Логотип
Сәхнә арты

Сабан туйда кем кайда? (артистларны социаль челтәрләрдә күзәтәбез)

Бүген Татарстанның район һәм авылларында Сабан туйлары гөрли. Кемгә ял, кемгә бәйрәм, ә артистка бу кызу эш көне инде. Аеруча оста артистлар бу көнне республиканың берничә почмагында булып, сабан туйда акча эшләп калырга ашыга. Кемнең кайда йөргәнен күзәтик әле.
 
Әбри Хәбриев ("Рәвешләр" төркеме) Әлмәтне дер селкетмәкче. Эшкә кадәр мунча кереп чыгарга булган. 
 


Айгөл Бариева Түбән Камада. Сыннар белән фотога төшеп йөри. Күлмәге матур, әйеме?
 



ИлСаф та Айгөл Бариева белән.



Фирдүм Тямаев Кукмара районы Балыклы авылында һич көтмәгәндә кәҗәле булган. Батыр калган егет Фирдүскә кәҗәсен бүләк иткән. Фирдүс кәҗәне балконында тотар микән инде?

 

Ландыш Нигъмәтҗанова, бер сабан туенда эшләп, бу минутларда Буага юл тоткан. 

Гүзәл Уразова Казаннан ерак китмәгән - Питрәчтә генә булган. Өшегән бугай, пәлтә кигән. Әллә күлмәге шундыймы?




Ильмира Нәгыймова исә ерак киткән - Сарман районы Иске Кәшер авылы, көт бу йолдызны!




Илназ Гарипов төрмәдән туп-туры иң текә Сабан туена Мингәргә киткән. Анда бик шәп кунак итәләр, диләр. Хак сүз микән?



Милли җанлы Илгиз Шәйхразиев бик еракта - Байкалга ук барып җитеп, Иркутскида яшәүче татарларга концерт куя.
 



Гөлназ Сираева Әгерҗедә. Көн салкынча булганга, куртка кияргә мәҗбүр булган. "Курткалы сабан туе" дип язып та куйган әле. Курткасы күлмәгенә туры китереп тегелгән төсле. Белгән ул Гөлназ көннең суык буласын, белгән...



Ә сез Сабан туйда кайда?

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар