Логотип
Белмәсәң бел

Кухня тастымалларын агартуның иң җиңел юлы

Ничек кенә юсаң да, кухнядагы тастымаллардан тапларны барыбер бетерә алмыйсың. Мин генә түгел, башка хуҗабикәләр дә шулай аптырыйдыр. Ә аларны юган саен ап-ак итеп күрәсе бик килә. Тастымалларны агатуның бер ысулын таптым әле, шуны сезнең белән дә бүлешәм.

Ничек кенә юсаң да, кухнядагы тастымаллардан тапларны барыбер бетерә алмыйсың. Мин генә түгел, башка хуҗабикәләр дә шулай аптырыйдыр. Ә аларны юган саен ап-ак итеп күрәсе бик килә. 
Тастымалларны агатуның бер ысулын таптым әле, шуны сезнең белән дә бүлешәм. Сере бик гади: тастымалларны җебетергә саласы кайнар суга... сыек май кушарга кирәк. 

Нәрсәләр кирәк:
5 литр бик кайнар су;
1 аш кашыгы теләсә нинди коры отбеливатель;
3 аш кашыгы кер юа торган порошок;
1 аш кашыгы сыек май. 

Зуррак ләгән яки чиләк алып, шуңа кайнар су салып, порошок, отбеливатель һәм сыек майны салып бутыйбыз. Юасы тастымалларыбызны, сөлгеләрне шушы суга батырып куеп, су салкынайганчы тотабыз. Кичтән салып куеп, иртәнгегә кадәр тотсаң бигрәк тә әйбәт, әмма берничә сәгаткә генә салып торсаң да була. 
Сыек май тастымал җепләренә кергән тапларны чыгарачак, порошок белән отбеливатель исә калган эшне эшләп бетерәчәк. Безгә тастымал-сөлгеләрне бу судан алып, чиста суда чайкап куярга гына кала. Аларның ничек чистарганын, агарганын күреп, үзегез дә шаккатырсыз.

Кечкенә генә бер киңәш
кухняда катмарлы (махровый) тастымал-сөлгеләр кулланмасаң хәерлерәк: алар авыррак юыла, озаграк кибә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар