Логотип
Белмәсәң бел

«Көндезге өч кризисы»

Әбәт ашап алганнан соң йокы килеп бик күп кеше интегә. Бигрәк тә офиста утыручылар. Эш урынында йоклап китеп ничек оятка калмаска? Бездән лайфхак.

Әбәт ашап алганнан соң йокы килеп бик күп кеше интегә. Бигрәк тә офиста  утыручылар. Эш урынында йоклап китеп ничек оятка калмаска? Бездән лайфхак.

Эш өстәлендә тәртип урнаштырыгыз
Өстәлдә таралып яткан документларны җыю игътибарны арттыра һәм иҗади фикер йөртүне стимуллаштыра. Йокы төшкән күзләр белән бер текстны өченче кат укып аңларга тырышып утырганчы, эш өстәлендә тәртип урнаштырыгыз. Йокы бик тиз качар.

Һавага чыгып керегез
 Йокы ныклап баса башлый икән, берәр сәбәп табып, тиз арада урамга чыгып керегез. Саф һава энергиягезне кире кайтарыр. Биш минут йөреп керү дә җитә. 

Эт балаларының фотоларын карагыз
Юк, бу шаярту түгел. Хиросима университеты галимнәре матур эт балалары төшкән фотолар карау эш нәтиҗәлелеген арттыра дип раслый. Тикшеренүләрдә катнашучылар арасында фотолар караучылар эшләрен тизрәк башкарган. 

Туры утырыгыз
Гәүдәне дөрес тотмаганда умыртка баганасының муен өлешендәге кан тамырлары басыла. Ә бу исә баш авыртуга, әйләнүгә, йокы килүгә китерә.  Кайбер очракта энергия артсын өчен, дөрес итеп утыру да җитә.  Ә кан дөрес йөрсен өчен физик күнегүләр ясагыз, мәсәлән, тартылыгыз. Аны эш өстәле артында да ясарга була. 

Бөтнек мае кулланыгыз
Бөтнек исе тонусны арттыра һәм уянырга ярдәм итә. Бер-ике тамчы майны беләзеккә тидереп, бармакларыгыз белән ышкыгыз. Тиздән үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. 


Башкарасы эшләр исемлеге языгыз
Исемлек язу баш мие эшчәнлеген бик яхшы стимуллаштыра. Моннан кала бу шөгыль өчен һәрвакыт вакыт җитми. Йокы төшә башлый икән, башкарган эшегезне ярты сәгатькә читкә куеп торыгыз да, планлаштырган эшләрегезне барлый башлагыз. 

Ашап алыгыз
Протеинга бай продуктлар алҗудан һәм йокы килүдән ярдәм итә.  Йомшак сыр, авокада, помидор кисәге белән тост ашап алырга мөмкин. Бу ризык аксым, файдалы майларга һәм клетчаткаларга бай. Тонуска килергә, эш көнен нәтиҗәле тәмамларга булышыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар