Логотип
Белмәсәң бел

Ябыгырга булыша торган тылсымлы 9 эфир мае

Кызлар ябыгу өчен төрле чаралардан файдаланалар: катгый таләпләрне дә үтиләр, пластиканы да үз итәләр. Авырлыкны киметүнең классик алымнарыннан тыш, ароматерапиянең дә файдасы булганын күпләр белми дә…

 

 

Кызлар ябыгу өчен төрле чаралардан файдаланалар: катгый таләпләрне дә үтиләр, пластиканы да үз итәләр. Авырлыкны киметүнең классик алымнарыннан тыш, ароматерапиянең дә файдасы булганын күпләр белми дә. Беренче чиратта кайсы майларга өстенлек бирергә – шул хакта сөйлибез.

 

Грейпфрут

Аны кәеф күтәрү чарасы буларак кулланалар. Бу цитрусның мае матдәләр алмашын активлаштыра, эчтә тупланган май катламын киметә. Грейпфрутның эфир мае су-липид алмашын торгыза, ашказанын җайлый, иммунитетны ныгыта.

Лимон

Аңардагы лимонен компоненты майны таркату процессында катнаша. Куәтле энергия көчәйткеч буларак, апатияне, ару-йончуларны җиңәргә булыша. Лимон мае баш мие тукымаларындагы кислород концентрациясен арттырырга да сәләтле. Баш тизрәк эшли башлый, физик күнегүләр вакытында мускуллар нәтиҗәлерәк эшли.

Бөтнек (Борыч бөтнек)

Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, физик активлыкны арттыра, аппетитны киметә. Бөтнекне ашказаны-эчәк проблемалары булганда кулланалар: эч күбүне бетерә, чәнчеп авыртуларны киметә. Стресслар вакытында да бик булыша, игътибарны һәм хәтерне яхшырта.

Бергамот

Артыгын ашап ташлауга китерә торган тотрыксыз эмоциональ фонны көйли. Стрессларга, төрле хәвеф-куркуларга каршы торырлык көч чыганагы: кәефне күтәрә, энергия бирә, ашау – бердәнбер канәгатьләнү чыганагы булудан туктый.

Дарчин мае

Канда шикәр күләмен көйли, глюкозаны энергиягә әйләндереп, инсулин дәрәҗәсен нормальләштерә. Шулай ук ялкынсыну процессларын киметә.

Әфлисунның эфир мае

Йокысызлык, депрессия вакытында бик булыша. Нервланып, артыгын ашап ташлаудан тыя. Организмның гомуми тонусын күтәрә.

Артыш мае

Лимфодренаж эффекты бирә, шешенүгә, целлюлитка каршы чара буларак кулланыла.

Имбир мае

Шулай ук целлюлитка каршы көрәшкәндә кулланалар. Тирене бик яхшы тарттыра һәм киредән тонусны кайтара.

Лаванданың эфир мае

Антисептик үзлеккә ия, тирене тынычландыра, регенерация процессларында катнаша.

 

Эфир майларын ничек кулланырга?

Гадәттә, ароматерапиядә берничә төрле эфир маен катнаштыралар. Композицияне эчкә алып суларга кирәк. Чиста майларны сак кына, тиренең аерым бер өлешендә тест уздырып, база мае составында гына кулланалар. 24 сәгатьтән соң аллергия сизелмәсә, майны тире өчен файдаланырга ярый.

Кайбер майларны эчәләр, ләкин моны үз белдегең белән эшләргә ярамый, ароматерапевт белән киңәшләшергә кирәк. Цитрус майлары кояш нурларына бик сизгер, шуңа күрә рәхимсез кыздырган кояш астында торырга кирәкми.

Сулыйбыз. Сулауның иң гади юлы – эфир маен флаконнан 5 минут буена сулап торырга кирәк.

Аромалампа кулланабыз. Лампа бөтен бүлмәне эфир майларының хуш исенә тутыра. Касәнең минималь күләме 25 мл май сыйдырышлы, ялкыннан аның лампасына кадәрге ара 7 см дан ким булмаска тиеш. Андый лампалар – декорның якты элементы да булып тора. Ароматны 10–15 минут суларга кирәк.

Муенга аромакулон – зур булмаган куыш эчле асма бизәк тагып йөрегез. Көн буена сезгә рәхәтлек бирә торган берничә тамчы майны кулонга тамызыгыз.

Хуш исле майлар ваннасы кабул итегез. Моның өчен сезгә нигез кирәк булачак: сөт, көнбагыш яки кокос маен һәм эфир майларын (10 тамчыдан артмасын) куллана аласыз. Грейпфрут, әфлисун һәм лаванданы бергә катнаштырырга була яки инде лаванда, бөтнек, имбир һәм дарчин майлары бергә туры килә ала. Ваннага суны тутыргач кына, оча торган матдәләр парга әйләнмәслек итеп эфир майларын өстәгез. 15 минут чамасы утырыгыз.

Төренү. Бу ысул күләмне генә кечрәйтеп калмый, тиренең тонусын да күтәрә. Нигез өчен үсемлек мае кирәк булачак: аңа 5 тамчы май өстәргә һәм сулы савытка урнаштырып, җылытырга кирәк. Килеп чыккан катнашма белән проблемалы урыннарны ышкып, пленкага урап, 1 сәгатькә калдыралар. Грейпфрут, кипарис һәм әфлисун катнашмасы тиренең сыгылмалылыгын арттыра.

Скраб – шулай ук целлюлиттан котылу өчен яхшы чара. Берничә тамчы эфир мае (иланг-иланг яки дарчин) скрабның тәэсир көчен арттыра. Нигез сыйфатында кофе куесын файдаланырга мөмкин. Массаж хәрәкәтләре ясап, проблемалы урыннарны скраб белән ышкыйлар.

Р. S.

Эфир майлары кулланып ябыгу процедуралары үткәрергә ярамаган очраклар бар. Болар: йөклелек һәм лактация, кан тамырлары варикозы, гипотония, бөер, гинекология авырулары.

Онытмагыз: сыйфатлы натураль эфир майларын гына кулланырга кирәк. Чын булмаган майларны, кулинария майларын ала күрмәгез. Алар терапевтик эффектка ия түгел, сәламәтлеккә зыян гына китерүе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар