Логотип
Белмәсәң бел

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә?

«Нәрсә бүләк итим икән?» Бәйрәмнәр якынлашканда, күбебезне борчыйдыр бу уй. Безнең киңәшләр ярдәм итмәс микән үзегезгә?

Яңа елны барыбыз да көтеп ала. Алдан ук әзерләнәбез, якын кешеләребезгә бүләкләр эзлибез. Бик кыйммәт тә булмасын, файдалы да булсын, дибез. Нәрсә бүләк итәргә дә белмәгән очраклар да булгалый. Мондый вакытта, бәлки, безнең киңәшләр ярдәм итеп куяр.

Яңа ел – Үгез елы. Бүләкләр дә шушы тематикага бәйле булса, кызыклырак. Үгез рәвешендәге копилка яхшы бүләк була ала.

Хатын-кызлар өчен кухня кирәк-ярагы беркайчан да актуальлеген югалтмый. Бик матур, оригиналь алъяпкыч (ул Яңа ел сурәтләре белән булмаска да мөмкин), матур ашъяулык, силикон куна тактасы яки башка төрле кухня гаджетларына күп хатын-кыз сөенәчәк. 

Олылар өчен раскраска. Бу – бик мавыктыргыч шөгыль. Бөтен дөньяңны оныттыра. Раскраска, гадәттә, буялар һәм пумалалар белән комплект итеп сатыла. Төрле темага рәсемнәр табып була. 

Прәник-йорт. Кибеттә прәник йортны үз кулың белән ясый торган тупланмалар бар. Аңа «йорт төзү» өчен әзер коржиклар һәм аны бизи торган помадкалар керә. Мондый бүләк бала-чагаларга аеруча хуш киләчәк. Тәмле дә бит әле...

Юл мендәре. Муенга киеп куя торган мондый мендәр юлда йөргәндә генә түгел, башка вакытта да муенны ял иттереп алу өчен бик файдалы. Әйтик, телевизор караганда...

Үсә торган чыршы. Гөлләр, үсемлекләр белән мавыгучы өчен менә дигән бүләк була ала. Бу инде бер дә онытылмый торган бүләк. Үсә төшкәч, аны Яңа елда бизәп тә куярга була. Ә берничә елдан аны урамга күчереп утыртырга мөмкин. 

Стресс бетерүче уенчык. Аны кулда әвәләсәң, нервлар тынычлана, борчып торган уйлардан беразга булса да арынып торасың. Андый уенчыклар күптөрле. 

Төсен үзгәртүче чынаяк һәм чәй иләге. Көнен офиста үткәрүчеләр өчен әйбәт бүләк булачак ул. Кайнар су агызгач, чынаяк үзенең төсен үзгәртә, ә оригиналь формадагы иләккә салып, чынаякның үзендә үк чәй пешерергә уңай. 

Хуш исле эфир майларын мунчада парланырга яратучылар бәяләр. Нарат, лимон, бөтнек, мандарин исләре көч кертеп, күңелне күтәреп җибәрә. Мондый майларны мунчада гына түгел, көндәлектә дә кулланырга була. Әйтик, ваннада, өй җыештырганда, аромолампа белән... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар