Логотип
Тормыш кыйммәтләре

"Чык кияүгә, әнием..."

Балам-багалмам...
Анага баладан да газиз, кадерле нәрсә югын һәркайсыбыз беләдер. Бала да ана өчен шулай җан атамы соң?
Беркемгә дә сер түгел, таркалган гаиләләрнең саны көннән- көн арта бара. Җәмгыятебезнең төзәлмәс фаҗигасенә, олы    '
афәтенә әйләнде ул хәзер. Мондый гаиләләрдә күпме бала ятим калуын да уйлап баксаң?! Әмма ятимлекнең ачысын үз башыннан кичкән кеше генә белә: нәүмизлек, күңел кителү, үз эченә бикләнү, дисеңме... Балаларның шактые бу хәлләрдән соң каты бәгырьлегә (Аллаһ үзе сакласын!) әйләнә хәтта.
Язмамны “Балам-багалмам” дип башлавым юкка гына түгел. Мин дә сыңар канатлыларның берсе. Әмма сабыем, йөрәк җимешем — минем икенче канатым, таянычым, рухландыручым булды. Ялгызыңа тормышны өстерәп, тартып бару, бала тәрбияләү гаять катлаулы вазифа. Елаганыңны беркемгә сиздерми генә күпме күз яшьләреңне коясың?! Тормышның матди ягы ничекләр итеп чабудан тартуы турында сөйләп тә торасы юк.
Балам күңелем тулышкан чакларымда чайпалдырмый гына тынычландыручым да, күзләремә мөлдерәтеп карап: “Елама, әнием, елама, яме”, — дип, муеныма сарылучым, юатучым да булды.
Иң мөһиме: кечкенә чагыннан ук аның мине бәхетле итеп күрәсе килде... Укый белә башлаганнан бирле миңа тиң булырдай канат эзләде дисәм, ялгышмамдыр. Ни гаҗәп, газеталарда басылган игъланнардан рухыма, җаныма тиң булырдай пар эзләде.
- Әнием, менә яше дә туры килә, әдәбият-сәнгатьне дә ярата икән...
Һәм башка шундый уңай яклары булган ир-ат эзләде ул. Берсендә үзем дә әйтә куйдым:
- Кызым, миңа синең белән бик рәхәт. Беркем дә кирәкми миңа. Әгәр дә әти кирәк дисең икән, әти итеп күрерлек, әти дип санарлык кеше очратсаң, уйларбыз, киңәшербез...
Ул миңа озак итеп текәлеп карап торды да:
- Сиңа авыр икәнен беләм, әнием, бераз тормышны җиңеләйтеп булмасмы диюем генә, — диде.
Чынлыкта, пар канатлы итәсе килүенең беренче сәбәбе мине бәхетле итү булса, икенчесе — энеле-сеңелле булу теләге көчле иде аңарда. Әле дә булса, ятим калган балаларны өйгә алып кайту, аларга да гаилә җылысы бирү теләге белән яна ул. Кечерәк чагында өзгәләнеп-өзгәләнеп: “Балалар йортыннан берәр бала алып кайтыйк”, — дигән сүзләре һаман да йөрәкне сулкылдатып тора. “Әтисез кешеләргә бирмиләр бит аларны”, —дигәч: “Без абыйны алып барырбыз (анысы энем була инде), аны әти дип күрсәтербез”, — дия иде.
- Алдашырга ярамый бит, кызым, — дигәч, сүзсез кала.
Шуннан бирле балаларга булган җылы карашы, ихтирамы, мәхәббәте сүрелми аның. Кем баласы булуына карамастан, һәрберсен үз энесе, сеңлесе итеп якын күрә, йөрәк җылысын, ягымлы карашын, игътибарын аларга бирергә тырыша. Өлкәннәргә дә шулай ихтирамлы ул. Урамда очраган әби-бабайларга да садакасын биреп, кулыннан килгәнчә ярдәменнән ташламый.
Бала тәрбияләүдә, әлбәттә, иң төп урынны әниләр били. Ана назын, ана җылысын берни белән дә алыштырып булмый. Шулай да, тормыш дигән киң дәрьяның хатын-кыз җилкәсе генә күтәрә алмаслык яклары да күп шул. Андый чакларны җайлап кына, Раббыбыздан сабырлык сорап уздырып җибәрергә туры килә.
Һәм дә кызымның өлкәннәрчә фикер йөртә белүе, тормышта югалып калмаска бер таяныч, этәргеч булуы миңа, әйтерсең лә, канатлар өстәде. Ул мине сынмаска, сыгылмаска өйрәтте. Гаиләне тотрыклырак итәр өчен балам-багалмам унынчы сыйныфны тәмамлаганчы ук спорт мәктәбенә тренер булып эшкә урнашты. Көндез укый, кич эшли, төннәр буе дәрес хәзерләп, туяр-туймас йокы белән мәктәпкә китә. “Бу кадәр көч каян килде икән аңарга?” — дип, хәйраннар калам.
Язмамның ахырында янә кабатлап өстисем килә: кызым белә-белгәннән бирле пар канатлы булуымны теләде. Тормышны, мине шулай тирән аңлый белүе өчен, шәфкатьле, олы җанлы булуы өчен күңелем тулы рәхмәт хисләремне аңа юллыйм. “Ни өчен “юллыйм” гына?” — дип сорарсыз, бәлки. Чөнки кызым Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетында укып, бүгенге көндә миннән бик еракта — чит илдә — Алманиядә тел өйрәнә, гыйлем эсти. Телефоннан көненә өчәр шылтыратып, хәлемне белешеп тора. “Өйдә боегып утырма, театрларга-концертларга йөр”, — дип, акыллы киңәшләрен бирә.
Баламның тәүфыйклы булуы җаныма сөенеч өсти, аның бәхетле булуына ышанычымны арттыра. Ана өчен шуннан да зур куанычның булуы мөмкинме соң дөньяда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле Ана. Балан да бэхетле булыр, Инша Аллах.

    Хәзер укыйлар