Логотип
Белмәсәң бел

Яран гөле – йорт табибы

 Яран гөлне бүлмәләрне бизәү өчен генә дә үстермиләр. Яраннар – чып-чын өй докторы да! Ул хакта белә идегезме? 

 

 

 Яран гөлне бүлмәләрне бизәү өчен генә дә үстермиләр. Яраннар – чып-чын өй докторы да! Ул хакта белә идегезме? 

Күпләребезнең өйләрендә тәрәз төбе саен яран гөл үсә. Ак, ал, кызыл, кызгылт-сары, алсу-шәмәхә төстәге чәчәкләр күзләрне иркәли, хуш исеннән бүлмәләр сафланып китә. Ул электән үк аристократлар гөле саналган. Пеларгония яки бүлмә яраны грекчадан торна чәчәге дип тәрҗемә ителә. Германиядә аны – ләкләк борыны, Англиядә – торна борыны, Россиядә исә торнакай дип тә йөртәләр. 

 Яраннарның хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта, тавыш – низаглардан саклый. Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәл җәфалаганда, йокысызлыктан интеккәндә, кан басымы «уйнаганда», тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә, депрессия вакытында кулланалар аны. Әйдәгез, шуларның кайберләренә генә тукталыйк. 

1. 1 литр суга 25 гр яран яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Шул су белән тамакны чайкатсаң, салкын тию бик тиз үтә. 

2. Яран яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була. 

3. Яран яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк. 

4. Отит вакытында колак авыртуын басар өчен дә яраняфрагыннан файдаланалар. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп төреп, колакка куеп торалар. 

5. Теш сызлаганда, яфракларны чәйнәргә кирәк. Стафилоккокны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, яран яфраклары һәртөрле ялкынсынулардан саклый. 

6. Яранның эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә, экзема кебек авыруларга каршы дәва булып тора. 

7. Яран согын күзгә тамызып, катарактаны башлангыч чорында дәвалап була: күзләр яхшырак күрә башлый. 

8. Яран яфрагыннан компресс ясап, остеохондроз, радикулитны дәвалап була; шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә. Хәтта Петр I яран чәчәге мазен эт тырнагы чыгудан авырткан бармакларына сөрткән, диләр! 

9. Яран төнәтмәсе кулланып юсаң, чәчләр коелмый башлый. 

 10. Аруларны бетерә, кәефне күтәрә: стресс, депрессиядән котылыр өчен яран яфрагын кулда уарга кирәк. 

11. Йокысызлыктан интегүчеләргә дә булыша яран гөле! 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып,1 сәгать салкын урында тотасың. Стаканның өчтән бер өлешен эчсәң, рәхәтләнеп йоклыйсың. 

      

Тагын шунысы да бар: яраннар – хуҗаларының авыруларына шундук «реакциясен» белдерә икән. Йорт хуҗасы бик каты авырса, бүлмәдәге бөтен яраннар үлеп бетә икән. Кызыл чәчәкле яраннар гына чәчәктә кала, ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кичә үлгән булсам яран гөленең шушы кадәр файдалы икәнен бепми киткән булыр идем рәхмәт сезгә

    Хәзер укыйлар