Утыз белән кырык арасында

«Җүнле кыз егетләр белән троллейбуста танышмый», — дип тукып үстерде мине әни. Шуңа күрә хыялымда йөргән егетнең күкләрдән җиргә төшкән мәле тәрбиялелек белән тәрбиясезлек чигенә туры килде: без троллейбус тукталышында таныштык.
Яшьләй кияүгә чыгып уңмаганнарга юану өчен «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» фильмы бар. Андыйлар яңадан яшәп китү, өр-яңа тормыш башлау өчен кырык яшьләре тулганны көтә. Гел каядыр ашыгып, миңа борылып карарга да вакыты булмаган, елмаймас-көлмәс, балык кебек телсез ир белән ара-тирә «мөнәсәбәтләр аңлашып», акча артыннан куып, ялгызлык, күңел төшенкелеге һәм җан тынычсызлыгын тәмәке төтененә уралган төнге клубларда таратырга азапланып узган гомер, минем бердәнбер гомерем, яшәү идеме икән ул?

Ә мин берни дә көтмәдем. Мин «шат күңелле тол хатын» әләме астында дәрьялар айкадым. Офыкта пәйда булган ир затлары белән карт пиратларча кыландым: абордажга ала бардым, борт артына сала бардым. Дөресрәге, күбесе минем җилкәнсез холкыма (бәлки, холыксызлыгымадыр?) чыдый алмыйча, гади акулаларны уңайрак күреп, чоңгылга үзләре ташланды.

…Ул мыеклы партизан кыяфәтендә, тыныч дөнья өчен шаккатмалы солдат ботинкаларыннан иде. Ә мин — борыны өскә караган шаһзадә читегеннән. Ул тач Денис Давыдов, ә минем түштә — Че Гевара портреты, таралып төшкән чәчләремдәге тычкан койрыгыдай бердәнбер нәзек толымым очында — ни турында икәнен беркем белмәгән язу язылган балдак.



Троллейбус тукталышының икебез ике башына баскан килеш, дөньясында икәүдән-икәү калган шикелле онытылып, гаҗәпләнүле-сокланулы караш белән бер-беребезгә текәлдек: әлбәттә, без бер-беребез өчен яратылган идек! Шушы кичне минем толымдагы балдак аның чәнти бармагына кереп утырды һәм шушы кичтән бирле безнең аерылышканыбыз юк.

Ирексездән озакка сузылган ирекле тормыш еллары эчендә үзе турында гына уйларга өйрәнгән ике эгоист — безнең талашулар җырга тиң иде! Аның куе, калын, кайнап торган магмадай сержант басы таулардан агып төшкәннән соң диңгезгә чумып чыжылдый башлауга, минем авыздан ыргылган очар тәлинкәләр, хәтәр өермәләргә әверелеп, түбәләрне һәм манараларны очыртып китә, цунами булып ярларга ыргыла иде. Шуннан соң Ќир шары күчәреннән ычкына һәм без Кояшның утлы кочагына очабыз!

Дөньяви гарасатларга охшаган бездәге дәртләр әнә шулай кайнады һәм күбекләнде, ташып чыгып, тирә-юньне басып киткәләде, аннан тына иде дә көеп күмерләнгән җирдә кабат икәүдән-икәү кала идек: балаларсыз, туганнарсыз, дусларсыз, ятларсыз…

…Мин аңа ни сөйли алам соң? — аңа, озын ялларын җилгә таратып, автостоп белән дөнья гизүчегә, зур илнең яртысын күреп белүчегә, альпинист һәм спелеологка, кошлар гына очар биеклекне кочкан десантчыга, ике сугыш кичкән ватан сакчысына… мин ни сөйли алам?
Мин тыңлыйм гына. Боз каплаган кыялар, ап-ак тау түбәләре һәм биеклек чире турында, коткару хезмәте турында, ялангач агачларга эленгән алтын абхаз хөрмәләре, буе артык озын булганга күрә генә һәлак булган егет турында тыңлыйм.

Мин тыңлый гына беләм. Тоя беләм тагын. Ниһаять, минем янәшәмдә, арадан җил дә үтмәс якынымда, Тере кеше бар, ул әйбәт һәм сизгер, ул рәссам һәм шагыйрь, ул үзенең нинди икәнен үзе белми генә…



Тормышым салават күпере төсле чуар, әфлисун кебек түгәрәк һәм сусыл минем! Миңа тамак төбен кытыклап туа торган тәэсирләр җитмәгән икән! Ә хәзер хисләр муллыгыннан каты итеп кычкырасы килә!
Өстен чия куаклары каплаган  кыя өстендә басып торам. Аста — алтмыш метрлы упкын, ә тирә-юньдә — шулкадәр зур, шулкадәр зәңгәр күк йөзе һәм кояшта күзне камаштырып җемелдәүче иксез-чиксез диңгез. Кама Тамагы янында Татарстанның үз диңгезе бар дип кем уйлаган!

Мин аркама биштәр асып текәдән-текә сукмактан төшеп киләм. Сулда — кыя, уңда — упкын, каршыда, күз күреме җиткән җирдә — һава, су һәм урман белән капланган ярлар. Мин эзгә-эз барырга, ул баскан ташларга басарга, мөмкин кадәр аска карамаска тырышып атлыйм: биеклек тезләрне калтырата. Без тагын да түбәнрәк төшәбез һәм ташландык штольняларга илтүче тар сукмакка борылабыз. Кайчандыр бу таудан  гипс чыгарганнар, ә килер буыннарга кеше кулы белән уелган тармаклы-тармаклы мәгарәләр калган. Монда хәтта җәйге челләдә дә салкын һәм бик тын. Кыя күгәрченнәре һәм ярканатлар яши монда. Без бу мәгарәдә, күгәрчен һәм балык белән генә тукланып, өч көн яшәргә җыенабыз. Неандертальләр без! Аска таба сузылган чыбыкка тотынып яр буена ук төшәсең дә рәхәтләнеп балык тотасың: җәен, алабуга, судак, чехонь… Без аларны учак өстендәге чыбыкларга тезеп ыслыйбыз. Һушыңны алырлык тәмле. Ресторан түгел — шартлаганчы ашарга була!

Юрьев мәгарәсенә эләгү җайлыдан җайлы: туфрагы юылган агач тамырлары белән капланган өн авызы мәгарәгә керү юлы була инде. Артыңа утырасың да, аска — юеш һәм салкын караңгылыкка шуып төшәсең. Монда абсолют караңгылык һәм абсолют тынлык. Галәмне шундый дип язалар. Шушы халәт тантанасын тоярлык вакыт узгач, маңгайдагы фонарьны кабызасың һәм алга атлыйсың — кем сюрреализм каршысына, кем — клаустрофобия кочагына…



Биредәге грот һәм залларда тыннарың кысылырлык кыргый матурлык. Биредә бөтенләй башка дөнья, хәтта —  башка планета. Бу — беренче карашка. Бара торгач, үзеңне алагаем зур җанвар эчендә хәрәкәт иткәндәй тоя башлыйсың: юеш, тайгак, кызгылт-көрән тоннельләрдән барганда суалчан кебек сыгыласың-бөгеләсең-чәбәләнәсең, әллә ниткән тишек-ярыкларга керәсең һәм… әкияти залга килеп чыгасың — фонарь яктысында ул ак көмеш булып ялтырый. Куллар үзеннән-үзе югарыга, янга сузыла — су, бары су гына икән! Миллиардлаган нәни тамчылар тирә-юньне асылташлар кебек балкыта! Алдарак сталактитлар «тарагы» күренә, һәр тешнең очында — көмеш тамчы! Ә менә бу сыннарны кем ясады икән… дип уйлап өлгермим, миңа бу урыннан китәргә кушкан тавыш яңгырый, тавыш югарыга карарга «киңәш итә» һәм мин баш өстемдә генә эленеп торган ташны күреп алам, ул таш «түшәм»гә тоташмаган да бугай, ничек эленеп тора соң ул? Авызымда ачы тәм тоям. «Адреналин шул инде», — ди тавыш.

…Бу  елларда биштәр асып узган чакрымнарым күпмегә җыелды икән? Бер утырып саныйсы һәм шаккатасы иде. Безгә кадәр урман каравылчысы һәм албастыдан гайре һичбер җан иясеннән хәбәре булмаган кыргый күлләрдә йөздем. Бердәнбер ялгыз йорттан торучы ташландык авыллар күрдем. Ќир-өйдә кундым. Сихерче карчык йортына кердем. Учакта коймак пешерергә һәм тузганактан шәраб ясарга өйрәндем. Учагыбыз аша сикереп уйнаган гашыйк куяннарны күзәттем. Чишмә сулары эчтем. Яшенләп-күкрәп яуган яңгыр астында утрауда калдым. Аяк астымда бөтерелеп очкан кошларга карап, кыя тоткыны булып тордым. Биштәремә миллиардлаган еллар элек тере җан булган ташлар — аммонитлар тутырып кайттым…



Минем тормышымда болар һәммәсе булды, чөнки алдан, юл ярып, минем җан сөйгәнем, тынгы белмәс ярым бара. Ул дөнья күтәрмәс сүзләр белән сүгенеп һәм сүгеп, мине кыядан ала. Ул куркыныч туганда шаярта белә. Ул, гомумән, бар нәрсәне дә белә. Аның кулына тотыну белән бар куркуың, бар борчуың бетә. Ул авыр чакта ташламаячак һәм, үзенә ни-кадәр авыр булса да, күрсәтмәячәк. Ул шундый, ул инде башкача була алмас, җитмештә дә аның күзләреннән бераз рәтсезрәк, бераз җиңелрәк, гаҗәп шат күңелле, тынгысыз, мавыгып чуртан тотучы, иртә баштан авызында тәмәке тырпаеп торган хәлдә балконнан карга атып, үз күңелен үзе күрүче үсмер малай карап торыр.

Андагы ашкыну һәм дәрт икебезгә дә җитәр. Алдагы, ерак-ерак киләчәктәге юлларда мин, койрык булып, кызыклар эзләп, яңаны тансык­лап, аның артыннан барырмын да барырмын…

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8972
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9061
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4776
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6012
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан