлына төшә торган баскычларда әле урам себерүче ападан качып калган яфраклар гына биешә. Җиңнән салкын керә. Ух-х, өшетә үк башлады! Беренче булып, каршы яктагы тәмәке сата торган кибет тәрәзәләре күтәрелде. Буялган кашы белән – хатын-кызны, килеш-килбәте белән ир-атны хәтерләткән ханым ачты аны. Аннан тәмәкесен көйрәтеп  җибәрде... Өченче булып безнең ларек ачылды. Дина (мине эшкә алган 42 яшьләр тирәсендәге ханым) иртән бигрәк җитди. Чәчәкләрнең суын алыштырдык, махсус эретмәләр салып чыктык. Бер ярты сәгатьтән (уф, ниһаять!) сөйләшә башлады, дөресрәге, аты-юлы белән сүгенгәләп, иреннән зарланып куйды. 
Аларда да стандарт гаиләләргә хас җәмгыяти проблемалар: кредит, машина, сыра эчәргә яраткан ир, мәктәп акча җыя... Кофе эчеп алдык. Пыяла артында уңга-сулга узып китүчеләр ешая, башка сату нокталарына да җан керә. Җир асты юлындагы барлык сәүдә нокталарында да хатын-кызлар гына эшли. Күбесенең эш иртәсе баскычка чыгып «көйрәтеп алу»дан башлана. Минем вазыйфа – сатып алучыларга букет бәяләрен әйтеп тору. Лилияләр букеты 600 сум, бер гербера – 100, кояш төсендәге розалар – 80, голланд розалары – 120... Беренче сатып алучы тугызынчы яртыларда гына керде. Студент иде бугай... Көнкүреш химиясе товарлары һәм косметика сата торган күрше ларек яныннан кызлар өзелеп тормый. Халык метрога ашыга, полиция хезмәткәрләре узыштыра. Монда атмосфера шундыйрак: әледән-әле радиодан рус хитлары яңгырый, көнгә берничә тапкыр «өчлек» бергә кушылган арзанлы кофе исе чыгып ала. Чәчәк кибете булса да, урман аланы түгел шул: якты, ихлас хисләр аңкып тормый монда. Әллә бөтен затлы чәчәкләрнең исе бергә кушылганга, әллә башкасы – авыр ис күңелгә тия, вакыт-вакыт башка суга хәтта. 
Буш арада сатучы ханымнар бергә җыелып гәп сата. Сөйләшү темалары – эстрада йолдызлары (алардан аерылып торып булмый бит инде), балалар, чәчәк сәүдәсе өлкәсендәге бәяләр, фатирга түләүләр, кайткач кем нәрсә пешерә... һәм вәссәлам. Динаның да, башкаларның да тормышында сатудан кала башка кызыклар юк бугай. Косметика?! Бәлки. Диета?! 

Юк та юк! Әбәтләре – пакет ашы да колбаса. Пыяланың теге ягында халык агымы. Безнең өчен алар бар да потенциаль сатып алучы. Бездән кеше өзелеп тормый. «Роза – 80 сум, менә бу букетны 350 гә бирәбез, бәлки, сезгә аерым букет җыяргадыр?!» «Хризантемалар 120 сум, ә-ә-ә, сезгә канәферләр кирәкмени?..» Уф-ф! Көннәр буе ничек түзә соң мондагы сатучылар?! Дина: «Түзәрменме-юкмы дип уйлап караганым юк. Унөч ел базарда сату иттем дә дүрт ел элек бирегә килдем. Чәчәк сатуның үз тәртипләре, шулай да җил-яңгырдан ышык. Балаларымның әтисе эчә, тормыш минем өстә. 

Сукыр тычкан кебек иртүк кереп китәбез бу дөньяга, кичен тугызларда – караңгыда гына чыгабыз. Ияләшәсең, кызый, кая китәсең... акча табу турында уйлап яшәгәндә фәлсәфәгә бирелеп торып булмый. Конкрет һәм реаль булырга кирәк». Алай... Мин көн уздырган «подземкада» унбер сату ноктасы – унбер сукыр тычкан оясы. Көне буе бер үк картина – уңга-сулга ашыккан кешеләр агымы, әңгәмәдәшләр – шундый ук сатучылар, укыган китап – бер көнлек романнар яки ялтыравык гламур журналлар; бизнес-ланч – пакеттагы аш. Тормышның эстетик ягы – биш тиенлек вазалардагы затлы чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәк­ләр... И-их, хатын-кыз бит үзе чәчәк булырга тиеш!.. 

Хәер, андый чәчәкне дә очраттым мин. Назирә апа – җир асты юлының Бауман урамы ягына тезелеп кечкенә чәчәк бәйләмнәре сатучылар командасыннан. Дәлияләр, төнлә йоклый торган кечкенә кашкарыйлар, флокслар һәм тагын шәмәхә, саргылт төстәге башка чәчәк бәйләмнәре сата ул. Барысы да – бакча гөлләре. Үзе үстергән. Арада иң тыйнак, мөлаем сатучы булып тоелды ул. Аннары... күренеп тора, башкалар өчен чәчәк букеты – акча китерүче үтемле товар. Халык күп йөри торган урын бит. Чәчәк яратучылар да һич өзелми. Ә Назирә апа – башка төрле сатучы... Шәле астыннан телле-телле ак яулыгы шәйләнә. Андый яулыкны минем дәү әнием намаз укыганда бәйли... Букет бәяләрен сораган булып Назирә апага сүз катам.

– 100–150 сумнар инде...
– Көнгә ничә букет сатарга туры килә соң?
– Ике букет саткан көннәр дә була, бәйрәмнәрдә җиде-сигез букет та китә.
– Ә үзегезгә чәчәк бүләк итүче бармы соң, апа? (Юк, дисә, бер матур бәйләмне үзенә бүләк итәргә әзер идем.)
– Әйе-е, кызым гел бүләк итә, һәр бәйрәм саен. Үзем миләүшәләр яратам... (Назирә апаның болай да нур балкып торган күзләре тагы да яктырып китә.)

Северный бистәсендә яши икән ул. Бакчасы зур. Шун­да гел чәчәкләр үстерәм, ди. Чәчәк букетларын үзе өйдә ясап килә. Транспорты – автобус һәм метро. Тик менә җир асты юлы кырыенда басып торыр урынны алу шактый мәшәкатьле икән. Бу җирнең (әбиләр аягы гына сыярлык таш бетон урынның) үз хуҗасы бар, ди. Аның белән килешә алсаң гына... «Акчасы өчен дә киләм бирегә, бакчадагы гөлләр дә күп бит», – ди үзе. Сөйләшә-сөйләшә, сүзебез кай якка кереп китте дисезме?! Китап дөньясына! Татар язучыларының бар китабын укып чыккан, ахрысы. Менә сиңа чәчәк сатучы апа! Саубул­лашканда, Назирә апаның купшы дәлияләрен сатып аласым килде. Чын бакчачы кулыннан лабаса!
– Ничә сум тиеш, апа?
Җавап бигрәк озак көттерде. Ничектер үз чәчәкләренә бәя бирү авыр иде апага. Әллә каян, намус түреннән үк бик пышылдап чыкты җавап:
– 150 сумга аласыңмы?..

 

Ямашев–Әмирхан кичүендә




Җәйләрен, яз-көзләрен эскәмиядә кулын сузып, җан өшеткеч шомлы тавыш белән «Ярдәм! Ярдәм!» дип илереп-ялварып карт бер карчык утыра. Ичмасам, татарча кычкыра бит! Мөгаен, сиксәннең теге ягында ук инде ул. Ниндидер үпкә-рәнҗешле үтергеч карашы белән бораулап ала җитмәсә. Йа Хода! Кемнеңдер 
газиз әнкәсе, сөекле әбисе булып түр башында утырырлык карчык бит инде бу да! Ә ул артык кашыкка әйләнгән. Эшләп керсен дип чыгарып утыртканнар. Җир асты юлына берничә адым гына арада...
Монысы – безнең күрше йорттан, Анюта түти. Таза гәүдәле, сау-сәламәт, чатнап тора торган әрсез хатын. Бер карыйсың – көнбагыш чиертеп, кибет почмагында тозлы кәбестә, сарымсак, сыра эчүчеләр өчен кипкән балык сатып утырыр, икенче юлы инде ул җир асты кичүендә пластмасс стаканын сузып акча теләнә. Кәбестәсе дә, сарымсагы да үзенеке түгел, хуҗалары акчадан өлеш чыгарган өчен сатып утыра икән. Картаеп беткән кызы исә чамасыз буянып, фахишәлек юлында йөри, диделәр. Болары аналы-кызлы акчаны әнә шулай таба. Моның яшендәге апалар авылда кош-кортын карый, бил бөгеп бакчада бәрәңге үстерә, теттереп дөнья көтә. Аллам сакласын, Ходай күрсәтмәсен ул көнгә калырга, диячәкләр.
 

«Сукно бистәсе» кичүендә 





Авыл дигәннән, авылдан килгән Маһирә апа да бер ярты сәгать җир асты кичүендә басып тора. Метроның «Сукно бистәсе» станциясенә төшү юлында. Кызы аны табибларга күрсәтергә дип алып килгән була. Хастаханәгә инде килеп җиттек дигәндә генә паспорт онытылып калганын абайлыйлар. Нишләргә? Олы кешене тилмертеп кирегә чабаргамы? «Әни, күз ачып йомганчы килеп җитәм, шушында гына торып тор», – дип, кызы өйгә йөгерә.

 Ак яулыгын буе белән таратып бәйләгән әбигә әле берсе, әле икенчесе акча суза. Маһирә апа җир тишек­ләренә кереп китәрдәй була. Корт чаккандай: «Юк-юк, миңа берни кирәкми!» – дип кулларын селтәп, үткән-сүткәнгә аркасы белән үк борылып баса. Алай да акча сузучылардан качып котыла алмый. Җитмәсә, берсе: «И-и-и әби җаным, синең кебек ак яулыклы әбкәй кирәк иде, Коръән ашына барам, сәдака акчасын, зинһар, сиңа гына биреп китимче, белгәннәреңне укысана», – дип ялвара. «Юк, сеңлем, барган җиреңдә укытуың дөресрәк булыр», – дип борып җибәрә Маһирә апа. Кызы урап килгәнче, хәйран тамашага тап була шулай. Гомере буе намус белән эшләп, хәрамны белмәгән, үз хәләл көче белән табып көн күргән авыл хатынының бик күңеленә тия бу.
 
Туннель очындагы яктылык өметкә юралса да, ул көн яктысының шәүләсенә генә әйләнеп калгач, күңелне бер дә юатмый.

Восстание–Декабристлар кичүендә


Үзләре үстергән чәчәкләрне генә түгел, урманнан, болыннан җыйганнарын сатып торучылар да шактый икән. Март ахырында – тал песиләре, аннары умырзаялар, майда – ландышлар, сиреньнәр... Җәйгә инде ромашка, күкчәчәкләр тәкъдим итеп торалар.
– Чибәркәй, алып җибәр! Кыйммәт түгел!
– Арзан гына, ал инде! 50 сум гына!..
Кызлар янәшәсеннән атлаучы егетләрнең дә салпы якларына салам кыстырырга осталар:
– Әй, егет солтаны, туташка чәчәк алып җибәр! Хакын да төшерәм. Кара нинди хуш ислеләр!
Болар – якын-тирә бистәләрдән, шәһәргә терәлеп торган авыллардан килгән хатыннар. Кәрзиндәге сиреньнәр авылыбызның Габдрәхим бабайлар бакчасын искә төшерә. 50 сумны жәлләп тораммы соң?!
– Рәхмәт! Сез чәчәкләр яратасыз, ахрысы, – дип, күпереп торган сиреньнәрне кочагыма алам. – Үзегезгә дә гел чәчәкләр бүләк итәләрдер инде...
Эленке-салынкы киемле таушалган хатын хихылдап көлеп җибәрә. Тик ул көлү елау кебегрәк яңгырый.
– Кем бүләк итсен миңа?! Каян килеп?! Ничә көн инде айный алмый ята әнә... Бер тиен акча кайтарып биргәне юк. Өйдә балалар ач... Чәчәкләрне сатып бетерсәм, кибеттән ашарга алыр идем әле.
Телсез калдым. Китәргә дә, китмәскә дә белмим. Икеләнүемне күреп, баштагы сүземне җөпләп куйды үзе тагын:
– Әйе, чәчәкләр дә бүләк итәләр иде... Яшь чакларда... Берара болдырыбызда гел чәчәк калдыра башладылар. Иртән уянып чыгуга – ап-ак шомырт чәчәкләре, зәңгәр кыңгыраулар... Миңа гашыйк Миша – классташ малай, шулай сюрприз ясый иде... – 
Ике җөмлә белән үзен ачты да салды. Аннары, кыенсынып, тагын үз халәтенә кайтты. – Кичкырын, бәлки, тагын бер урармын. Безнең аяк очында, беләсеңме, ничек котырып үсә сирень!.. 
Бу инде Назирә апа түгел шул. Бөтенләй башка.
 
Җир асты юлында альтернатива бер генә — юлны йөгереп кенә чыгасы. Тик алай эшләмәгәннәр бит, тоткарланганнар әле менә.

...Никадәр хатын-кыз, күпме язмышлар... 
Кемнәр соң болар? Эшләргә иренгән алдакчылармы? Җиңел кәсеп белән көн күрүчеләрме? Әрсезләр, оятсызлармы? Аларның барысының да хуҗасы бар, акча шул хуҗа кесәсенә китә, диләр. Болар бит тир түкмичә генә көненә 700–800 сум акча эшли, дип тә сөйлиләр... 
Бездә халык шундый инде: хәер сорашучылар яныннан гөнаһлы кеше сыман кыенсынып, күтәрелеп карарга кыймыйча уза. Соңгы тиеннәрен дә калдырып...
Бер уйласаң, кем төшә инде җир асты юлына, кем кул сузганның учына акча сала? Гади халык. Очны очка ялгап көн күрүчеләр. Бер чама хезмәт хакы алучылар. Байлар – өстә. Алар җир асты кичүенә төшеп тормый. Билгеле инде, мондагы халыкны да күрмиләр, белмиләр...
Тизрәк, тизрәк йөгереп узасы килә бу караңгылыкны. Адымнарымны кызулыйм. Күзгә кояш, яктылык төшә. Тәмәке, сыра исләре, сүгенү сүзләре һәм шунда ук җыр, чәчәкләр... артта кала. Бигрәк чуар, төрле тормыш, язмышлар...

* * *
Җир кичүләре буйлап йөреп төрле кешеләргә юлыктык, төрле вакыйгаларга тап булдык. 
Ышаныгыз, ләззәт белән утыручы юк анда. Тормышның бөтен киртәләрен дә җиңү кайчак үзебездән генә тормый шул. Язмыш, җәмгыять тә үз кулын уйната. Беләсездер, җир асты кичүләре 
бик җилле...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сорану... Бу мина таныш халэтлэр. Беренче тапкыр 11 еллар элек Чаллы шэhэрендэ, ак мэчет янында ,ниндидер дини бэйрэм конне .Белгэн догаларымны укып, акча биреп китучелэргэ сэламэтлек телэп тордым .Мэскэугэ барырлык ,телэгэн психотерапевка куренерлек акча жыелды. Кире кайтканда вокзалларда соранулар. ..Узем яшэгэн шэhэр мэчете янында ,бэйрэм коннэрдэ соранулар.Нинди хислэр ?Эйтерсен лэ,мин догалар белэн мэчетлэрне чистартам. Вокзалларда соранулар...Нинди хислэр,уйлар ?Кунелдэ эрнуле ,горурлык хисе :"Курегез, мин нэрсэ эшли алам,мин нэрсэгэ сэлатле ".Кесэмдэ хезмэт кенэгэсе-Бер эшкэ дэ ярамый-инвалид. Эйе ул вакытта мине идэн юаргада эшкэ алмый иделэр.41 яшьтэн мин жэмгыятькэ кирэксез кешегэ эйлэндем.Кибеткэ ,урам себеруче булып урнаша алдым мин.Ялган юл белэн.Хезмэт кенэгэмне югалттым дип алдадым.Ялганлаудан кунелдэ юшкын.Буш шешэлэр ,пива савытлары жыеп тапшырырга ойрэндем.Эшкэ барганда урам буйлап ,буш шешэлэр жыйганда,мин уземне шэhэребезне чистартучы кебек хис итэ идем.Кунелдэ эрнуле горурлык хисе иде.Сонгы тапкыр 2014 елда, Мэскэу дэ КАЗАН Изге анасы бэйрэме конне "Отче наш "догасын укып бер зур чиркэу янында халыктан соранып тору.Кунелдэ бэйрэм хисе...Тамак ялгарлык,китап сатып алырлык акча булды.Рэхмэт Мэскэу турэлэренэ,йорт жире булмаучыларга бушлай кунып чыгарга урыннар булдырганнары очен.Ул йортларда да тормыш кайный.Купме шэхеслэре,рухлары бастырырган ир-ат,хатын-кызлар...Хатын -кызлар арасында кунеллэре кемнэргэдер упкэ-рэнжеш,ачулы булучыларны да курдем.Кайчандыр юрист булып эшлэгэн ,бУ йортта тэртип эзлэуче Оксана дустым ,мин сагынам сине....Мэскэудэн кайтырга ,ниндидер чиркэугэ караучы мэрхэмэтлелек узэге электрон билет ясап бирде.Вокзалда кешелэрдэн акча сорап торырга тавышым беткэн иде. Тормышымнын буталчык елларында мина ярдэм иткэн барча Рэсэй ,Татарстан кешелэренэ зур рэхмэт !!!!!!!!!!

    Хәзер укыйлар