Логотип
Сәхнә арты

Җырчылар ял итә: Рифат Зарипов Кубада кызынды, Әбри Хәбриев әнисе янына китә, Уразованың ялга вакыты юк

Гастроль сезоннары бетеп җитәргә өлгермәде, ә күп җырчы-артистлар инде диңгез буена китеп ял итеп ята. “Дөбер-шатыр”дагы Әсхәт тә, Булат Бәйрәмов та гаиләләре белән Төркиягә киткәннәр, Данир Сабиров ниндидер океан буенда хатыны белән таң каршылаган. Тагын кем кайда ял итәргә җыена? Җәйгә планнары нинди? Бу сораулар белән каты эшләп арыган йолдызларга мөрәҗәгать иттек.

Әнвәр Нургалиев:

- Мин әле Себер якларында йөрим. Гастрольләрем 23 майда Башкириядә тәмамлана. Шуннан соң гаиләм белән диңгезгә барып ял итеп кайтасым килә. Эшләр күп булу сәбәпле быел гаиләмне сирәк күрдем. Җәй бик тыгыз булыр, мөгаен, чөнки Казанда булачак концертларыма әзерләнергә кирәк. Белүегезчә, октябрь ахырларында “Уникс”та беренче концертларым узачак. Әти-әни янында да булырга иде бераз.

Әбри Хәбриев:

- “Сәламшоу” дигән солянка белән Омск якларында йөрибез әле. Җәйгә ял итәргә дигән планнар юк түгел. Әле авылда эшлисе эш муеннан! Төзелеш башлыйм, өйгә нигез салам. Мин бит үземә-үзем төзүче. Аннары Абхазия яки Кырымга барып ял итеп кайтасы булыр. Төгәл әйтә алмыйм әле, нәрсә булып бетәр?! Ә болай мин җәйне гаиләм, әнием белән авылда уздырам. Эшкә барып киләм дә, авылда ятам мин. Авылдан да рәхәт урын юк!

Иркә:

- Май ахырында уразага керәбез. Көчемнән килгәнчә ураза тотып карарга иде. Аннары уртанчы кызым белән Төркиягә барып кайтырбыз бәлки. Шундыйрак планнарыбызда бар, Аллаһы Тәгалә ничек язгандыр. Тормыш иптәшем Себердә эшли, ул еракта булгач балаларыбыз белән күп вакытны авылда үткәрербез дип торам. Җәй айларында кечкенә, ерак авылларда концертлар белән йөрү фикере дә бар. Мин кечкенә чакта безнең авылга җәен артистлар күп килә торган иде, без дә шулай эшләп карамакчы булабыз. Көзен Казан, Ульяновск, Чаллы шәһәрләрендә узачак зур концертларыбызга репетиция дә булып алыр ул.

Гүзәл Уразова:

- Август-сентябрь аена кадәр башны күтәрмичә яңа программа өстендә эшләргә кирәк, шуңа күрә без ял итәргә җыенмыйбыз. Эшлисе эшләребез бик күп. Яңа сезонга тамашачыларыбызга көтелмәгән, матур программа алып чыгарга телибез. Җәйгә планнарыбыз менә шундыйрак.

Рифат Зарипов:

- Концерт программасы әзерләү белән мәшгуль булачакбыз - җырлар яздырабыз, клиплар төшертәбез, сценарийларны үзгәртәбез. Тик аңарчы әзрәк ял итеп алырга кирәк, бер-ике көннән хатыным белән Кубага барып кайтырга уйлыйбыз. Малаебыз Түбән Камада тещаларда калып тора. Шуннан кайткач свежий баш, яңа көч белән яңа сезонга әзерлек белән мәш килергә иде. Хәзер һәр артист биш еллыкны да юбилей итеп уздыра башлады бит. Әллә сәхнәдәге гомерләре кыска булганга тиз-тиз генә уздырып калырга ашыгалармы шунда! Әй, сез яшь артистларның гомере биш-алты гына ел дип фаразларга яраталар бит! Быел менә дүртенче сезонны тәмамладык. Бишенчегә керәбез. Тик без аны юбилей буларак уздырмабыз инде. Шушы дүрт ел эчендә бераз булса да шомарып киттек, азмы-күпме сәхнәне аңлый башладык. Бу безнең зур адымнар белән ныклап башланган беренче зур сезон булачак, аны шулай дип атарбыз да. Безгә әле бишенче сезон дип әйтергә иртәрәктер, чөнки халык белән таныша гына барабыз. Халык күңеленә ныклап кергәннән соң гына саный башларга кирәктер ул сезоннарны дип саныйм. Бу минем фикер. Кемдер беренче, икенче сезон дип чыгыш ясый да, өченче сезоны бөтенләй булмый. Андыйларны халык тиз оныта. Шуңа күрә юбилейлар уздырыр өчен эшләргә дә эшләргә әле!

Галия РАХМАН

сылтама: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/66027-rifat-zaripov-kubaga-kit%D3%99-irk%D3%99-uraza-totmakchyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар