Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Артык кашыклар

Бу көннәр ул чакта, өннән бигрәк, төшкә ошаган иде... Игезәк кызларым туды! Тик вакытыннан күпкә алда дөньяга килгәнгә, сабыйларның үпкәләре ачылмады – алар беренче көннәрдә махсус аппаратсыз..

Бу көннәр ул чакта, өннән бигрәк, төшкә ошаган иде... Игезәк кызларым туды! Тик вакытыннан күпкә алда дөньяга килгәнгә, сабыйларның үпкәләре ачылмады – алар беренче көннәрдә махсус аппаратсыз сулый алмады: безне Казанның 1 нче номерлы балалар хастаханәсенә күчерделәр. Ләкин сүзем үзебезнең хакта түгел әле. Кызчыкларымның сәламәтлеге өчен бик кайгырсам да, хастаханәдә минем үзәгемне өзгән нәрсә – әти-әнисе ваз кичкән ташландык балалар булды.

Игезәк кызлар

Кызларым башта кювезда ятты. Аларны кулга алырга да ярамады: махсус имезлектән сөт имделәр дә калган вакытны гел йокладылар да йокладылар. Башка әниләр балаларын имезгәндә, яшибез дип тырышучы кызчыкларыма карап утырдым, еладым да еладым... Бераздан, балаларымның хәле исәюгә киткәч, тирә-юнемә күз салыр хәлгә килдем. Йә Ходам, күрше палатадагы игезәк кызлар янында әниләре бөтенләй күренми түгелме соң?! Юк икән шул... Шәфкать туташларыннан сорашып белдем. Баксаң, кызлар тугач та, әни дип аталучы кеше, алардан баш тарткан икән. Чәчләр үрә торырлык хәл: йөкле хатын ире белән талашканнан соң, күпердән сикергән. Аллаһының рәхмәте, ана да, карынындагы игезәк балалары да исән калган! (Ул җәйдә булган бу вакыйга турында күп язылды.) Ләкин ана шушы хәлдән соң да акылына килмәгән, балалар тугач: «Алар миңа да, иремә дә кирәк түгел», – дип, гариза язып юкка чыккан...

Менә шул игезәк кызлар янына көн саен керергә гадәтләндем. Аларның матурлыклары... Зур күзләрен тутырып карап яталар... Шәфкать туташлары сөтле шешәне сабыйларның авызына каптыралар да бүтән балалар янына ашыгалар. (Һәр палатада берәр ташландык бала. Балалар йортына җибәргәнче, яңа туган сабыйлар шулай бер-ике ай хастаханәдә яши икән.) Кызларның шешәләре төшеп киткән чакта яңадан авызларына каптырам. Чын күңелдән кызгандым мин аларны. Үзем уйлыйм: дөнья ничек тигез түгел, ата-анасына кирәк булмаган сабыйлар тупырдашып ята, ә безнең кызлар һаман да яшәү белән үлем арасында... (И-и, кызларым белән ул-бу булса дип елауларым...

Ул көннәрдә күзгә ак-кара күренмәде.) Икенче яктан карасаң, мин үземнекеләргә йөрәк җылым белән дә булышам, ә боларның андый терәкләре дә юк.

Шулай булгач, табигатьтә барысы да уйланылган инде... Мең шөкер, безнең кызлар да тиз тернәкләнде үзе. Күрше палатадагы игезәкләр янына кереп йөрергә вакыт та калмый башлады.

 Без, ниһаять, өйгә кайтып киткәндә, күршедәге игезәкләр әле һаман хастаханәдә калды. «Бер-ике атнадан аларны да балалар йортына күчерәчәкләр», – диде шәфкать туташы. Саубуллашырга дип кергәч, барысын да аңлагандай, кызчыклар мөлдерәп-мөлдерәп күземә карады. «Калдырып китәсеңме инде?!» – дип әйтәләр иде сыман алар. Ирексездән аккан яшьләремне сөртеп: «Бәхетле булыгыз, балалар. Юлыгызга мәрхәмәтле кешеләр очрасын...» – дип, нәни кулларыннан үптем. Өйдә дә, сабыйларымны имезергә утырган саен, бик озак әниледән – әнисез, әтиледән – әтисез шул ятимнәр исемә төште...

Ана күңеле баладамы?

Хастаханәдә очраган язмышларның бу беренчесе дә, соңгысы да түгел әле. Кызларым азрак тернәкләнгәч, безне аерым палатадан гомумигә күчерделәр. Безнекеләр белән дүрт бала, шуларның берсе – әти-әнисе баш тарткан «Даун синдромлы» ир бала. Бу баланың да язмышы катлаулы. Тугач та сабыйны әнисе өенә алып кайтып киткән әле. Ләкин өч көннән улын кире күтәреп килгән. Ире, хатынына сайларга кушкан:  йә авыру бала, йә мин, дигән. Югыйсә ир белән хатынның уртак балалары да бар икән. Хатын... ирен сайлаган. Әле шуннан соң да ул бичара хатын улын күрергә дип еш килеп йөргән. «Төннәр буе йокламыйм, улым төшкә керә. Саташам бугай. Ирем бала турында ишетергә дә теләми», – дип, үкси-үкси елаган, диделәр. Һәркемнең үз язмышы монда...

Без өйгә кайтасы атнаны палатага улы белән яңа бер хатынны салдылар. Киров өлкәсеннән диде үзен. Татар кызы булып чыкты ул, Алисә исемле.

Сүзгә үткен бу яшь хатынга беренче көнне үк гаҗәпләндем. Без гел балаларыбыз турында сөйләшәбез, ә ул ирен, сеңлесен, әти-әнисен сөйли... Әйтерсең, аның өчен баласы юк. Сабыен имезми дә. «Сөт төшмәде», – ди. Ләкин иң гаҗәпләндергәне –  баласы янында ун минут кына тора да (ә безне шәфкать туташлары куып җибәрә!), кире палатасына төшеп китә.

Шикләнүем юкка булмаган: ике көннән соң Алисә ачылып китеп серен чиште – баксаң, ул баланы яңа гына тәрбиягә алган икән. Монда барлык тикшеренүләрне узгач, ире янына – Киров өлкәсенә кайтып китәчәкләр.
– Ирем белән алты ел яшәдек, больница юлларын да шактый таптадык, – дип сөйләде Алисә. – Мин бала таба алмаячакмын. Табибтан табибка йөри торгач, шул билгеле булды. Башта бик еладым, аннан күндем инде. Иремнең бик тә малай үстерәсе килде. Шуңа бала тудыру йортыннан менә бу сабыйны алдык та. Иремә охшап ак тәнле бала булсын дидек. Кешеләргә тәрбиягә бала алдык дип әйтмәячәкбез, бу турыда әти-әниләр генә белә. Усал телле кешеләр: «Син үги бала», – дип, улыбызның йөрәгенә киләчәктә шом салмасыннар иде...

Алисәне бик кызгандым. Ни генә дисәң дә, аңарда аналык хисе уянмаган иде әле. Моның өчен йөрәк парәңне тугыз ай буе карыныңда йөртеп, аның нинди булып туачагы хакында төннәр буе уйланып ятып, аннан, җан тартышып, аны дөньяга китерү кирәктер... Ләкин иманым камил, Алисә яратыр улын, һичшиксез, яратыр!


«Рәнҗешеннән куркам»

Балалар белән гел урамда йөргәч, якын-тирә йортларда яшәүче яшь әниләр, дәү әти-дәү әниләрнең күбесе белән танышып беттек. Беркайчан сөйләшеп бетмәс уртак темабыз бар бит – балалар.

Каршы йортта яшәүче ачык йөзле, гел йөгереп кенә йөрүче Клара апа белән дә ишегалдында таныштык. Алтмыш яшен тутыруга карамастан, һаман эшли әле ул. Сәгать дүрттә йөгерә-йөгерә эштән кайта. Каршыга очраса, гел бер сорау бирә: «Мой пришел?» «Мой» дигәне – тәрбиягә алган ун яшьлек улы Денис. Дөрес, мин ул баланың тәрбиягә алынган икәнлеге турында күптән түгел генә белдем әле.

Улын бик соң, илле яшендә генә тапкан дип уйлый идем моңарчы. Берсендә Клара апа гаҗәпкә калдырды шулай:

– Денис миңа өч яшьтә әни дип эндәшә башлады. Алар әнисе Света белән безнең күршедә генә яшәделәр. Денисны әнисе яшьли, кияүгә чыкмыйча гына тапты. Салгаларга яратты. Бүгенгедәй хәтердә:

«Документлар артыннан барып килим әле», – дип, Света өч яше тулмаган сабыен безгә алып керде. Өйдә булганда Денисны шулай караштырып тора идем. Берничә сәгать узды, юк – әнисе күренми. Шул вакыт күңелдә шик туды: Света кайтмаса, нишләрбез?! Баланың дәү әнисе дә, башка якын туганнары да юк бит. Юраганым юш килде – Света кайтмады. Икенче көнне эшкә бармадым. Шулай ут арасында бер атна яшәдек. Ирем ачулана: «Кеше баласын ник алып калдың?» – ди. Аннан милициягә хәбәр иттек...

 Кыскасы, шулай итеп Клара апа күрше малаен опекунлыкка ала. Ире дә, инде университетта укый торган улы да каршы килмиләр.

– Песи баласына да ияләшәсең, – дип сөйли Клара апа. – Денисны үз әнисе барында да кызгана идек.

Ә бер атна бездә яшәгәннән соң, бөтенләй безнең гаилә әгъзасына әйләнде ул. Аны балалар йортына илтеп бирергә намусыбыз җитмәде. Бер бала таптым да, башка йөккә уза алмадым. Шуңа күрә Денис үз балабыз кебек булыр дип уйлаштык.

– Денис, чыннан да, үз улыгыз кебек якынмы соң? – дип сорыйм Клара ападан.

– Ходай кичерә күрсен, тик кеше баласы барыбер үзеңнеке булмый икән... Әйе, Денис безнең өчен кадерле, тик үзең тапкан балага тормый... Газиз балаңда үз чалымнарыңны күреп сөенәсең, гаҗәпләнәсең.

Ә кеше баласы барыбер икенче инде. Барысы да тәрбиядән килә диләр, ләкин мин күп нәрсә каннан да килә дип уйлыйм. Денисны без һәрвакыт контрольдә тотарга тырышабыз. Бер-ике тапкыр сорамыйча сумкадан акча да алганы булды инде. Улым: «Әни, сез Дениска карата артык йомшак. Миңа кечерәк чакта кырысрак идегез. Ә аңа кычкырып эндәшмисез дә. Сораган бөтен әйберен аласыз, болай булса, баланы бозып бетерәсез», – ди. Чынлап та, Дениска кырыс булырга куркабыз. Күңеленә усаллык кереп утырмасын дибез.

Улымны аналык хисе белән яратсам, Денисны күбрәк кызганам. Тик ничек кенә булса да, үзебезнең өстебезгә алган бурычны үтәячәкбез – Денис чын кеше булып үсәргә тиеш! Аллаһы боерса, югары белемен дә бирербез. Әнисеннән калган бер бүлмәле фатирны аның исеменә күчерттек – унсигез яше тулгач, ул анда яши алачак. Ә Света шул көннән соң башка кайтып күренмәде.

 Бер елдан соң гына «исән» дигән хәбәре килеп иреште. Ниндидер бер сәрхуш ир белән яши, диделәр. Денис укырга кергән елны Светаны машина бәрдерде. Безгә хәбәр иттеләр. Үзебез күмдек.

Белеп торам, киң күңелле, ачык йөзле бу хатын – Клара апа – Денисны үзенчә ярата. Яратмаса, шушы яшьтә эштән йөгереп кайтып, баласын көн аралаш спорт түгәрәгенә йөртер идеме?! Яратуны күрмәсә, тоймаса, һәрвакыт пөхтә, матур итеп киенгән Денис безнең белән шулай шат елмаеп аралашыр идеме?!

...Ана белән бала – бер-берсе белән мәңге бәйләнгән ике җан. Баланы кем тудырган, шул үстерсен иде.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул көннәр хәтердә әле...Балаларга кагылганда хәсрәт «синеке», «минеке»нә бүленмидер... Шушындый фаҗигаләрне искә төшерәсең дә, «Ярый әле, безнең Татарстанда иминлек, тынычлык!» дип уйлыйсың. Ил башында торучыларга рәхмәт, өлкәннәр адым саен аларга үткен зиһен, сабырлык юкка сорамый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беренче сентябрь шатлыктан, чәчәкләрдән, елмаюлардан, котлаулардан гына тора дисәк тә... Ләйсән Юнысованың шәгъри юллары, җанны телгәләп, 11 ел элек булып узган тетрәндергеч вакыйгаларга әйләндереп кайтарды. Ул көнне без шок хәлендә калган идек... Ул көн бәйрәм түгел, кайгы көненә әйләнде.. Нәрсә булганын да аңлый алмый калган бер гаепсез балалар, еларга да өлгерә алмаган күзләр, әйтелми калган сүзләр, гөнаһсыз йөзләр... Ак белән кара, кайгы белән шатлык янәшә шул, янәшә... Беслан балалары мәңге сабый булып калыр безнең күңелдә...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Олыгайгач бала карарга авыр билгеле, Алла ярдәменнән ташламасын, картайган көннәрендә таянычлары булсын дип телим Клара ханыма.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хикәя миңа ошады. Ятимлеккә дучар ителгән балалар бик кызганыч.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу язманы укыгач, бер ел элек кичергэннэрем искэ тоште. Вакытыннан шактый алдан туып, ай буе улем белэн корэште кызым. Э курше палатада тупырдап торган ташландык кыз бала ята иде. Ике тапкыр кулыма алдым шул баланы, кунелемэ кереп калды. Эле дэ бик еш уйланам анын турында. Кайда икэн ул? Детдомдамы? Гаилэдэме? Ник ирем белэн сойлэшеп, узебезгэ алмадым икэн дип тэ уйланам. Авыр хис калдыра йорэктэ мондый очраклар.

            Хәзер укыйлар