Өйдә берүзе

Баланы ничә яшьтән өйдә берүзен генә калдырырга ярый?
– Бу сорауга төгәл генә җавап бирү бик кыен, чөнки ата-аналар үзләре дә, балалар да бик төрле. Ул сезнең бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек булуга, баланың шәхси үзенчәлекләренә, аның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль икәнлегенә дә бәйле. Баланы ни сәбәпле үзен генә калдырырга теләвегез дә мөһим: биш минутка гына кибеткә чыгып керергә кирәкме, әллә берничә сәгатькә эшкә яки кунакка барасыгыз бармы? Әйе, океан артында законнар бик кырыс: алар баланы уникесе тулмыйча өйдә үзен генә калдыруны тыя. Безнең тормыш икенчерәк шул, үзләре дә эштән бушамаган дәү әти-дәү әниләр оныкларын карашырга җитешми. Шуңа да әти-әниләр балаларны мөстәкыйльлеккә бик иртә өйрәтергә мәҗбүр. Биш яше тулмыйча баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Бу яшьтә ул әле өлкәннәргә бик нык бәйләнгән. Аның аңы да үзенә куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Сез әйткәннәр балага ничек тәэсир итүгә дә күп нәрсә бәйле: «тәрәзәгә якын килмә, газ плитәсенә кагылма» диюгезне ул тыңлармы? Әмма бөтен очракта да баланы моңа алдан әзерләргә кирәк.
Бала үзе генә калырга әзерме-юкмы икәнен ничек белергә?
– Әгәр ул инде саннарны белә, аз булса да укый ала, ят һәм чит кешеләрне үзенекеләрдән аера, куркынычсызлык кагыйдәләре (ишек, розеткалар, газ плитәсе, башка техника) нигезләре белән таныш икән, аны өйдә үзен генә калдырырга мөмкин. Балалар бакчасында, мәктәптә калганда, әти-әнисе белән аерылуны ул ничек кичерә, берәр шөгыль табып, үзе генә күпме утыра ала – боларны да, һичшиксез, игътибарга алырга кирәк.
Өйдә үзен генә калдыру өчен алдан ук әзерләнү кирәкме?
– Әлбәттә, «өйдә берүзең» генә дигән ситуацияне бала белән уйнап карау кирәк. Аны үзен генә калдырырга бары тик шулай гына әзерләп була. Сез булмаганда (аның күз алдында тормаганда) ул үзен тыныч тотамы-юкмы, үзе генә нидер белән шөгыльләнә аламы-юкмы икәнен аңлагач кына, баланы берүзен калдырыгыз. «Мөстәкыйльлеккә» өйрәтер өчен Робинзон булып уйнап карагыз. Бала «утрауда» ялгызы калсын һәм үзенә берәр төрле шөгыль тапсын, ә сез бу вакыт почмак якта үз эшләрегез белән мәшгуль булыгыз. Иң мөһим моментларның берсе – телефоннан кулланырга өйрәтү. Сез янында юк чакта ни булмас? Көтелмәгән хәл килеп туганда аңа үзен ничек тотарга тиешлеген алдан сөйләшеп кую хәерлерәк.
Беренче тапкыр үзен генә күпмегә калдырырга?
– Моны белү өчен «әни китте» дигән бер тәҗрибә ясап карый аласыз. (Тик улыгыз яки кызыгыз «уйнарга» теләми икән, тәҗрибәне башка вакытка күчерегез. Югыйсә, аның өйдә үзе генә калудан бөтенләй курка торганга әйләнүе бар.) Балага иң яраткан уенчыкларын, китапларны бирегез һәм: «Мин биш минуттан кайтам!» – дип, ишекнең теге ягына чыгыгыз. Әмма ишек төбеннән беркая да китмичә тыңлап торыгыз: сезнең юклыкны искә төшермичә, үзе генә күпме тора алыр? Биш минут тора икән – бик әйбәт, көн саен шулай уйнап, бу вакытны егерме-кырык минутка кадәр җиткерегез. Аннан инде балагызны беразга үзен генә калдырып, тыныч күңел белән кирәк җирегезгә барып та килә алырсыз.
Еласа да калдырып китәргә ярыймы? Үзен генә калдырырга, бәлки шулай өйрәтергәдер?
– Елаган килеш баланы өйдә үзен генә калдырырга һич ярамый! Елый икән, димәк, сабый сезгә – олы кешегә үзен борчыган нәрсәнедер әйтергә, җиткерергә омтыла. Күз яшьле килеш ташлап китәсез икән, балада курку хисе, өлкәннәргә ышанмау барлыкка килергә мөмкин. Мондый чакта бала үзе генә калгач, берникадәр тынычлангач, әти-әнисе кушып киткәннәрнең нәкъ киресен эшләргә дә мөмкин.
Бәлки, аны үзең киткәндә йоклатып калдырыргадыр?
– Мин юкта ул берничек тә уянмаячак дип ышандырып әйтә алмагач, баланы йоклаган килеш калдырырга ярамый дип саныйм. Уянгач, өйдә үзе генә икәнен аңлагач, бала сезне эзли башлаячак – тәрәзәгә менәчәк, балконга чыгачак... Шулай да, китми чарагыз юк икән, өйдән чыгар алдыннан, бала керергә мөмкин булган барлык бүлмәләрдә дә утларны кабызып калдырырга онытмагыз.
Өйдә берьялгызы калгач үзен ничек тотарга икәнен өйрәткәндә, иң беренче чиратта, нәрсәләргә игътибар итәргә?
– Киткәндә, балага сәгать ничәдә кайтасыгызны әйтегез һәм, һичшиксез, биргән сүзегездә торыгыз. Әгәр тоткарланасыз икән, шылтыратып бу хакта аны кисәтегез. Бала, әлбәттә, ишеккә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә, аларны ачарга ярамаганын белергә тиеш. Газ плитәсеннән нинди куркыныч янарга мөмкин икәнлеген дә аңларлык итеп төшендерегез.фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.