Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Тәүлектә – 48 сәгать!

...Менә шулдыр инде рух көче
Нәсел җебе аша бирелгән,
Гыйлемлелек, күңел сафлыгы,
Чын ярату туган илеңә...
     Гүзәлия ЗАКИРОВА

«И апаем, бер үзегез килеп күрегез әле. Әйтеп кенә аңлатып булмый, килеп күрергә кирәк аны!» Азнакайдан бер шалтыраттылар, ике... Ахыр килеп, кызыксыну җиңде.

Азнакай район советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиеваның гына түгел, Азнакай хатын-кызларының да тормышын үзгәрткән җәй иде бу – 2014 елның җәе. Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан бик илһамланып кайтты ул. Юл буе күңелендә бер уй бөтерелде: «Башкалар булдырганны алар эшли алмыймы? Андый кызлар әллә бездә юкмы? Безнең үзебезгә дә «Ак калфак» оешмасына керергә кирәк». Азнакайның көнчы­гышына да, көнбатышына да телефоннар зең-зең хәбәр итте: «Кызлар, җыелышыйк әле!» Берсе дә, юк, димәде, нигә кирәк, дип шик белдермәде. Бертавыш­тан күтәреп алдылар: «Үзең җитәкләсәң, без хәзер үк синең арттан тезелеп басабыз». Бу ышаныч – еллар буе гадел хезмәт, ихлас тырышлык белән яуланган ышаныч. Әнә шул көннән, Азнакайның район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин әйт­меш­ли, моңарчы рәсемнәрдән генә белгән «Ак калфак»ның үзен дә күрде алар, көчен дә тойды.

Эльвира Галиева – Азнакай кызы. Монда аның үзен генә түгел, әти-әнисен – Сәйлүн абый белән Нәгыймә апаны да яхшы беләләр. Акыллы, хөрмәткә лаек гаилә.Эльвира – әти кызы иде. Хокук өлкәсенә кереп китүе дә әтисе сүзен тыңлап. Юрист булам дип хыялланмаган иде югыйсә. Әтисе ялгышмаган, кызының җанына, рухына нәрсәнең якын булуын дөрес абайлаган.



Үз өендә бәхет тапканда гына кеше чын-чынлап бәхетле була. Әлеге билгеләмә асылында нинди генә мизгелләрдә дә көчле иңен куярдай ирең булу, мәхәб­бәт җимешләрең – балаларыңның шат авазларын ишетү торадыр. Роберт Альберт улы белән яшьлекләре­нең гүзәл мизгелендә кавыша алар. Гаиләнең беренче куанычы булып кызлары Луиза дөньяга килә.  2002 елда уллары Артур туа. Шул ук елны кулына Казан дәүләт университетының хокук белгече дипломын ала (монысы да икенче тапкыр), фатирлы булалар.
Бәхетле, бик бәхетле Эльвира. Бәхет канатларында очып кына йөри. Алган белеме буенча, суд системасында эшлисе килә иде – анысы да чынга ашты. Суд ишеген ачып кереп, берәр эш булмасмы, дигән көннәр әле кичә генә булган кебек. Кеше урынына дип кенә алганнар иде, бер елдан – канцелярия мөдире, аннары судья ярдәмчесе булды, инде тагын бер елдан суд администраторы итеп куйдылар. Тырыш, эшчән кешеләр күп ул. Эшне бик оста итеп оештыручылар да бар. Тик шу­лай да кешеләрне үзенә ышандыра белүчеләр күбрәк уңышка ирешә, ахрысы. Эльвира Сәйлүн кызында тырышлык та, оештыра белү дә, ышандыру көче дә бар.

Район советының оештыру бүлегенә җитәкче итеп эшкә чакырганда, аның нәкъ менә шушы сыйфатларын күргәннәрдер. Булдыра аласына башкалар ышанса да, үзенең генә мондый зур эшкә алынырга егәре җитмәс күк иде. Алай да район башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы уйларга вакыт биргән иде аңа. «Син аны булдырасың», – дигән сүзләре дә ышаныч өстәгәндер... Әйе, эше четерекле, районда нинди киңәшмә яки чара буласын, кайсысына кемнәрне чакырасын – барысын да башында тотасы.  Боларга өстәп, мәдәни, социаль чаралар... «Азнакайның патриоты ул. Без аны культмассовый сектор дип йөртәбез. Райондагы мәдәни чаралар да, спорт ярышлары да аның тәкъдиме белән уза. Әле болар гына түгел – җиң сызганып, районның иҗтима­гый эшләрен дә тартып бара ул. Азнакайның «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Хәзер бездә бернәрсә дә «Ак калфак»ларсыз узмый», – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аның турында.

...Ак калфак. Бу ике сүздә ниндидер затлылыкмы, сер диимме, кодрәтме – ниндидер мәгърур көч бар. Дөньяны матурлык яшәтә, диләр, дөньяны хатын-кыз яшәтә. «Алай итәсе иде, болай үзгәртәсе иде», – дип, гел чеметкәләп тормаса, тормыш үз көенә мыштым гына барыр иде шунда. «Бәгырьне корыттылар инде», – диләр алар турында. Үпкәләп, каты итеп әйтелгән сүзләр түгел бу. Яратып, аларның тынгысызлыгына күрә әйтелгән сүзләр. Тормышның кайсы гына өлкәсен алма, бар җирдә дә алар – «Ак калфак»лар.


Җиләк бәйрәмнәре
Болын тулы кып-кызыл җиләк. Яше-карты ярыша-ярыша җиләк җыя. 200 чиләк, 300 чиләк...  Ятимнәр, картлар, гарипләр – берсе дә өлешсез калмас. Кичен җиләк бәлешләре пешереп, ишегалды белән ишегалды, урам белән урам берләшеп, күңел ачарлар.
Җиләк өмәсе уздырырга дигән тәкъдим дә «Ак калфак» кызларыннан чыкты бит. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы  да хуплады аларның бу тәкъдимен. 2011 елда районны җитәкләргә алынганнан бирле, азнакайлылар яңа җитәкчеләренең кешелеклелеген тоеп яши. Лаеклы ялга чыкканда һәрбер райондашын үзе барып котлаган район җитәкчесе тагын бүтән бар микән?!

Яратты бит халык Җиләк өмәсен. Хәзер инде әнә бөтен район белән чыгалар. «Без дә чыгабыз», – дип, оешмалар үзләре үк теләк белдереп тора. Ә бит эш җиләктә генә түгел. Күмәклек, яныңда ярдәмгә мох-таҗ­лар барын күрү, аларны сөендерүдән тәм табу – «Ак калфак»ларга аның менә шунысы кадерле. Җиләк чоры тәмамлангач, бергәләп мунча миллеге бәйләргә чыгарлар, аңа дару үләннәре җыючылар кушылыр. Урман нигъмәтләренең берсе дә әрәм булмас. Ятимнәр һәм картлар йортларына бүләк иткәннән артып калганнарын шәһәр мунчасына илтерләр, алары белән өлкәннәр көнендә әби-бабайлар кинәнер. 

Бишек җырлары
Йокла балам, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым...


Кичә генә әнкәсе куенында тирбәлгән нарасыйлар, тәрбияче апаларының иркәләп кенә җырлаганына изрәп, йокыга куера. Без белмәгән илаһи бер көч бардыр кебек ул җырларда: «...изге теләк теләрмен, бәхетле бул диярмен...» Сүзләрнең һәркайсы – бер формула. Яхшы сүз, изге теләк – бәхет формуласы. Яхшы теләк белән йокыга киткән, «үс-үс» итеп уянган бала кечкенәдән бәхет тәмен тоеп үсә. Аның бит монысы да шул «Ак калфак»лар керткән яңалык. Бүген Азнакайның алтынчы балалар бакчасындагы сабыйлар: «Әйдәгез, яттык һәм күзләрне йомдык!» дигән фәрман белән түгел, «әллүки-бәллүки» дигән йомшак-моңлы көй белән йокыга китә. Балаларны бишек җыры белән йоклаткан бакчаны күрергә дип, кайлардан гына килмиләр хәзер. Бишек җырларын хәтта китап итеп тә чыгарган азнакайлылар.
Кемгәдер, бәлки, болар вак нәрсә булып тоелыр. Әмма шушылай бөртекләп барламасаң, халыкка күрсәтеп бирмәсәң, алар онытылачак. Онытылып баручы мирасыбыз болай да аз түгел. «Ак калфак»лар әнә шул мирасны барлап, аңа заманча сулыш өреп, яшьләрне кызыктырырлык итеп кабат яңартырга тырыша. Ел да үтә торган «Чатыртау җыены» да, «Сөмбелә», «Нардуган»нары да, «Орчык бәйрәме» белән «Карга ботка»сы да шуның өчен бит – иртәгә оныкларыбызга кызыктырып сөйләрлек сүзебез булсын, менә болары –
безнеке, дип күрсәтерлек мирасыбыз калсын өчен.



«Пар канатлар» клубы
Клуб турында сөйләргә керешкәнче Эльвира Сәйлүн кызы үзе белән булган бер хәл турында искә төшерде. Кичләтеп кенә аларның ишеген бер әби шакый. Адресын да каяндыр белгән бит! «Кызым, миңа бер бабай табарга булышыгыз әле. Мин аңа иртән коймак-лар пешереп, чәй эчертер идем. Ялгызы тилмергән берәр бабай юк микән?»
Шушы очрак димчеләр клубына старт биргән башлангыч була да инде. «Авыл саен «Ак калфак»лы кызларыбыз бар. Ул авылларда ничә егетнең өйләнмичә йөрүен дә, ничә кызның кияүгә чыкмаганын да беләбез. Кавыштырыйк без боларны», – дип, утырышларының берсендә уртага салып сөйләшәләр дә,  димчеләрсез булмый дигән фикергә киләләр. Беренче эш итеп авылларда яшәүче ялгыз кешеләр барлана, аннары анкеталар төзелә, кемнең кемгә тиң булыры ачыклана. Аннары инде якын-тирә авылларда яшәүчеләрне чакырып, кичәләр уздыралар. Бик җанлы, кызык уза икән ул кичәләр. Бер очраштырдык та, калганын үзләре карасын инде, димиләр. Бер-берсен ошатып калучылар булса, аларның икесенә берәр концертка яки кафега чакыру бирәләр. Максатлары – районда ялгызлар санын киметү генә түгел, яшьләрне кавыштырып, балалар санын да арттыру. Уңышлары да бар. Мәсәлән, узган ел бу клуб Азнакайда биш парны кавыштырган. «Без моны – җиңү, дибез. Кешеләр үзлә-ренең парларын тапса, ялгыз картаймый, картлыгын картлар йортында үткәрми, дигән сүз бит ул», – ди Эльвира ханым, һәр кушылган пар өчен ихлас шатланып.



Һәр эшнең үзенең бирелеп эшли торган кешесе кирәк. Азнакайда гаиләгә зур игътибар бирүләрен күреп кайттык. Аерылышырга дип гариза тотып килгән яшьләр белән хәтта район башлыгы үзе сөйләшә монда. Һәм, беләсезме, файдасы тия шуның – ун парның алтысы, гаиләне җимерү ниятеннән ваз кичеп, кул-тыклашып кайтып китә. «Пар канатлар» клубының җитәкчесе, ничә еллар ЗАГС мөдире булып эшләгән «Ак калфак»лы Лена Мохтәрова тагын бер кызыклы мәгълүмат ирештерде, бәлки, башка районнарга да аларның эш тәҗрибәсе ярап куяр: алар яшьләрнең гаиләне таркатырга дигән гаризасын кабул иткәнче, башта ике якның да әти-әниләре белән сөйләшә. Хәер, «Ак калфак»ларның максаты – гаиләне корганда ук нык нигезле итеп коруга ирешү. Өйләнешергә гариза биргән яшьләргә тормышның төрле өлкәләренә караган дәресләр уздырулары да шул нигезне ныгыту өчен. Гаилә бюджетын да колачлый ул дәресләр, психологияне дә, балалар тәрбиясе шәригать хөкемен дә...




Армиягә хатлар
Түгәрәк өстәлгә тезелешеп утырып, «Ак калфаклар» хат сырлый. Күптин-күп сәламнәр – Азнакайның армиядәге егетләренә. Яңа ел алдыннан, Илаһтан гаҗәеп бер могҗиза көткәндә барып ирешәчәк ул хатларда исән-имин хезмәт итеп кайт, дигән изге теләк тә, син безнең горурлыгыбыз, дигән мактау сүзләре дә бар.
Кечкенә генә  бер гамәл инде. Ә шул егетләр армия­дән кайтып: «Эльвира апа, рәхмәт Сезгә. Хатыгызны алгач, бик күңелле булды», – дип рәхмәт әйтергә кергәч, җанга шулкадәр рәхәт. Димәк, алар дөрес юлда, гамәлләре бушка кылынмаган.
Кемгә генә булмасын – олы яшьтәме, яшь кешеме –  һәркайсына җылы сүзен әйтеп, күңеленә юл таба белүче, эш, тормыш, гаилә мәшәкатьләрен хәл итү юлларын төгәл билгели алучы, киңәшләре белән ярдәмгә ашыгып торучы көчле рухлы кеше Эльвира ханым. Азнакай хатын-кызлары аны үзләренең киңәшчесе, ярдәмчесе итеп күрә. Һич онытасы юк: бер көнне бүлмәсенә хәсрәте йөзенә чыккан ханым килеп керде. Уллары армиягә киткәч, ире белән аерылышкан булганнар. Әтисе, күрәсең, улына әнисен гаепле итеп язгандыр – ана белән бала арасында элемтә өзелгән. Хат язудан да туктаган егет, әнисе шалтыратканда телефонын да алмый. Эльвира шул частька үзе шалтырата, егет белән ипләп кенә сөйләшә – ана белән бала күңеленә күпер сала.




Югалган авыллар
Басу уртасында – яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.


Бу юлларның авторы шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзе дә Азнакай төбәгеннән. Кешелекнең ялгышымы, язмышымы – Җир йөзеннән нигез урыннары гына түгел, гасырлар буе каен, наратлары шаулаган зиратлары белән юкка чыккан авыллар бар. Истәлеккә сыңар ташы да калмаган мондый авыллар турында Татарстанда беренчеләрдән булып Азнакайның «Ак калфак» кызлары сүз кузгата. Шушы район җирле­гендә генә дә 69 авыл җир йөзеннән мәңгегә юкка чыккан. Аларны ачыклау, тарихларын барлау кайчандыр шушында яшәүчеләр белән очрашып сөйләшүдән, архив белешмәләреннән башлана. Азнакайның югалган авыллары турында истәлекләрне барлап, китап итеп тә бастырып чыгарганнар. Димәк, алар китап битендә генә булса да яшәешләрен дәвам итә, хәтердән җуелмый.
Азнакай районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белән Ташлы Ярга – татар халкына танылган артистлар Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакировларны биреп, бүген Җир йөзеннән юк булган авыл урынына юнәләбез. Кайчан­дыр монда тормыш кайнаганын күккә ашкан мәгърур стелла гына сөйли. Без килгәндә басу җиле аңа шыпырт кына нидер пышылдый иде. Мөгаен, кайчандыр бу җирдә яшәгән кешеләр турында сөйләве булгандыр.



...Азнакай–Казан арасы якын түгел. Кардан ачыла башлаган басуларга карап, «Ак калфак»лы кызларны уйлап кайтам. Кыш көне бу басулар нинди калын кар катламы астында иде. Кояш көн дә җылыта торгач, ул карлар да бер көн эри, кар астында яткан кара җир ачыла. «Ак калфак» кызларын да шул кояш белән чагыштырам. Алар да бит, еллар катламын эретеп, халкы-бызның никадәр җәүһәрен көн күзенә чыгара алган.



«Ак калфак»ның игелекле гамәлләре турында язар сүзләр күп. Әмма...  аларның милли кием модасына яңа сулыш өреп, калфактан һәм милли чигешле матур күлмәкләр­дән йөрүләрен дә, «Ак калфак» оешмасының һәр әгъзасына район башлыгының шәхсән үз кулы белән ак калфак бүләк итүен дә, авыр тормышлы гаиләләрне шефлыкка алуларын да җиткерә алмадым әле мин. «Ак калфак»лар үҗәтлеге белән булдырылган «Гаилә» һәйкәле дә, борынгы һөнәрләребезгә өйрәтүче мастер-класслар да караламада гына калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый ул, безнен Эльвирабыз! Без анын белэн горурланабыз, эшлэгэн эшенэ рэхмэтлебез хэм килэчэктэдэ унышлар телибез!

    Хәзер укыйлар