Ванна бүлмәсен җыештыру өчен 10 лайфхак

Өйдә генераль җыештыру үткәрә башласак, ванна бүлмәсен иң ахырга калдырабыз. Анда бит ваннаны, раковинаны, унитазны, көзгеләрне юарга кирәк. Магазиннардан бөтен химияне җыеп кайтабыз. Ә ул чистарткыч әйберләр сантехниканың эмален ашый. Ванна бүлмәсен җыештыруның башка юллары да бар. Безнең әбиләр, әниләр ул химик чистарткычларның барын-югын да белмәгән. Кер сабыны белән содадан гайре бернәрсәләре булмаган. Аларны хәзер дә кулланып, менә дигән итеп чистартып була.
Менә бу 10 лайфхак вакытны да күп алмый, гаилә бюджетына да кырын сукмый:
1. Ваннага чем-ак кыяфәт бирер, пычрактан һәм бактерияләрдән чистартыр өчен мондый эремә әзерлиләр. 4 литр җылы суга ярты стакан уксус, бер стакан спирт һәм чирек стакан сода кушып болгаталар. Шушы сыекча белән ванна өслеген сөртеп, 15 минуттан салкын су белән юалар.
2. Краннар ялтырап торсын, тутыккан урыннар бетсен өчен өстенә тоз сибеп, лимон согы агызырга кирәк. Бик шәп чистарта, тирә-якка лимон исе тарала.
3. Ванна көзгеләре юынганда, теш чистартканда таплана. Яңа кебек ялтырап торсын өчен чәй кулланалар. Бик гади ысул – иске чүпрәкне каты кара чәйгә чылатып сөртеп кенә аласы.
4. Душ насадкасын еш кына каты су боза, су тамып тора башлый. Полиэтилен капка уксус салып, шуңа душ насадкасын тыгып төнгә калдырасың, иртән салкынча су белән чайкатасың – бар да җайлана.
5. Раковина ялт итеп торсын дисәң, «Детское» маен чүпрәккә тамызып сантехниканы сөртергә кирәк.
Бик мөһим! Җыештырганда кул тиресе бозылмасын өчен резин перчаткалар киеп эшләгез. Кирәк булса, битегезне марл- битлек белән каплагыз.
6. Туалет юа торган щетканы шулай ук чиста тотарга кирәк. Кирәкмәгән тарага ярты стакан сода, ике аш кашыгы тоз, чирек стакан уксус чистартучы матдә концентраты һәм кайнар су салыгыз да щетканы бер сәгатькә шунда тыгып торыгыз. Аннары алып чайкагыз – өр-яңа кебек булыр.
7. Ванна бүлмәсендә душ шторасы яхшы шуып йөрсен өчен штора кидерелгән таякны вазелин белән майлагыз.
8. Ванна бүлмәсен җыештырганда түшәмнәрне дә яңартып, чистартып алырга кирәк. Шул ук уксус ярдәмгә килер. Чиләктәге суга уксус кушып, түшәм, стеналарны сөртеп чыгыгыз.
9. Хәзер унитазны чистартыр вакыт җитте. 10 мл җылы суга 3 г сода, 2 г лимон согы кушыгыз. Шул сыеклыкны унитазга салып, 2 сәгатьтән соң щетка белән юып төшерегез.
10. Еш кына раковинага йә ваннага куеп торган кечкенә банкалардан түгәрәк эзләр кала. Бу хәл килеп чыкмасын өчен банка төбен үтә күренмәле лак белән каплыйлар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.