Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ирең сиңа тугрымы? Хыянәт билгеләре

Газиз иренең үзгәрүен хатын-кыз, гадәттә, тоймый, сизми калмый инде ул.

Газиз иренең үзгәрүен хатын-кыз, гадәттә, тоймый, сизми калмый инде ул. Нәрсә-нәрсә, әмма интуиция бездә ир-атларга караганда барыбер көчлерәк. Тормышның башка мәшәкатьләре белән күмелгән чагыбыз гына булмаса... 
Шулай да хыянәтнең менә бу төп билгеләрен белеп тору барыбер комачауламас. Кара тавыш чыгарыр, өйдә буран куптарыр өчен генә түгел, билгеле. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне көйләргә, нәрсәнедер үзгәртергә, төзәтергә өлгерер өчен.

1. Ул йокларга синнән соңрак ята һәм иртәрәк тора башлый.
Өйдәгеләр берни белми рәхәтләнеп йоклаганда телефоннан иркенләп язышырга, хәтта сөйләшеп алырга да җайлы бит. 

2. Чыгымнары арту.
Сөяркә ул –  хатын түгел, аның күңелен гел күреп торырга кирәк. Яңа кредит карточкасы барлыкка килү, ниндидер сез белмәгән чыгымнар, сезгә әйтми эшләгән акча белән бәйле операцияләр... Болар барысы да сезнең өчен светофорның кызыл уты кебек куркыныч янавын хәбәр итәргә тиеш – читтә, димәк, кемедер бар. 

3. Кызыксынулары үзгәрү.
Ир-атның кинәт кенә, әйтик, музыкадагы яңа юнәлешләр белән кызыксына башлавы сезне сискәндерергә тиеш: ул бу юнәлешкә кемгәдер ияреп кереп киткән булуы бар. Һәм үзе артыннан иярткән кешенең фикере ирегез өчен бик мөһим, ирегез аңа охшарга, ярарга тырыша.  

4. Телефонында, ноутбугында парольләрне алыштыру.
Димәк, аның, чыннан да, сездән яшерер сере бар һәм бу сер мөнәсәбәтләрегездә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.  

5. Сезгә карата чәнечкеле сүзләр арту.
Бигрәк тә бу ул өйдә булмаганда, сез телефон аша гына аралашканда күзәтелә. Димәк, ул анда ялгыз түгел, янында кемдер бар. Беренчедән, ул югалып кала. Икенчедән, ул «кемдер» янында булганда сезнең, шалтыратып, аның рәхәтлеген бозуыгыз ирегезгә ошамый. Мондый чакта телгә төртмәле, чәнечкеле, хәтта зәһәр сүзләр үзеннән-үзе килә инде. 

6. Эштәге хатын-кызларның берсе белән вакытын күбрәк үткәрә башлавы. 
Без – хезмәттәшләр генә, дип аклануы бик мөмкин. Әмма алар эштән соң да аралашалар, бик еш кына бергә командировкага баралар икән, бу – сезнең өчен «сак булыгыз» дигән хәбәр булырга тиеш. 

7. Яңа гадәтләре барлыкка килү.

Ул кинәт кенә моңарчы беркайчан кулланмаган җөмләләр, яшьләр лексиконында гына очрый торган ниндидер яңа сүзләр кулланып сөйли башладымы? Нидер исбатлап торырга да кирәкми, димәк, ул үзеннән шактый яшь хатын-кыз белән аралаша, үзе дә сизмичә аның кебек сөйләшергә тырыша.  

8. Ир-атның әтәчләнә башлавы.
Үзенә гел яңа киемнәр сатып ала, диета белән мавыга, кинәт кенә беркайчан аяк басмаган спортзалга йөри башлый... Әллә аны сезнең өчен тырыша дип уйлыйсызмы? 

9. Җенси тормышыгызның үзгәрүе.
Ир-атларның күбесе өчен берьюлы ике хатын белән җенси мөнәсәбәтә булу авыррак. Бу бик күп энергияне ала. Шуңа күрә түшәктә үзегезгә игьтибар кимегәнне берничек тә сизми калмаячаксыз. 

10. Аның сездән ераклашуы.
Әгәр ирегезнең сезнең белән азрак аралаша башлавын, планнары турында сөйләмәвен, ял көннәрен, бәйрәмнәрне бергә уздырудан гел читләшергә торуын сизәсез икән – чаң кагарга вакыт.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар