Логотип
Белмәсәң бел

Ул нинди әти булачак? (Йолдызнамә)

Ирләрнең нинди әти булачагына аларның кайсы йолдызлыкта туу да тәэсир итә икән. Тикшереп карагыз әле. Дөреслеккә туры киләме?

Ирләрнең нинди әти булачагына  кайсы йолдызлыкта тууы да тәэсир итә икән. Тикшереп карагыз әле. Дөреслеккә туры киләме?
Кучкар
Кучкар-әтиләр актив тормыш рәвеше алып бара һәм балаларын да шуңа өйрәтә. Балаларга әтиләре янәшәсендә  бервакытта да күңелсез түгел, чөнки ул кызыклы шөгыль тапмый калмый: балык тоту, поход, актив уеннар...


Үгезбозау
Бик сабыр әти. Ул тыныч һәм төптән уйлый, шуңа күрә үз баласының көйсезләнүен җиңел кичерә. Үгезбозау – бик эшчән, балаларын да кечкенәдән эш сөяргә өйрәтә. Әлеге йолдызлыкта туган аталар  үз балалары өчен күктән йолдыз алып төшәргә әзерләр. 


Игезәкләр
Игезәкләр  бер урында утырып торырга яратмый, балаларыннан да шуны таләп итә. Гадәттә, балалары төрле хәлгә җайлаша торган гиперактив була. Табигатьләре буенча интеллектуал булган Игезәкләр балаларына белем бирү өчен вакытын да, акчасын да жәлләми.  Белемгә  мәхәббәт тәрбияли. 


Кысла
Кыслалар әни дә, әтидә  була ала. Ул коймак та пешереп ашата, керләрне дә юа, ЛЕГО конструкторын да төзи. Балалары тормышындагы мөһим мизгелләрне беркайчан да күз уңыннан ычкындырмый. Ярдәм итәр, кочаклап алыр өчен һәрвакыт әзер тора. 


Арыслан
Амбицияле Арыслан аны дөньядагы иң яхшы әти итеп санасыннар өчен, барысын да эшли. Ул артык таләпчән түгел, балаларын һаман иркәләп кенә тора.


Сөмбелә
 Сөмбелә-әтиләр бик кырыс һәм үтә нык тәнкыйтьчелләр. Баласы турында ни уйлый, барысын да әйтеп сала, әмма әдәп саклап.  Кайвакыт бик бәйләнчек булалар, әмма бу бары тик  үтә нык борчылудан. Үскәч балалары әтиләренең акыл өйрәтүләрен рәхмәт белән искә алачак.


Үлчәү
Үлчәү-әтиләр өчен кешенең матурлыгы мөһим, шуңа күрә балаларын да модалы, тәрбияле, нәзакәтле булырга өйрәтә. Үлчәүләр конфликттан кача, балаларына да барысын да тыныч юл белән хәл итәргә өйрәтү гадәтен салырга тырыша.


Чаян 
Эчтән тынучан Чаяннар беркайчан да  ачылмый, хәтта балаларына да. Шуңа күрә уртак якларны табу бик авыр булачак. Алар тәнкыйтьчел. Балалары  – тормышта көрәшчеләр. Әтиләре аларны биләүдән төшүгә үк тирә-яктагылардан сакланырга өйрәтә башлый.


Укчы
Укчы әтиләр балаларын һәр көннән ләззәт алып яшәргә өйрәтә. Алар белән вакыт уздырырга ярата, буш вакыты булган саен, уйнарга утыра. Үзенең дә күңеле балаларныкы кебек, шуңа да ул сабыйлары  белән теләсә кайчан уртак тел таба ала. 


Кәҗәмөгез
Рациональ һәм практик Кәҗәмөгез балаларын уңышка көйли.  Үз үрнәгендә һәм киңәшләре белән балаларына теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарга өйрәтә. Әгәр дә бала ялкау икән, Кәҗәмөгезгә бу ошамаячак һәм ул аны тәрбияләргә тотыначак. Һәрвакыт контрольдә тотачак.


Сукояр 
Сукоярлар расписание һәм  кысалар яратмый.  Чая Сукоярлар балаларында да шул сыйфатны тәрбияли.  Үзенең кызыксынулары белән бүлешә башлаган үсмерләре белән аеруча ныграк аралаша башлаячак.


Балык
Балык-әтиләр бик үзенчәлекле. Алар эмоциональ һәм  һәрнәрсәгә үз карашлары бары һәм шуны ук балаларында тәрбиялиләр. Гомумән, бу йолдызлыкта туган әтиләр җәмгыятькә яхшы кешеләр тәрбияләп бирергә омтыла. Моның өчен барысын да эшләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар