Гаиләдәге җәбер-золымга караш бик сәер бездә: берәү дә ир белән хатын арасына керергә теләми. Сугышалар икән, сугышсыннар, ызгышалар икән, ызгышсыннар. Янәсе, бу – аларның үз эшләре. Әмма саннар чаң суга: ел саен ире тарафыннан меңнәрчә хатын-кыз үтерелә, әти кешенең агрессиясе нәтиҗәсендә ике меңләп бала үз-үзенә кул сала, ел саен 50 мең бала өеннән чыгып китә.